ЗАГС кәгазе кирәк

Бу дөньяда гаделлек юктыр ул, дим мин. Торган саен моңа инана барам. Мал, акча өчен хәзер кеше җанын сата. Мин очрашкан гаделсезлек мине аптырашта калдырды. Әгәр миңа шундый хәлләр дә булырга мөмкин, дип сөйләсәләр, ышанмас идем. Үзем дә, башымнан кичкәннәргә инде үткән–беткән дип кул селтәсәм дә, бүген дә ышана алмыйм.

Аның белән танышу очраклы килеп чыкты безнең. Кунакта теле- телгә йокмый торган ир кеше минем янымнан китмәде. Танышып, сөйләшеп киттек. Очраша башладык. Төскә-биткә мактанырлык булмаса да, аның сөйкемле сөяге бар иде. Аерылган. Тик гаиләсен яман итеп телгә алмый, балалары белән аралаша. Бу да миңа уңай тәэсир иткәндер. Кыскасы, без никахлашып бергә яши башладык. Дин әһелләре иң мөһиме никах, дисә дә, бүгенге тормышыбызда иң мөһиме загс таныклыгы икән. Моны мин бик соң аңладым. Ирем дә язылышу таныклыгы мөһиммени сиңа, дигәч, артык сүз куертмадым. Никахыбыз бар, тормышыбыз көйле, дип уйладым. Ул минем фатирда яшәде. Ләкин аның үзенекен булдырасы килде. Шәһәр кырыенда яхшы гына урын алып, анда йорт корырга тотынды бу. Булдыра иде ул. Эшли белмәгән эше, тапмаган нәрсәсе юк иде. Кирәк әйбере айда булса, анда менеп төшәр, дип көләләр иде аннан. Дуслары күп, үзе ярдәмчел булгач, кешегә зыян эшли белмәгәч, аны якын итәләр, хөрмәтлиләр иде. Ләкин ирем корган йорт гади генә түгел, 2 катлы, зур буласы. Җиренә җиткезеп эшли иде шул ул эшен. Әмма нинди генә булдыклы булма, син зур түрә булмасаң, төзелешең акчасызлыкка барып төртелә. Кредит алырга кирәк булып чыкты. Әлбәттә, аны мин генә ала алам. Чөнки иремнең төп эш урыны юк, диярлек. Анда аңа рәсми рәвештә минималь хезмәт хакы күләмендә генә акча түлиләр. Ә андый керемле кешене банк карап та тормый. Мин бюджет оешмасында эшлим, акчам да кредит алырга җитәрлек. Кредитны миңа рәсмиләштердек. Беркатлы булганмын шул. Башка түләүләрдә дә шактый акча бирдем төзелеш материаллары алырга. Ә түләүләр ирем исеменә языла. Мин берни уйламыйм. Чөнки тиздән без кешеләрчә яши башлыйбыз, бу кысан, күршеләр белән чорналган шәһәр фатирыннан котылып, үз өебез белән коттеджда яшәп ятачакбыз. Фатирыбызны сатарбыз, йә арендага биреп акча китерер…

Әмма тормыш план буенча гына бармый шул. Шулай яшәп ятканда, ирем авырып китте. Ул сер бирә торганнардан түгел иде, артык зарланмады. Ләкин шулай зарланмаганга күрә, соңарылган шул. Инде аның гомере озак калмаганы да мәгълүм булды. Бар көчемне, тырышлыгымны аңа бирдем. Аны савыктырыр өчен барын да эшләргә әзер идем. Шунда аның миңа һәрдаим хыянәт итеп яшәгәнлеген дә белдем. Әмма авыруны гафу иттем. Үзе дә миннән гафу сорады. Соңгы минутына кадәр янында мин булдым. Беренче хатыны, балалары күренмәде, туганнары да, хәтта әти-әниләре дә сирәк-мирәк кенә килгәләде.

Шул больницада соңгы көннәрен яшәгәндә дә, язылышу, яки васыять турында уй башыма килеп карамаган. Ул үзе дә әйтмәде, юкса, кисәтте: сине минем апаларым талар инде, диде…

Соңгы юлга озатып, кайгыдан арынырга өлгермәдек, мирас бүлешү башланды. Теге туганнар килеп чыкты бит. Беренче хатыны да, балалары да, апалары да… Судларны, андагы күргәннәремне язып тормыйм. Инде шул коттеджны салырга алган кредитымны да түләп бетердем. Минем бернигә хакым булмады. Хәтта түләү кәгазьләре минем имзалы булса да, бер хәл булыр иде. Ә туганнары оялмадылар да, күзләрен дә йоммый, кредит өлешен генә булса да кайтармадылар. Бүген без салган коттеджны сатып, рәхәтләнеп яшиләр. Хәер, Аллаһы бар ул. Кеше хакы тешеңне сындырып чыга. Бәхетләре булмас.

Яман шеш иремне вакытыннан алда алып китте. Әгәр савыккан булса, мин аны гафу итеп, гөрләтеп яшәгән булыр идек тә… Тик язмаган шул. Аны бүген сагынам да, нәфрәтләнәм дә… Сурәте каршына киләм дә, нинди кыен хәлдә калдырып киттең мине, дип уйлап утырам. Шикләнәм дә, ул исән булса да, бәлкем, ул коттедж миңа язмаган булыр иде. Берәр сөяркәсе белән яшәр иде шунда. Ярар инде, Ходай барчабызны да кичерсен. Бик авыр хәлләрдә булдым. Инде тынычландым, килештем язмышым белән. Минем кебек хәлдә калмасыннар дип, башкаларга үрнәк өчен газетагызга яздым. Сак булыгыз, хатын-кызлар. Башыгызны югалтмагыз.

Ания.

Комментарии