Бәхетең чын бәхетме?

Бәхетең чын бәхетме?

«Безнең гәҗит»не бик күптәннән укыйм. Ошый ул, бигрәк тә ир-хатын, гаилә мөнәсәбәтләре, ялгышлар, бәхетле тормышлар турындагы мәкаләләр. Кемнедер кемдер яратмый, хыянәт иткән, алдаган… Кемдер гашыйк булган… Кемдер зәңгәр. Бик гади һәм баналь вакыйгалар. Минем тормышыма күз салучылар миңа карар да, миннән дә бәхетле кеше юктыр, алар өчен нәкъ менә сезнең газетада язылган бәхетсез тормышлылар кызганыч тоелыр. Чынлыкта минем язмышым янында, ул язмышлар чүп кенә тоела миңа. Алар төзәтерлек хаталар, яисә югалган бәхетне эзләп табып була. Ә минем тарихым башка. Аны инде төзәтерлек түгел. Ул язылган һәм аңа нокта куелган. Миңа шул язмыш белән яшисе, мәрхүм иремне аның әшәкелекләрен белгән хәлдә, догада тотасы…

Акчалы идем. Бар вакытымны эшкә җигеп үз эшемне башладым. Юридик белемем дә ярдәм иткәндер. Риэлтор эшеннән башлаган идем, инде эре фирма оештырып, зур гына әйләнешле табыш белән эшли торган оешмага әверелдек. Беренче ирем ярдәмчем була алмады. Минем тимер леди булуыма да түзә алмады ахыры. Гади укытучы гына була торып, минем акчага иркенләп яшәсә дә, җиңелрәк булыр иде, ташла ул эшеңне, бергәләп оештырыйк эшебезне, дисәм дә, үзенчә яшәде. Аның бу «үзенчәсе» үзенчәлекле дә булып чыкты. Мин аның миңа хыянәт иткәнен белдем. Катлы-катлы гафулар, ялварулар… белән тагын 5–6 ел гомерем үтеп китте. Инде улыбыз мәктәпкә бара. Әмма ирем генә читкә йөрүдән туктый алмады: йогышлы авырулар белән дә кат-кат бүләкләде. Белмим, бәлкем, мин аңа, ул теләгәнчә, наз бирә алмаганмындыр. Нишлим соң, бизнес эше күп вакыт таләп итә. Читтән караганда гына ул җиңел кебек, без балда-майда йөзәбез кебек тоела торгандыр башкаларга. Әмма безгә кызыгучылар 7–8 сәгатьлек эшләрен үтәп, ял көннәрен көтеп вакыт үткәрсә, ә без гел эш белән яшибез. Менә минем ирем дә шул мәктәбендә минималь сәгатьләрен укытып кайтып, тормышын үзенчә үткәрергә тырыша иде. Улыбызны тәрбияләү дә минем җилкәдә булды. Әлбәттә, үзем өлгерә алмаганлыктан аңа тәрбияче ялладым. Спорт секцияләренә дә, махсус мәктәпләргә дә шул йөретә иде. Ә иремнең тормышы җиңел, ул фитнес–бассейнга йөри, кино–театрлар да аның өчен генә иде. Ә минем очрашулар, эш мәшәкатьләре. Иремнең хезмәт хакы күпме булганын да белмәдем. Акчага кытлык кичермәде ул. Аңа шул минем акчам гына кирәк булган да инде… Ә мин җүләр күпме вакытымны исраф иттем. Һәм көннәрдән бер көнне, бергә гаилә коруыбызга 9 ел булганда, түзмәдем, юлларны аерып куйдым. Улым белән аралашуларын тыймадым. Һәм үзем генә көн күрә башладым.

Шулай эш белән яшәгәндә, фирмага бер егет килде. Эшкә алдым моны. Тик егет миңа якынрак килергә тырыша төсле тоелды. Сәбәп табып яныма еш керә, ояла, читенсенә… Баштарак игътибар итмәгән идем, әмма бераздан үземә дә кызык була башлады бу. Аңа ягымлырак булырга тырыша башладым. Беркөнне бу мине кунакка чакырды. Ә мин ризалаштым. Затлы ресторанда бик итагатьле кунак итте ул мине. Үзем түләмәкче идем, ул миңа үпкәләде. Шулай аралашуыбыз дәвам итте. Чәчәкләр, бүләкләр… Гади хезмәткәргә алар кыйммәткә төшкәнен аңлап, баш тартырга тырыштым. Үзем аңа тартылам, үзем куркам. Яшь аермасы 12 ел. Бу хакта әйткәч, ул үзенә өлкәннәр ошаганын әйтә. Кыскасы, шулай аралаша торгач, без бергә булдык. Минем әле үземә карата андый игътибарны күргәнем юк иде. Эредем шул игътибарга. Язылышып яши башладык. Ул улым белән дә уртак телне тиз тапты. Миңа эшемдә дә ышанычлы терәк, ярдәмче була алды. Моннан да зур бәхет бармы, дип уйладым. Хәзер, мин улыма да вакытымны күбрәк бирә алам. Ә ирем фирмада эшне җигелеп тарта. Өйдә дә бар да әйбәт. Шәһәр фатирын ташлап, затлы зур гына коттедж булдырдык. Хәзер менә шул коттеджда үземнең тормыш башлангычындагы ялгышларымны бер төенгә төйнәп ялгызым яшәп ятышым. Бар да әйбәт булды башта. Бәхетемә күз тимәсен дип, теләкләр теләп яшәдем. Әмма шулай гөрләп яшәгәндә үк борчылырлык, киләчәкнең матурлыгына шикләнердәй хәлләр булган икән. Мин генә сукыр булганмын. Инде улым үсмер булып килә, минем дә яшем чыгып бара, ирем белән уртак балабыз турында сүз кузгаттым. Әмма ирем чәчрәп чыкты. Әле аңа иртә бу хакта уйларга, бала безнең эшебезгә комачау тудырачак… Ул сәбәпләрне таба гына торды. Шулай яши торгач, саклану чараларын аңа әйтми генә читкә куеп, балага уздым мин. Ул бу хакта белгәч, өйдә олы тавыш чыкты. Нервылар, стресска түзмәгәндерме, ул балага туарга насыйп булмады. Үземә больницада шактый дәваланып ятарга туры килде. Юкса, иремнең ай-ваена да карамыйча табасы идем, баламны. Миңа бит 41. Инде хәзер үк бала турында уйлау соң.

Әлеге вакыйгадан ирем белән мөнәсәбәтләр салкынайды. Тормышыбыз «гаиләбезне сакларга кирәк бит инде, дигән сыман»га әйләнде. Ир белән хатын мөнәсәбәтләре юкка чыгып бетә язды. Ирем соңара, сәбәбен белмим. Мин белмәгән кешеләр белән очрашулары ешайды. Бүген инде фирмада да ул баш, мин аның ярдәмчесенә әйләнеп беткән идем. Үзем бирдем аңа андый дилбегәне. Ышандым… Ирем үзе генә төрле пикникларга чыгып китәргә ярата иде. Шундый сәфәренең берсендә миңа шалтыратып әйттеләр: ирем машинасы белән юлда һәлакәткә очрап, урында ук һәлак булган. Хәзер ул моргта…

Җирләү мәшәкатьләрен ничек күтәрә алганмындыр. Инде кайгылардан арынып, үземне кулга алырга тырышып, фирмадагы эшләрне җайлыйсы гына калды. Һәм эшкә тотынам дисәм, аңымны җуя яздым. Мин оештыручылар исемлегеннән чыгарылганмын. Ә исемлектә иремнән тыш аның бертуган апасы һәм энесе. Заманындагы игътибарсызлыгым, ышануым бәласе кыйммәткә төште. Судлар да ярдәм итә алмады. Барысы да юридик яссылыкта төгәл эшләнгән. Бу кеше минем бар байлыгымны, эшемне үз кулына күчереп, мине юкка чыгарырга теләгән икән. Өебезгә генә өлгермәгән. Ул минем исемдә иде. Әле бу гына түгел, документлар торган сейфта аның шәхси көндәлеген таптым. Анда ниләр генә юк. Нигә язгандыр, китап чыгарырга теләгәнме, белмим. Аның минем белән танышу тарихы да бәйнә-бәйнә язылган. Яшермәгән, минем белән танышу максатын. Мине ияләштерү буенча уңышлары белән дә бүлешкән. Инде бергә яшәгәндә, күңелле тормышы, кемнәр белән булуы, нинди сөяркәләре, хәтта минем танышларымны, дус кызларымны үзенеке итүе, аларның миннән ничек көлеп йөрүләре тәфсилләп язылган. Анда минем исемем юк, мин Әби исемле…

Инде пенсия яшенә җитеп киләм. Үткән тормышыма карыйм да, ничек итеп шулай беркатлы булдым, үземнән файдаланырга ирек куйдым, ник аң була белмәдем, дип уфтанам. Юкса, көчле кеше идем. Булдыклы идем. Сәләтем хисабына барын да булдырдым да, шуны ук тартып алырга да юл куйдым. Беренче ирем, ир буларак, чын кеше булмаса да, намуслы булган икән: мине ярык тагарак янында калдырмады.

Ярый әле улым үсеп җитте. Хәзер аның үз эше. Мин аңа булышам. Аны алдый күрмәсеннәр дип борчылып яшим. Эшсез калгач, бу йортны сатарга туры килгән булыр иде, ярый әле улым булышты. Өйләнеп, кәләше минем яныма елышкан ирләр кебек булмаса ярый. Шулар турында уйланам. Бәхетеңнең чын бәхет икәнен абайларга сизгерлек кирәк шул. Менә мин сукырлыгым аркасында нинди биеклектән түбәнгә тәгәрәдем. Ярый әле бәхетем, яклаучым – улым бар. Ул барын да аңлый. Үткәннәр белән яшәмәскә, аны онытырга өнди. Алай гына онытып булса иде дә… Аллаһы Тәгалә бар ул, барын да үз урынына куяр, дип уйлыйм. Ирем дә юкка гына тормышын фаҗигале тәмамламагандыр, мине рәнҗеткән туганнары да бәхетле була алмаслар. Ә мин югалмадым, минем бар нәрсәм дә бар. Тормышым бөтен. Улыма матур гаилә, үземә игелекле оныклар телим. Аларны мин үзем үстерәчәкмен. Аларга матур тәрбия бирермен, дип өметләнәм.

Мине белүчеләр күп, исемемне дә, шәһәремне дә күрсәтмим. Бары тик эчемне генә бушатасым килгән иде. Бәхетең чын бәхетме?, 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии