Таныштыра, кавыштыра… интернет

Таныштыра, кавыштыра… интернет

…Хәлимә апа ни сөенергә, ни көенергә белми, кызы кияүгә чыга. Ярый ла, үзебезнең ил кешесе булса. Германиядән, алман милләтеннән. Интернет аша танышканнар, бер ел буе хәбәрләшеп торгач, кызы Айзилә аның янына кунакка барып, якыннан күреп кайткан. Бик ошаткан. Мюнхеннан ерак түгел үз өйләре белән яшиләр, бакча-биләмәләре зур икән. Рихардның әти-әнисе – хәлле кешеләр, ике кибетләре бар, ресторан тоталар. Егет үзе исә университетта укый, нияте – адвокат булу. Инде менә ул кыз сорарга килә. «Үзебезчә никах укытмыйча булмас, юньле кеше генә булсын иде, Ходаем», – дип кабатлый-кабатлый көне уза Хәлимә апаның. Айзиләнең үзебезнең егете тапмавына борчыла, каршы да килә алмый. Нихәл итәсең язмышлар шулдыр.

Әйе, интернет аша танышу-кавышулар гадәти хәлгә әйләнеп бара. Аулак өйләрдә, бию кичәләрендә танышулар яшьләр өчен үткән замана, искелек калдыгы кебек кабул ителә башлады. Хәзер егетләргә, кызларга танышып берәр яр табу интернет аша берәр әйбер сатып алу кебек кенә. Үзеңне фото яки видеога төшереп сайтка куясың да тиз арада дөньяның төрле почмакларыннан электрон хәбәрләр килә башлый. Социаль челтәрләр аша аралашулар, дуслар табу заманы җитте. Ләкин һәр нәрсәнең уңай яклары булган кебек тискәре нәтиҗәләргә китергән очраклар да юк түгел.

…Йөреп-йөреп тә үзебездә башка кияү таба алмаган Суфия атлы аерылган интернеттан америкалы берәүне тапкан да, шунда яшәргә китеп барган. Үзе белән алты яшьлек кызын да алган. Хәйләкәр Сэм агай пәрәвезгә үзенең яшь чактагы сурәтләрен куйган икән, Суфия алданган. Картаеп беткән кешегә кияүгә чыгарга теләге булмаса да, риза булган, бәлкем балама әйбәт булыр, дип уйлаган. Ул агайның бөтен хуҗалыгындагы эшләрне башкарган, автосервис хуҗасы – Сэм бик саран, усал карт булып чыккан, элекке никахыннан өч баласы бар икән. Шулар килеп акча сорап теңкәсенә тигәннәр, кайдандыр русча сүгенү сүзләре өйрәнеп, Суфияга да шуларны әйтеп үртәп китә торган булганнар. Татар хатыны өч ел да ике ай шундый шартларда яшәп туйгач, мең авырлыклар белән бу җәһәннәмнән котылган. Әнинең хәле начар, дип, туганнары ялган телеграмма җибәреп кайтарганнар. Ярый әле Русия гражданлыгыннан ваз кичмәгән, ә бу хакта океан артында күпме әйткәннәр бит, туган илен онытырга күпме кыстаганнар.

Интернет аша танышып өйләнешкән бәхетле парлар да юк түгел. Австралия, Италия һәм Бөекбританиядә тату, матур гына яшәп ятучыларны беләм. Күпләре Сабан туйларына кайталар. Шул ук Америкада бәхетен тапкан Чаллы егетләре, кызлары бар. Шуларның берсе – Гүзәл исемле хатын – Нью-Йоркта матурлык салоны хуҗабикәсе, ире – супермаркет директоры.

Шулай да виртуаль вәгъдәләргә бик ышанырга ярамый, үз республикабызда шушы пәрәвез челтәре аркылы танышып кылынган җинаятьләр юк түгел. Андый хәл узган ел Чаллының бишенче бистәсендә булган иде.

«Татар кулына тотып карамый ышанмый», – дисәләр дә, интернетка карата бу әйтемне кулланып булмый. Бигрәк тә яшьләр колагына шуны әйтәсе килә: танышканда һәркем үзен мактый, идеал итеп күрсәтә, чит кешенең фотосын да куярга мөмкиннәр, ышанмагыз!

Аннан соң үзегез турында язып, барлык серне дә ачмагыз. Акча, байлыкка кызыгу да сезнең өчен тозак булырга мөмкин. «Сакланганны Алла саклый», дигәнне һәрчак истә тотыгыз.

…Хәлимә апа булачак алман киявен чәк-чәк пешереп каршы алды. Бик мөлаем, чибәр кеше булып чыкты. Кызы бәхетле генә булсын инде, балалары туса оныкларын сөя алырмы ул? Татарча әкиятләр дә сөйли алмас инде, алман телен генә белерләр. Ананың башын йөз уй борчыды. Таныштырган интернетны сүкте ул, элек Чаллыда чуашка чыккан сеңлесе өчен дөньяны бутаган КАМАЗ төзелешен битәрли иде, бүген хәлләр башкача…

Шулай, интернет челтәре – бүген иң баш димче, Роза Сабитоваларың бер читтә торсын.

Әмма без татарлар үз генофондыбызны җимерәбез түгелме? Читләр белән танышканчы шул турыда уйланыйк әле.

Мирһади РАЗОВ,

Чаллы шәһәре.

Комментарии