«Ничә тапкыр өйләнәсең?»

Бала чакта без нинди генә уеннар уйнамый идек. Лапта, кыекбаш, «әби тәрәзәдән карап тора», кыр йөгереш – берсе дә калмый иде. Моңа, беренчедән, сугыштан соңгы мохтаҗлык, икенчедән, хәзерге кебек телевизор, компьютерлар төшкә дә кермәү сәбәп булгандыр.

Малай чакта шундый кызыклы уеннарыбызның берсе «Син ничә хатынга өйләнәсең?» (аның кайбер якларда «Син ничә ипи ашыйсың?» дигән исеме дә бар) иде. Бу уен шуннан гыйбарәт: инеш, күл буена су коенырга баргач, яр буеннан шома таш кисәге табасың да, аны, иелебрәк басып, су өстеннән очырасың. Һәр уендагыча, моның да җаен белеп томырырга кирәк. Күп очракта арабыздан Якуб белән Яхъя исемле малайлар җиңүче була иде – аларның ташлары су өстеннән күп тапкыр тими ераккарак китәләр иде. Алар үскәч, ташлары суга тими ерак очкан кебек, әллә ничә хатынга өйләнделәрме соң? Аларның тормышлары икесенеке ике төрле үкенечле һәм фаҗигале тәмамланды. Якуб өйләнү түгел, кызлар кулы тотмаган, үпмәгән-кочмаган да килеш, уналты яшендә, кыш көне урманда утын әзерләгәндә, агач астында калып һәлак булды.

Яхъя, су буендагы уен «вәгъдә иткәнчә», өч-дүрт тапкыр өйләнде, һәрбер хатыныннан икешәр баласы булды. Ләкин әллә холыклары туры килмәүдән, әллә башка сәбәптән, аларны сабыйлары белән ташлап, чәчәктән чәчәккә кунучы бал корты кебек, тагын да яшьрәккә, матурракка өйләнде. Соңгысына өйләнгәч, аны бөтенләй чит шәһәр вокзалында ташлап, адаштырып калдырды.

Әллә язмыш, әллә шул хатыннарының каргышы, рәнҗеше төште, Яхъяга, илле яше дә тулмаган килеш, йөрәк өянәге булды. Бу вакыт әти-әнисе мәрхүмнәр, элеккеге хатыннарына да, балаларына да ул кирәк түгел иде, озакламый вафат булды.

Салих ЗАРТДИНОВ.

Аксубай районы,Иске Ибрай авылы.

Комментарии