Романтик егет

Эх, яшьлек! Һәркемнең дә үзенә генә хас яшерен хисе, яшерен сере буладыр инде ул. Мин дә күңел түрендә генә саклап йөрткән егетне идеалга тиңләдем. Ул минем күңелгә романтик егет булып кереп калды. Кичке уеннан озата кайтты да, үзенең яратканлыгын белдереп, бит очымнан гына үпте. Ул елларда бит очыннан үбү түгел, икең бергә янәшә бару да, хәтта куллардан тотышу да «ярамас» кагыйдә булды. Бу «ярамас» кагыйдәне эшләсәң, икенче көнне үк иртән көтү куганда әти-әниеңә: «Шуның малае белән…» – дип җиткерәләр дә, ә аннан соң безгә әниләрдән ару гына «кыен» эләгә иде.

Ул әйткән сөю сүзеннән мин җиденче кат күккә күтәрелдем. Аның яныннан уктай атылып кереп киттем дә, кызарганымны өйдәгеләр күрмәсен, үчекли башларга да күп сорамаслар дип, чаршау артына кереп качтым. Әнием: «Кайттыңмы, мин тиз генә күрше Маһирә апаеңнарга йомыш белән кереп чыгам», – дип, өйдән чыгып китте. Энем йоклый, ә миңа шул гына кирәк тә. Түр якка ут кабызып, пәрдәләрне дә тартмыйча гына (тәрәзәләр бакча якка карый иде), көзге каршында эчтән генә көйли-көйли, чәчемне тарап утырганда, кинәт кенә уртадагы ачыла торган тәрәзәдән елмаеп торучы миңа бик тә якын йөз күренде. Тәрәз төбендәге ал чәчәккә күмелеп утырган гөлне алып миңа сузды: «Яратам, сине бик тә яратам!» – дип, күземә тутырып карады һәм «эһ» дигәнче күздән дә югалды. Шул арада гөл төбенә, конфет кәгазенә төреп, кечкенә кызыл кашлы алка да салган булган икән. Шулай аралашып киттек, әгәр мин алкаларны алмаштырып кисәм, шундук игътибар итеп, үзенең хисен яңартып әйтеп куя иде.

Ул елларда олы мал тотарга бик авыр булса да, тырышып-тырмашып сыер асрадык. Энем әле кечкенә, сыерга яшел үлән чабып, «уфалла арбасы» белән аны ташу минем өстә була иде. Басуда икәнлегемне кемнән сорап белгәндер, һәрчак минем янга, «Бәләкәй күпер» дип аталган уйсулыкка велосипеды белән килеп җитә иде. Миңа печән чабышып, төяшеп, великның багажнигына «уфалла арбасы»ның тәртәсен бау белән бәйләп, великның утыргычына мине утыртып, җилтерәтеп печән алып кайта идек.

Бер тапкыр көтү кайтканда, бер уч ромашкаларны кызыл тасма белән бантиклап, сыерыбыз мөгезенә бәйләп кайтарды.

Ул «яратам» сүзен бары тик бер тапкыр – гөл төбенә алка салып биргәндә генә әйтте, ә башка вакытта ярдәме, игътибары белән белгертә иде яратуын. Бервакыт унсигез битле шакмаклы дәфтәрнең һәр шакмагына бер хәреф язып, бер генә дә буш юл калдырмыйча, Гөлнурым дип язып тутырып, дәфтәрне минем язу өстәлендә калдырган иде.

Әнә шундый романтик егетем белән без бары тик бер сүз өчен үпкәләштек: шәһәргә ул көнне без икәүләп үз йомышларыбыз белән бардык, кайтыр юлда каршыбызга бәби табар вакыты җиткән бер авырлы хатын килә, «Карале, карбыз йоткан бит бу!» – диде ул, аннан көлеп. Бу хатынның авыр йөргәнен кызганыпмы, әллә ул әйткән сүзгәме – үпкәләдем. Шуннан соң безнең аралар суынды. Күпмедер вакыттан соң мин башка берәү белән очраша башладым һәм аңа кияүгә чыктым. Кияүгә чыгуымны хупламаганын ул үзенчә белгертте. Кыш иде, шул елны кары да бик күп булды. Без ирем белән авылга әниләргә кунакка кайттык. Чәйләр эчкәч, чишмәгә суга киттек, кайтуыбызга эттергечле ДТ тракторы белән безнең капканы кар өеме белән күмеп киткән. Күршеләрдән көрәк алып чыгып, көч-хәл белән каты карны көрәп өйгә кергәч, әнием ничек булганын, аның миңа ниләр әйткәнен сөйләп бирде.

Вакытлар үтеп, мин дә «карбыз» йоткандай авыр йөри башладым (игезәкләр алып кайттым), һәм ул минем каршыма очрады, күзләремә беркавым карап торып, берни дә дәшмичә китеп барды. Энемә: «Хәзер аерылса да, үзем белән алып китәр идем мин аны!» – дигән.

Ул романтик егет әле дә минем күңел түрендә.

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.

Мамадыш шәһәре.

Комментарии