Мин барысына да җитмим

Мин барысына да җитмим

Газетагызга гадәттә хатын-кызлар гына яза. Күпчелек авыр тормышларыннан, эчкече ирләреннән зарлана. Һәм хаклылар да. Мин аларны кызганып, һәм без ирләр өчен оялып, кулыма каләм алдым. Дөрес, мин моны ирләр арасында ачыктан-ачык ирештерә алмыйм. Көләчәкләр. Чөнки бүген хатын-кызга хатын-кыз хөрмәте калмады. Моңа хатын-кызлар үзләре дә гаепле. Аларда нәфислек, нәзакәтлелек, сафлык калмады. Ир күрсәләр, ач үгез шикелле ябышырга гына торалар. Мөгаен, чын ирләре дә аз калгандыр. Мактанып әйтүем түгел, мин үземдә дә хатын-кызларның күз карашларын күп тоям. Эштә дә миңа сокланып карыйлар… Мөгаен, чамалыйлардыр, кемнең кем икәнен. Ләкин мин берүзем бит.

Бик тәрбияле гаиләдә үстем. Әти-әниемнең тормышлары үрнәк булырлык булды. Алар әле дә бер-берсен яратышып яши. Ялгызлары гына беркая бармыйлар. Инде эшләмиләр. Әмма гел бергә, ничек туймыйлардыр бер-берсеннән. Хәер, мин дә хатынымнан уңдым. Мин аны һәркөн эштән сагынып кайтам. Ул да шулай төсле тоела. Бергәләп ял итәргә барып кайтабыз, бар эшне, киләчәкне бергәләп планлаштырабыз. Бер улыбыз һәм бер кызыбыз бар. Аларга да әти-әниләребез тәрбиясен сеңдерәбез, чын мәхәббәтне эзләргә, аны сакларга, бер-береңә илтифатлы булырга өйрәтеп үстерәбез. Дәү әниләрен, дәү әтиләрен дә ике яктан да бик хөрмәтлиләр. Сүз уңаенда әйтим, хатынымның әти-әнисе дә бик тәрбияле гаилә булып чыкты. Мин аларга гел рәхмәт укыйм. Бик матур, тәрбияле кыз үстергәннәр. Кызганыч, мин дә берүзем идем, хатынымның да бертуганнары юк. Шуңа без балаларны, ким дигәндә, икәү булырга тиеш дип уйлаштык. Бер-берсенә иптәш булсыннар. Күз тимәсен дибез, апалы-энеле бик якын дуслар, үпкәләшкәннәрен беркайчан да күргәнебез юк. Үзең әйбәт булсаң, башкалар да әйбәт була торгандыр ул. Мин балаларыма гел шуны сеңдерергә тырышам. Чөнки үземне дә начар кеше түгелмендер дип беләм. Тормыш ваклыкларына чумып, онытылып йөрүчеләрне, эштән арып-талып, йончып кайтып килүче хатыннарны ничек кызганмыйсың. Урамда ике кулына авыр сумкалар аскан, гаиләсен туендырырга ашыгучы йончыган хатын-кызлар урам тулы. Аларны өйләрендә кемнәр көтә? Иң яхшы очракта – диванда телевизор каршында аяк сузып ятучы ире, уеннан, тәмле ашаудан, матур киенүдән арыны белмәгән тәрбиясез балалар көтә. Ә кайсыларын исерек ир, тавыш-гауга көтә. Без ирләр ирлек сыйфатларын җуйдык. Йөзләре сулган, тормыш йөгеннән иңнәре асылынган, бөкрәйгән, вакытсыз картаеп баручы ханымнарга карыйм да, янында терәк булырлык кыю ир заты булса, бу ханымнардан да бәхетле, чибәр кеше булмас иде, дим. Миңа кайчагында, мине күреп, аларның башларын иңемә саласылары киләдер төсле тоела. Тик мин хатынымны, бары аны гына яратам. Без хыянәтнең булу ихтималын күз алдына да китермибез… Минем Наиләмнән дә чибәр, акыллы хатын юк. Ул гына мине ярты сүздән аңлый, кәефсез икәнмен, шунда ук төшенеп, җаен таба: йә комачауламый, йә сиздерми генә күңел төшенкелегеннән чыгарга булыша. Мин дә шулай эшлим. Сөендерү өчен күп кирәкмени?! Аның кәефсезлеген күреп: «Сөеклем, никтер эчәсе килә, әллә чәйләп алабызмы?» ише гади генә гамәлләр белән дә онытылып була бит. Чәй эчәсе дә килми, тамак та тук, бәлкем, аның да эчәсе килмидер… Әмма сүз иярә сүз чыгып бар да онытыла. Мин хатынымнан иртәрәк кайтам икән, үзем теләгән ризыкны әзерли башлыйм. Андый чакта хатынымның ничек балкыганын күрсәгез?! Еш кына, комачаулап йөрмә, дип кухняга кертмим дә… Ул иртәрәк кайтса, мине тәмле табын көтә. Ул кухняда ялгызы гына кайнашмый. Нәрсә боерасыз, дип мин кереп җитәм. Бергәләшеп эшләсәң, тиз дә, тәмле дә. Инде балаларны да, хәтта улыбызны да табын әзерләү серләренә өйрәтәбез. Еш кына эш буенча соңарып кайтырга туры килә, өйдәгеләр өстәл янына утырмый мине көтә. Аларга миннән башка күңелсез. Чөнки гаиләбездә кичке аш ул бер бәйрәм. Ә ял көннәрен әйткән дә юк. Җәйләрен без ял көннәрен әти-әниләребез янында бакчада уздырабыз. Хатынымның әти-әнисенә дә янәшә бакча алып бирдек. Бакчада казынып, мунча кереп, бергәләшеп табын артында утыруларның нинди зур бәхет икәнен аңлап бетермәүчеләр җитәрлек шул.

Без «өй тавыгы» гына түгел. Дусларыбыз да җитәрлек. Кунакка барабыз, безгә киләләр. Алар да сезнең белән рәхәт, җиңел диләр.

Моны ник язып утыра, мактана инде, диярләр. Бәлкем, ирләр дә укыр, алар да уйланыр, дип язам. Башкаларны бәхетле итми, үзең дә бәхетле була алмыйсың. Казаннан ерак түгел бер районга туганнан туганнарыбызга кайтабыз. Апабызның тормышы чын тәмуг. Исерек ир, җитмәсә 3 балалары да малай булды. Инде олысы армиягә барып кайтып авылда калды. Әтисе артыннан бара, салырга ярата. Ә апам фермада сыер сава, өйдә 2 сыер, абзар тулы кош-корт. Барысына да үзе. Иртәдән кичкә кадәр аяк өстендә. Ә җизнигә берни кирәкми. Өйдә ятып хатыны тапканны аракыга әйләндерү хәйләсен генә эзләп йөри. Өйдәгене алып чыгып сата. Кешегә эчү хакына эшли, өйдә аркылыны буйга алып салмый. Мине яратмый, чөнки аңа шешәдәш түгелмен, гел орышып торам. Кайтасыбыз килми, апам кызганыч. Мондый тормыш һәр өйдә диярлек. Кая бара бу тормыш?! Моңа апам, аның кебек үз горурлыкларын җуйган хатын-кызлар үзләре дә гаепле. Атландырганнар иңнәренә ирләрен, менә хәзер аларны да утыртып, тормыш йөген берүзләре өстериләр. Апам тормышның башкача булу ихтималын белми дә, аңламый да. Ник шулай түзеп яшисең, дигәч, кая барыйм, ул минем ирем бит, дип, аңа тел-теш тә тидерми. Инде малайлары да әтиләре кебек, апам сыртына менеп атланмасалар… Өйдә башка хатын-кыз юк, өйрәнсеннәр әзрәк табак-савыт та җыештырырга дигәч, апам каршы төшә. Чалбарларын да үзе үтүкли. Егет кеше чалбарын да үтүкли белмәгәч, ни була инде ул?! Апам кебек берәр сабырны таба алсалар, сыртына менеп атланып, рәхәтләнеп типтереп яшәячәкләр инде алар. Тормыш авырлыгыннан вакытсыз сулып, әби булган хатыннары ошамый башлагач, чибәррәкне, назлыракны эзләячәкләр… Ә хатыннары өйдә асрау-кол вазыйфасында булачак…

Ирләр айныйк әле! Тормыш ямьсез түгел, ирләр булып кала алганда. Хатын-кызлар да, онытмагыз, үзегезнең нәфис зат булганыгызны! Сез ирегез янәшәсендә аңа сыенып, аңа ышыкланып яшәргә лаеклылар. Бу шулай булырга тиеш тә. Табышканда ук кемнең ни икәнен аңларга мөмкин бит инде. Холыкларны да яраштырып була, тик бер-береңне аңлау гына кирәк.

Мин бик бәхетле, минем гаиләм дә бәхетле. Моңа хатыным гына түгел, мин дә сәбәпчедер дип горурланам. Ходай исәнлектән, тигезлектән аермасын. Әти-әниләремә карыйм да, берәрсенә бер-бер хәл була калса, икенчесе озак яши алмаячак, дип борчылам. Алар икесе дә гомерләренең берүк вакытта өзелүен тели. Мин дә гаиләмнән аерылудан куркам. Бәхетебезне Ходай күпсенмәсен, тулы килеш сакласын. Барыбызга да бәхет насыйп итсен. Моңа ирешү өчен үзебез дә тырышыйк. Гыйбрәтле хәлләрне язып «Безнең гәҗит» бик дөрес эшли. Сабак ала белсәк иде. Бу хатны бастырырсыз дип өметләнәм. Хатыныма чираттагы мәхәббәт аңлату булып ирешсен әле. Алдан әйтмим, аңлар, таныр микән… Бер сюрприз булсын әле. Исемнәребезне алыштырмадым, билгеле, адресымны әйтмим. Рәхмәт.

Рамил.

Комментарии