- 21.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №24 (18 июнь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Гадәттә, хатыннарының әниләре турында күпчелек ир-ат яманлап, хәтта аларның начар, яратмаган якларын мәзәк итеп сөйли. Шуларның берсе урыслардан кергән бугай. Берәү прокурорга бара да, фәлән-фәлән җинаять кылмакчы булам, аның өчен миңа ничә ел төрмә бирерләр икән, дип сорый. Прокурор, биш-алты ел, дигәч, тегесе шул «эш»не эшләргә кузгала. Шулвакыт прокурорда шәп уй туа һәм ул потенциаль җинаятьчегә:
– Әй, агай-эне, сиңа барыбер утырырга, әйдә бер уңайдан минем тещаны да хәл ит, – ди. Күрәсең, хатынының әнисе, ягъни тещасы тәмам теңкәсенә тигән булган моның.
Ә менә хатынымның әнисе Мөнирә әбием турында мин җылы мактау сүзләреннән башканы әйтә алмыйм. Моннан ун ел элек, 96 яшендә бакыйлыкка күчкән әбиемнең бик дини, кешелекле, мәрхәмәтле булуын, яхшы киңәшләр биреп, тормыш итәргә өйрәтүен әле дә булса рәхмәт хисләре белән искә алам.
Әби белән Хафиз бабай өч ул, дүрт кыз – барысы җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Октябрь инкыйлабына кадәр туган бу ата-аналарга, башка авыл кешеләре кебек, бер дә яхшы, мул, рәхәт тормышта яшәргә туры килмәгән, озын-озак гомерләрендә ачлыгын да, ялангачлыгын да, мохтаҗлыгын да, сугыш елларын да, әрнүле югалтуларны да күп күрергә, кичерергә туры килгән аларга. Бабай турында әллә ни күп яза алмыйм, чөнки аларның уртанчы кызына ул үлгәч кенә өйләнгән идем. Шулай да аның сабыр, уңган-булган, бигрәк тә балта эшләренә маһир булуын беләм. Магнитогорск металлургия комбинатында инженер булып эшләүче уртанчы улы Исхак яныннан кайтканда, йөрәк өянәгеннән, әби кулында җан биргән ул. Моңа кадәр, сугышның соңгы елында, Бөек Җиңүгә бер- ике ай калганда, өлкән уллары Вәлиҗан чит җирләрдә минага эләгеп һәлак булган. Вәлиҗан абый авылда урта мәктәпне беренчеләрдән булып тәмамлаган, укытучылары да, ата-аналары да аңа зур өметләр баглаган булганнар. Кызганычка, өченче уллары Ибраһим ага – үзләрен караган уллары да бу дөньяда юк инде. Бу ир-атларның хатын-кызларга караганда иртәрәк, вакытсыз мәрхүм булуларына ил күләмендә мәгълүм тагын бер дәлил. Бүгенге көндә әбинең өч кызы, шул исәптән минем җәмәгатем дә, шөкер, исән-саулар, тик кызларның иң өлкәне әле күптән түгел генә вафат булды.
Әби-бабайның уллары турында сүз әйтә алмыйм, әмма кызларының барысы да дин юлында, уразаларын тоталар, намазларын укыйлар. Монда мин әбиемнең тәрбиясен, йогынтысын күрәм.
Шулай бит инде бездә: балаларың күп икән, картаймыш көннәреңдә әле берсендә, әле икенчесендә кунак булып йөрисең. Әби дә, башка балалары кебек, безне дә якын күрә, кайсы елларда бездә айлап-айлап кунак була иде. Җәмәгатем шифаханәдә тәүлек буе эшләгәч, аш-чәйне еш кына үземә дә пешерергә, әзерләргә туры килә. Әле бит ул елларда өйләргә газ да кермәгән, бөтенесе мичкә, учакка утын ягып башкарыла, самавыр куела иде. Өйдә биш бала, ихата тулы терлек-туар булыр, шуның өстенә үземә иртәнге 8гә эшкә барырга булса да, әбигә ураза тотар, намаз укыр өчен бөтен шартларны булдырырга тырыша идем.
Әби бездә чакта аның белән аралашу, сөйләшү иң күңеллесе булгандыр. Карт булуына да карамастан, ул ахирәт кенә түгел, дөнья хәлләре белән дә азмы-күпме хәбәрдар. Аны – күп сәяси вакыйгаларны, хакимиятләр алышынган заманны кичергән карчыкны тыңлау без яшьләр өчен бик гыйбрәтле иде. Матур, тату гына яшәгәндә, кинәт улының хатыны үлеп киткән. Өч баланы аякка бастыру ялгыз ир белән әнисенә төшкән. Яңа, яшь хатынның ике баласын да әбием карашкан, шуның өстенә әбием 15 ел буена сукыр, ятимә бер карчыкны үзләрендә тәрбияләп, карап торган. Хәлемнән килсә, шул батырлыклары өчен генә дә әбиемә һәйкәл куяр идем. Хәер, андый әбиләр башка җирләрдә дә күптер, һәйкәл җиткереп булмас.
Әбиемне мин үземнең әнием белән бер төслерәк күрәм, алар кордашлар, дуслар иде. Үземнең әнием дә тормышның ачысын-төчесен күп күрде, 94 яшьтә бакыйлыкка күчте. Бу язмам аларның изге рухларына дога булып ирешсен дигән теләктә калам.
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Комментарии