Шундый киленнәр зарландыра

Шундый киленнәр зарландыра

Сез киленнәр турында яза башлагач, күзалдымда булган бер хәл хакында язып җибәрергә булдым. Нинди генә алтын булсаң да, каенанага ярап булмый шул. Бу минем үз тормышымда да шулай булды, иптәш хатыннарныкын да күреп-белеп торам. Мин язып җибәргән хәл башка каенаналарга гыйбрәтле сабак булсын иде. Сезнең киленегез, бәлки, алтындыр. Сез генә гомер буе тәрбия кылган малаегызны көнләвегезне аңлап бетермисездер дә, аларга тынычлап яшәргә ирек бирмисездер.

…Без үзебез бистә кебек җирдә торгач, авыл сыман йортларда яшибез. Мал-туар асрамыйбыз. Җәйгә өй тирәсенә чәчәкләр утыртсак та эше бик җитә. Көз көне суган-чөгендернең бәясе тиеннәр генә булгач, анысын бөтенләй утыртып мәшәкатьләнмибез. Кыскасы, көнкүрешебез шәһәр тормышыннан әллә ни аерылмый да.

Альбина – Әлмәт кызы, күрше егетебезгә кияүгә чыкканчы, еш кына кунакка да кайтып йөрде. Җәйләрен әби-бабасында авылда да үскәч, сыер сава белүен дә сөйләгәч, без аны шунда ук якын иттек. Кичләрен капка төбенә дә безнең белән бергә чыгып утыра иде. Тормышчан кызга охшаган кебек иде.

Август аенда бистәбезгә төшердек. Күрше Җиһан апаның ире үлгәнгә шул җәйдә генә 10 ел тулды. Бу кызның шул бушлыкны тутырып әлеге йортка киләсенә куандык, Җиһан апа белән дус-тату яшисенә шикләнеп тә карамадык. Ни өчен шикләнмәдекме? Чөнки гомере буе табиб булып эшләгән Җиһан апаның мәрхәмәт иясе булуын беләбез. Аның белән тату яшәми мөмкин түгел. Беркайчан каршы сүз әйтмәс, бөтен низагларны урынында хәл итәр ул. Күрше-күлән аңа киңәш-табыш итәргә дә йөри идек. Француз телен су кебек эчкән Җиһан апаны, еш кына, чит ил кунаклары килгәндә, тәрҗемәче итеп тә алып китәләр иде. Кыскасы, югары белемле, зәвыклы дә туфрагыннан дип куанып, икесенең рәхәтләнеп торасын уйлап хәтта ак көнләшү белән көнләшә дә идек.

Беренче өч ел тыныч кына узып китте дисәм дә була. Һәрхәлдә, без читтән карап торганда, алардагы хәлләр ал да гөл иде. Җиһан апа гел оныгын карап, тәрбияләп торды. Ашарга да пешерә иде үзе.

Альбинаның сөте булмагач, ул баланы үзе имезә алмады. Имезмәгәч, өйдә Җиһан апа буласын уйлапмы, шунда ук эшкә дә чыгып китте. Ниндидер автосалонда менеджер булып урнашкан дип ишеттек.

Дүрт-биш ел узмады, Альбина иномарка алып җибәрде. Гел модалы гына киенә, күрше-күлән белән әллә ни санашып тормый, борыны югары чөелде. Ирен дә утыртып кына эшкә алып китә. Илгиз беркайчан да әллә ни югары үрелмәде, байлык артыннан кумады шул. Аристократлык аның канында иде күрәсең. Укытучы булып эшләвен дәвам итте. Әлбәттә, Альбинаның иреннән күпкә зуррак хезмәт хакы алып эшләве дә билгеле иде.

Альбина иртән кызын каенанага калдырып чыгып китүгә, Җиһан апаның тормышы башлана гына. Ул бала карый, юа, җыештыра, улым-киленем төшке ашка кайтырга мөмкин дип, яки кичкә кайтасылары бар дип, ашарга әзерли… Җиһан апа капка төбенә чыгып утырмый башлагач, җитешмидер, эше күптер дип юрадык. Күпмедер вакыттан, элек бәлеш пешерсә дә чәйгә чакыра торган күршебез бөтенләй аралашмас булгач, байлык кемне дә шулай итә инде ул, дидек. Йорт эчендә ниләр барын белмәгәнбез шул.

Тора-бара Илгизнең салып кайту очраклары күренә башлады. Ә бервакыт иртән, үзем аны капка төбендә йоклап яткан җиреннән уятып, үзебезгә кертеп яткырдым. «Альбина, тимә әнигә! Ник син аңа тиясең? Кызым, кил монда, кил миңа! Альбина, куй ул ашны урынына!» – дип төне буе акырып саташып чыкты ул. Шунда ук бераз уйланасы булган да бит, тик без әле ул чакта Илгизне гаеп иттек. Ни җитми инде бу иргә: чәчәк кебек хатыны бар, кызы үсеп килә, әнисе сау-сәламәт дип үзара сөйләшә идек.

Бераздан Альбина тагын бер бала – бу юлы малай алып кайтты. Бала тудыру йортыннан чыгып өч атна узмады, кабат эшенә чыгып китте. Җиһан апа өйдә бала карый иде…

Кышка кергәч, күршебезнең капка төбенә ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктавын күреп, якынрак бардым. Саташып, боргаланып ятучы, битләре күгәргән Җиһан апаны машинага чыгарып салдылар. Бу хәлдән тәмам аптырап калдык. Альбина гына берни булмагандай эшкә йөри. Балаларны ялланган бер хатын карый иде. Берәр атна узып та Җиһан апа яңадан күренмәгәч, больницага барып аның хәлен белешеп кайтырга булдым.

Сагынышканбыз. Ул мине күрү белән кочаклап алды, күрше-күлән белән йөрешмәгәнгә гафу үтенде. Елады да елады. Әле дә әнә шул очрашуыбыз күзалдымнан китми, искә төшкәндә күземә яшь тыгыла. Үпкәсенә суык тигән булган, шуны дәвалап йөреше икән. Йөзендәге күгәргән эзләрен бала белән уйнаганда ишеккә бәрелү белән аңлатты. Сүз ара сүз киткәч, Җиһан апаның да сер йомгагы чишелде.

– Оныгымның керләрен кер сабыны белән сабынлауны күргәч, Альбина кара тавыш чыгарды. Балаларны шулай итеп агуларга теләүдә гаепләде. «Детский порошок» белән юмасаң, балада аллергия чыгарга, тагын әллә нинди чирләр барлыкка килергә мөмкин икән. Мин бит белмәдем. Элек заманда андый порошоклар булмаган, улым сау-сәламәт үсте бит әле. Хәзер ярамый икән шул. Ашарга пешерүемне дә Альбина ошатмый. Мин пешергән ашны тәмләп карый да: «Ризык әрәм итеп әзерләмә ичмасам, дип төкереп, кәстрүле белән ишегалды уртасына чыгарып бушата. Этне дә шул ашны ашап торыр дип алды ул. Үзе рестораннан җыеп кайта ризыкны. Инде пешергән ашымны яшереп куя башладым, чөнки улым кайткач аңа нәрсәдер ашатырга кирәк ич. Искелекнең урыны чүплектә дип, бөтен булган табак-савытны ташлап бетерде. Ирем алып кайткан сервизны бөтенләе белән чәлпәрәмә китереп ватып, урам буендагы чокырга илтеп түкте. «Юлдагы тишекне булса да томаларга ярар әле», – диде. Илгиз авызын ачып бер сүз дә әйтә алмый. Әйтсә, хатыны үз тәненә үзе күгәрек эз ясап, шунда ук полиция чакырта. Минем улыммы соң инде аңа кул күтәрә торган кеше, булмаганны?! – дип сөйләде Җиһан апа. Тагын әллә нинди вакыйгалар сөйләп хушымны алды. Битендәге күгәргән эзләр дә килен сукканнан пәйда булган икән. Гомумән, вак кына гаебе өчен дә Альбинаның кул күтәрүен, үзен төрлечә кимсетүен сөйләде ул. Кайнаган чәйнекне ялгыш кына Җиһан апа өстенә түгү дисеңме, аның караваты өстеннән бау сузып, шунда юеш кер элеп, урын-җирне юешләү дисеңме, аяк киемнәрен барын да җыеп алып Җиһан апаныкын гына яңгыр астында калдырумы…

Шул очрашудан соң ике атна вакыт узгач, Җиһан апаның савыгып кайтуын белдек. Ул кайтканның икенче көнендә Илгизнең мунчада асылынып үлүе ачыкланды. Күмгәнче мәетне юарга кирәк бит инде. Шунда бөтен күрше-күлән алдында, Альбина күз яшьләренә буылып йөгереп кереп, Җиһан апаның йөзенә Илгизнең кәфенлеген һәм 10 мең акчаны томырды. «Мә, исерек улыңны үзең күм, бөтен тормышымны боздыгыз!» – дип кычкырды ул. Менә шунда безнең күзләр ачылды да инде.

Илгизнең елын уздырганнан соң, Җиһан апа аягын сындырды. Чормага менеп, тәрәзә пәрдәсен алыштырырга теләгән икән. Карт кеше бит инде, сөякләре тиз төзәлә торган түгел. Даими күзәтү астында да булырга кирәк. Альбинаның аңа вакыты юк иде, билгеле. Икесе бер йортта ничек яшәгәннәрдер, әле дә аңламыйм. Җиһан апаның чыгып китәр җире юк иде инде, ә менә Альбина ник китмәде?! Җиһан апаның аяк сынган җирендә абсцесс (үлек җыелып) булган да, канына таралып, каны агуланып үлде ул.

Шушы хәлләрдән соң Альбина балалар белән берьялгызы калды. Йортка көн дә яңа ирләр килеп йөри башлады. Ел артыннан ел узды. Альбинаның 21 яшьлек кызы әнисе янына килеп йөргән бер иргә кияүгә чыгып, әнисе белән арасын бөтенләй өзеп, йорттан чыгып китте. Балалары булмаячак икән дип ишеттек. Берничә елдан улы да эчкечелеккә бирелде. Бер чуаш хатынын йортка алып кайтты. Икәүләшеп эчеп Альбинага көн күрсәтмиләр.

Каенаналар, менә шундый киленегез булса нишләр идегез икән?! Чебеннән фил ясаучы хатыннарны, каенаналарны күрәм дә, күршебездәге гыйбрәтле язмыш исемә төшеп уфтанып куям. Менә шундый киленегез булмауга куаныгыз сез…

Сания апагыз,

Казан шәһәре.

Комментарии