Онытылмый беренче саф мәхәббәт…

Онытылмый беренче саф мәхәббәт…

1958нче елның декабре. Күршем Фәләхетдин Урта Азиядә хезмәт итеп кайткан вакыт. Ул миннән өлкәнрәк, янәшә күрше. Икәүләшеп, гадәттәгечә, киез-итек фабрикасының тулай торагына, кызлар янына киттек. Менә 12нче бүлмә, сөеклем бүлмәсе. Биредә 6 кыз яши, күбесе Саба ягы Шекше авылыннан килеп эшлиләр. Кызлар чибәрләрнең дә чибәре, аларны «контора» тирәсенә эшкә урнаштырсаң да була – күз явын алырлыклар! Өсләрендә озын брезент алъяпкыч, аякларында озын кунычлы резин итек, резин пирчәткәләрдән, яулыклы… ул калку күкрәкләр, шалкандай ак юан бәдәннәрен күрүгә тәннәр чымырдап куя!

Хәзерге гүзәлләр бу эштә бер сәгать тә эшли алмаслар иде. Андагы эссе һава, парда, читек, йон, тире, кислота исенә теләсә кем дә чыдый алмый. Ул кызларның исемнәре дә җисемнәренә туры килә: Дания, Әкълимә, Гөлбикә, Фәния. Дулкыния – чыннан да, дулкынга ия. Ул йөргәндә як-яклары дулкындай тибрәлә, елмайганда бит уртасы уймактай чокырланып бата, ияге урталай ярылып сөйкемлелек өсти, аны язып, сөйләп кенә аңлатырлык түгел…

Ял көне иде, безнекеләр авылларына кайтмаганнар. Кайсы кул эше белән утыра: тегә, чигә, кемдер керләр юа, үтүкли. Күршем Фәләхетдиннең күзе, үзе кебек йомры, түгәрәк йөзле, кара кашлы, сөрмә күзле, уртача гәүдәле Гөлбикәгә төште. Кыз да оялып тормады: күптәнге танышлардай, сүз артыннан сүз куертып, үзләренең балалык елларын искә алып, хәйран гына утырдылар. Мин исә, бу бүлмәнең хуҗасыдай, үземне иркен тотам, чөнки без Дулкыния белән укырга килгәч үк танышкан идек. Ул киез итек басарга өйрәнеп чыкты һәм түшәү цехында эшли башлады. Үземнең дә цехта эшләгән чагым, аны эшеннән чыгуына каршы алам, байтак кына араны, Кукмара тау итәгенә салынган тулай торакка кадәр озатып куям. Шулай, Фәләхедтин белән икәүләп, кызлар озата башладык. Иптәш булгач күңеллерәк тә, чөнки әле өч чакрым араны кире кайтасы да бар бит. Гөнаһ шомлыгына каршы, кызлар янында вакыты да тиз үтә бит аның! Матур гына серләшеп, хыялланып утыра-утыра сәгать 12 тула, 1, 2… Әле иртәгә иртән торып эшкә дә барасы бар бит!

Безнең чорда саф иде. Без теләсә кайда үрелмәдек, хайвандай кыланмадык! Аның эштә чыныккан, таза мускулларын, кайнар кул бармакларын тоту да минем өчен үзе бер ләззәт иде. Аннан килгән йон исләре дә минем өчен теләсә нинди хушбуй исләрен алыштыра иде.

Күршем дә Гөлбикәсе белән хәйран гына очрашып йөрделәр, бер-берсенә ияләнделәр. Тик язмыш җилләре аларның икесен ике якка ташлады. Җәйге ялга авылга кайткач, Гөлбикәне, читтән кайткан берәүгә димләп, кияүгә биргәннәр. Кыз, иренә ияреп, авылдан китеп барган. Үземнең дә язмыш шулайрак булды. Бу юлларны язганда, яңагымнан яшь ага, күкрәк кыса, яшьлек дустым күз алдымнан китми.

…Фәләхетдинне дә бераздан, урман ягыннан килгән кунак кызына димләп өйләндерделәр. Дустымның улы, кызы туды. Хатынының әнисен дә үзләре янына алдылар. Бераз яши башлагач, әби кеше «баш калкыта» башлады, йортка хуҗа булды. Фәләхетдин түзмәде, гаиләсен ташлап чыгып китте. 7 яшьлек кызы, 5 яшьлек улы ятим калдылар, «Әти!» – дип дәшәргә тилмереп үстеләр.

Фәләхетдин исә калган гомерен энесе Миннегали гаиләсендә яшәп, 75 яшендә дөньядан китте, әмма хатын-кыз тәрбиясе күрмәде. Аның белән булган тагын бер вакыйганы искә алмый булдыра алмыйм. Дустым юан, йомры йөзле, кара кашлы, көрән күзле, кара чәчле, урта буйлы, бик тә ипле, тыныч кына сөйләшә торган егет иде. Һаман да шул кызлар артыннан йөргән чак. Берсендә, тулай торакта, кемнәрдер кызлар өчен сугышкан да, комендант хатын чакырткан. Бөтен бүлмәләрне тенти башладылар, безгә нишләргә? Бер гаепсезгә җавапка тартыласы килми бит. Кызларыбыз кушуы буенча, зур кием шкафының артына кереп качтык. «Погонлылыр» безнең кызлар бүлмәсенә дә керделәр. Минем тамак кычыта башламасынмы шулвакыт?! Көч-хәл белән ютәлләмичә түздем. хезмәткәрләре тулай торактан чыгып киткәч кенә, безне качырып калганнары өчен кызларыбызга рәхмәтләр әйтеп, өйгә кайтып киттек.

Хәзер ул тулай торакның өч катында да гаиләлеләр яши. Тулай торак яныннан үткән саен яшьлек елларым искә төшә. Ул бүлмәнең тәрәзәләрен күрүгә, Дания, Дулкыния, Гөлбикәләр үземә карап торадыр төсле булып китә.

«Онытылмый беренче саф мәхәббәт,

Онытылмый Агыйдел сылуы», – дип җыр сузасы гына кала…

Нурислам ГАЛИЕВ,

Зур Кукмара.

Комментарии