Энесен саклап, егетеннән колак какты!

Бүген Васыйл белән танышкан көнебез. Юкса, ул мине бәхетле иткән кеше дә түгел. Шулай да, күңелдәге хатирәләр ел да бер искә төшә…

Ул көнне фермадан: «Чиләгемне дә ала алмый калдым, таеп егылганда бөтен сөтне түктем», – дип кайтып ауды. Үзе артык сыкранмый да, тын гына ята да ята. Инде көн дә кичкә авышкан, шуңа да йокысы киләдер дип уйладым. Башка көннәрдә гел аяк өстендә булган әнинең болай ятуына аптырадым да бераз. Әти дә, өйдәге малларны карарга кирәклеген белдереп, өй белән абзар арасында тыз-быз йөри бирде. Шул вакытта әнине шелтәләп тә алды. Мин инде буй җитеп килгән кыз булсам да, әти абзар тирәсендә кайнашуымны өнәми. Өйдә җылы аш булса, шул җитә иде аңа. Кинәт кенә елап җибәрде, эчен тотып идәнгә шуып төште. Кулындагы чиләкләрен ташлап, әти аның янына йөгерде. Мин дә елап җибәрдем. Әти миңа каты гына: «Елап торма, бар Санияне алып кил», – диде…

Сания апа безнең авылның фельдшеры. Каршы як урамда гына яши. Мин атыла-бәрелә аларга чаптым. Капкаларын ачып эчкә үтим дигәндә, бер егеткә килеп бәрелдем. Ул вакытта аның кем булуы да мөһим түгел иде миңа, Сания апа гына өйдә булсын! Юк, өйдә булмады. Өйдәгене уйлап: «Әни үлә!» – дип акырып еларга тотындым. Егет мине машинасына утыртып, Сания апаның эш урынына китерде, шуннан барыбыз да безгә киттек. Без кайтканда әти капка төбендә көтеп тора, әни дә бераз тынычлана төшкән иде.

Барысы да артта калды, әни дә аякка басты. Мәрхәмәтле егет тә онытыла төште. Шулай да беркөнне Сания апа юлыма очрап: «Безнең Васыйл сине ошаткан бит әле», – диде. Кызардым да, бер ни дә әйтә алмыйча, башымны иеп китеп бардым. Әни авыртканда күземә берни күренмәгән икән, мин аның төс-буен да хәтерләп калмаганмын.

Ә Васыйл онытмаган икән. Сания апа аркылы гел үзенең барлыгын сиздереп торды. Элек бер дә безнең авылда күренмәгән бу егет Сания апаларга еш кайта башлады. Быел гына вафат булган бертуган апасының улы икән ул. Минем, элегрәк, аның турында әниләрнең авызыннан ишеткәнем дә булган икән. Хәзер генә исемдә яңарта башладым…

Васыйлның бертуган апасы да бар. Клубка кинога төшкәч, мин аны да күрдем. Иң беренче күзгә ташланганы ул булды. Бөтен авыл кызы шуны гына чәйни, авыл егетләрен ничек саклап бетерергә белми. Ә кунак кызының күзе уйнап кына тора. Безнең авыл кызлары җөрьәт итмәгән кыска итәкләрне ул гына кия. «Инде яше керсә дә, һаман сайлана әле», – дигән беркөн Сания апа әнигә. Сайланадыр да шул, дип уйладым, бик кәттә күренә.

Васыйл якын кешесен күргәндәй, минем янга чабып килде. Миңа да, авыл егетләре янында, кунак егете белән сөйләшеп тору кызык иде. Авылдаш кызларның да борынына чиертәсе килде.

Бу кичтә без Васыйл белән дуслашып киттек. Янәшә утырып Һинд киносы карадык. Кинодан соң бергә кайтырга сөйләштек. Васыйлның апасы Вәсиләгә генә күңелсез булды бугай. Гел энесен борчып, колагына нидер пышылдап утырды.

Вәсиләнең киреләнүенә карамастан, Васыйл мине озата китте. Төне буе капка төбендә сөйләшеп утырдык. Ул әтисе белән генә яшәүләрен әйтте. Әтисе өйләнергә дә уйлаган булган, Вәсилә өйдән чыгып китәм дип куркыткан! Бер төн эчендә, миндә Вәсиләгә карата әллә нинди тискәре хис уянды. Үз-үзен генә яратучы буларак күңелемә керттем.

Җәй вакытында Васыйл авылда озак торды. Апасы гына өч көннән өч көнгә өенә кайтып килде. Тегендә кайтып әтисен тикшерсә, монда энесенә бәйләнә иде. Беркөнне Васыйл килеп, апасының безнең белән йөриячәген әйтте. Ризалаштым инде, ничек каршы килим – туганы бит! Шулай да көтеп алган кичләрем күзгә күренеп төссезләнде. Юк-бар сөйләшеп әрәм иттек без аларны…

Вәсилә безнең авылдан егет таба алмады. Әллә безнең авыл егетләре курыкты, әллә үзе, белмәссең. Шулай да, бер кичтә күрше авыл егетләре безнең клубка килде. Шунда берсе килеп, Вәсиләне биергә дәште.

Кунак егете икенче көнне дә безнең клубта күренде. Кабат Вәсилә белән биеде. Шулай итеп, ул кичне без дүртәү кайтып киттек. Мин Васыйлны арттарак калырга кыстасам да, Вәсилә һаман кисәтү ясап барды, имеш, бергә кайтырга кирәк! Егетемнең апасы кубызына биюенә ачуым килә башлады. Өчебезгә нидер өйрәтүдән башы чыкмый. Әллә кем булды! Васыйл белән беренче талашулар да аның аркасында булды. Апасының: «Син моны ки, болай эшлә», – дигән сүзләре теңкәмә тия башлады. Шуңа да киңәшләшергә теләгән идем, Васыйл миңа: «Ул минем әни урынына калган кеше. Миңа бервакытта да начарга әйтми», – диде. Апасын шулай хөрмәт итүе яхшы анысы, ләкин безнең сүз икенче планга калды…

Кышларын мин Васыйл белән сирәк күрештем. Шулай да, Вәсиләнең егете Мансур ике атна саен, безнең авыл клубында күренде. Мине гел якын итеп килеп эндәшә. Күренеп тора – яхшы егет. Кызлар белән чуалганын да күрмим. Дуслары белән бииләр дә, кайтып китәләр. Вәсиләнең егетенә болай ирек бирүенә бик аптырый идем. Ләкин Васыйл әйтүенчә, алар еш талаша, Вәсилә бер дә җиңелергә яратмый икән.

Икенче җәйдә Васыйллар кабат Сания апаларга кайткалап торды. Шулай да, бу җәйдә мөнәсәбәтләрдә киеренкелек артты. Мин дә хәйран гына үсеп, чибәрләнеп киттем. Васыйл юктан гына көнләшә, мине кыерсыта башлады. Сания апаларда булса да кичләрен чыкмый, хәтта анда кайтуны да сирәгәйтә төште. Ә Вәсилә гел Мансур белән күренә, еш кына минем хәлемне дә белеп китә иде. Менә шулай, кышлар буе саклап тоткан җылы мөнәсәбәтебез, эссе җәйләрдә суына башлады. Шулай да, мин бүтән егетләргә озаттырмадым. Үзем дә клубка чыгуны туктаттым.

Шулай беркөн кичен Мансур безгә килгән. Юка кофтамны гына киеп, капка төбенә чыктым. Хәлләрне сорашкач, ул миңа Вәсиләнең үз энесен миңа каршы котыртуын, булмаганнарны сөйләвен җиткерде. «Минем янда да яла яга. Бер тотып сүккән идем: «Нәрсә яклап торасың, күзең төштеме әллә?» – дип акырды», – диде. Миңа Мансурның сүзләре яңалык түгел, Васыйл да әһәмиятен югалта башлаган кебек иде.

Мансур безнең капка төбенә килүне ешайтты. Унбиш минут кына басып тора башлаган кичләр берәр сәгатькә сузыла башлады. Ай нурында аның ягымлы йөзенә карап, сөйләшеп тору рәхәт иде миңа.

Беркөнне Вәсилә көпә-көндез безнең өйгә килеп, йөземә ябыша язды. Әниләр алдында: «Кызыгыз – себерке. Әле энемне куллана, әле – егетемне», – дип акырды. Әтинең бер генә акыруы җитте. Вәсилә өйдән чыгып чапты. Бу хәбәрне ишетеп, кичен кабат Мансур килде. Вәсилә белән араларын өзүен әйтте. «Ахыргы чиккә җитте. Бүтән түзәрлегем калмады. Шул аҗдаһага өйләнсәм, харап булам бит», – диде.

Шушы кичтән соң, без Мансур белән тагын да якынайдык. Ул безнең авылга килсә, миңа бәйрәм була иде. Җитмәсә, Вәсиләләр дә кайтуын сирәгәйтте. 26 яшендә, озын теле аркасында, энесен дә бәхетсез итте, үзе дә менә дигән егеттән колак какты…

Без Мансур белән бүгенге көндә гөрләшеп ике малай үстереп ятабыз. Аллага шөкер, шундый рәхәт. Тапкан малыбызның рәхәтен күрәбез, һәр көнгә куанып яшибез. Барчагызга да бәхетле көннәр теләп, яшьлеген еш кына «урап кайтучы»

Фаягөл апагыз,

Кукмара.

Комментарии