- 21.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №23 (16 июнь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Мин юаш кыз булып үстем. Биш бала идек – дүрт кыз, бер малай. Әти ир-ат булса да бала җанлы, йомшак кеше иде. Әни, киресенчә, усал булды. Без, балаларга, нинди генә кушаматлар такмады ул. “Газизләреңә шундый сүзләр әйтергә ничек телең әйләнә”, – дип, әти үзен орыша иде. Җитмәсә, әни мине кызлары арасында икенче сортка куйды. Таныш-белешенә алдымда ук: “Бу кызым матур булмады”, – дия иде. Әлеге сүзләр тәэсир итте: үз эчемә бикләндем. “Чыннан да, ямьсездер мин, әни белми әйтмәс”, – дип уйладым. Әмма никадәр оялчан кыз булсам да, миңа да мәхәббәт килде. Шомырт кара чәчле, коңгырт кара күзле, сүзгә бик саран булган күрше авыл егете Саматка бер күрүдә гашыйк булдым. Әй көтә дә идем соң аның белән кичке очрашуларны! Миннән дә бәхетле кеше юк иде. Ай ярым чамасы йөргәч, ул миңа өйләнешергә тәкъдим ясады. “Без бит әле очраша башладык кына, бер-беребезне белмибез дә”, – дип җавап кайтардым. Дусты белән урлап китәргә дип тә килде, әмма мин елап ялваргач, андый адымга бармады. Аны үлеп яратсам да, кияүгә чыгарга курыктым. “Тормыш итә алмам, көлкегә калырмын”, – дип тә уйладым.
Ике ел яратышып йөрдек. Соңгы очрашу сабан туенда булды. Самат белән икәү хәтфәдәй чирәм өстенә утырдык. Кинәт ул мине кочаклап алды да кайнарланып үбәргә тотынды. Эшнең тирәнгә китәсен абайлап, сикереп тордым. Оялудан, каушаудан: “Болай булгач, башка яныма килмәсәң дә була”, – дидем. Ул исә: “Ярар, сау бул”, – диде дә китеп барды һәм башка күренмәде. “Алтынга да алмашмам”, – дигән егетем мине бакырга алыштырып, башкага өйләнеп куйды. Бу хәбәрне ишеткәч, түккән күз яшьләрем дәрьяга тиң булгандыр. Күңел кичерешләрен әйтәсе дә юк. Бер егетне яратмас, беркемгә дә ышанмас булдым. Эчкерсез саф мәхәббәтем хыянәт белән төгәлләнде.
Әниемә кияүгә чыкмаячагымны әйттем. Ә ул мыскыллы елмайды да: “Минем өчен бу хурлык”, – диде. Икенче бер авыл егете Әхмәт мине ошатып йөри иде. Аны яратмасам да, әни киңәшен тотып, 25 яшемдә кияүгә чыктым. Бу минем өчен икенче фаҗига иде. Алар гаиләләре белән эчкече булып чыкты. Ата-ана, балалар бер өстәл артына утырып хәмер эчә. Китәр уем да бар иде, әни: “Кияүгә чыкмас борын аерылып, безне хур итәргә җыенасыңмы?!” – дип, юлыма аркылы төште. Шул көннән бирле эчкече ир белән гомер итәм. Ике улыбыз туды. Аларны тәрбиялисе урында, ата кеше үзе эчеп үрнәк күрсәтте. Нәтиҗәдә, балаларның аталарына хөрмәте калмады. Олы улым тәртипле, акыллы булды. Институтны тәмамлады. Икенчесе әтисеннән үрнәк алып, аракыны үз итте. Ничә эш урынына җитте, наркология бүлегендә ятып чыкты. Бүген дә эшсез, миннән акча сорап тилмертә.
Гомер буе физик эш, тынычсыз тормыш мине 49 яшемдә инвалидка калдырды. Исерек ир көен көйләп, гомер заяга үтте. Төрле әшәке сүзләр тыңлап яшәргә мәҗбүр булдым. Яшь хатын-кызларга киңәшем шул: мәңге айнымас ирләр белән гомерегезне үткәрмәгез, үзегезне дә, балаларыгызны да бәхетсез итмәгез.
Саҗидә.
Сак белән Сок кебек
Әлфия артык чибәрләрдән саналмаса да, мәхәббәтле кыз иде. Зәп-зәңгәр күзләре, тумыштан кызгылт чәче, оялчан гына елмаюы ап-ак йөзен тагын да ачып җибәрә. Салмак кына атлап йөрүе болай да төз гәүдәсен тагын да матурайта кебек. Әмма аның өчен чибәрлек артык зур роль уйнамый иде. Сокланып карап калган егетләргә дә игътибар итмәде. Укуын белде. Мәктәптә дә, институтта да яхшылар рәтендә барды, җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Ял җиттеме, өенә кайтырга ашыкты.
Кулына диплом алгач, Әлфия үз ягына кайтып китте. Дөрес, алган һөнәре буенча эшкә урнаша алмады. Тик югары белемле укытучы башка урында да югалып калмады. Хезмәттән тәм тапты, буш вакытларында китапларын укыды.
– Кызым, бар, ичмасам, дус кызларың белән урамга чыгып кер, егетләр белән таныш. Гомерең буе ялгыз калмассың бит инде, – дия иде әнисе.
– Әй, нәрсә бар соң анда? Насыйп булса, ялгыз калмам әле, – дип кырт кисә кыз.
Кайчакта: “Туйдыгыз, котыласыгыз киләме әллә?” – дип тә өсти. Кызының бу сүзләреннән Мәгъсүмә апа тынып кала.
Ел артыннан ел үткән саен дус кызлары кияүгә чыгып беттеләр, гаилә мәшәкатьләренә чумдылар. Ә Әлфия һаман ялгыз.
Беркөн боларга якын дусты Чулпан килеп керә. Үзе белән кызын да иярткән. Шундый матур, чая баласы. Чулпан гел үзе, ире, тормышы турында сөйли.
– Синең хәлләр ничек соң, дустым? Кияүгә чыкмыйсыңмы әле? – дигән соравыннан Әлфия әллә нишләп киткәндәй була. Моңарчы да ишеткән сораулары бит инде. Тик бер дә исе китми иде.
– Бик рәхәт әле. Сезнең кебек ир, каенана көйләп ятмыйм. Киенәсем килсә киенәм, барасы җиремә барам, – дип, авызларын шап каплап куйгалады. Бу юлы… “Син нәрсә, Әлфия, әллә көнләшәсеңме?” – дигән уй секунд эчендә башыннан йөгереп узды. Чыннан да, көнләшәм бит. Чулпанның бәхетеннән көнләшәм.
Күршеләре күптән бер егет белән таныштырам, дип йөри иде. Икенче көнне үзен күргәч, Әлфия: “Банат апа, теге егетең өйләнмәдеме әле? Әллә очрашып карыйм микән? Ошап куймасмы”, – диде. Күршесенең аптыраулы карашыннан оялып, күзләрен аска төшерде.
– Авыл егете бит ул. Анда кайтып яшәрсеңме соң?
– Минем кебек кызлар тора әле. Кире кайтканнары юк. Күнегермен, өйрәнермен.
Банат апа озак көттермәде. Егетне чакырып та китерде. Самат төшеп калганнардан түгел икән. Хуҗалыкның алдынгы тракторчысы, комбайнчысы, мактаулы кеше. Чаялыгы, үткенлеге дә ярыйсы. Сөйләшергә дә оста. “Эләктергәч, җибәрмим инде үзеңне. Бер күрүдән ошаттым бит”, – дип, эшне тиз тотты. Озак та үтми, өйләнешеп тә куйдылар. Һәм Әлфия авылга, каенана янына кайтып китте.
Гаилә зур. Тагын бер өйләнми картайган егет, кияүгә чыкмыйча калган кызлары, карт әби бар. “Әһә, монда өч каенана икән”, – дип уйлады яшь хатын. Тора-бара усаллыклары да сизелә башлады. “Эндәшмә, кызым, йортка чит кеше килеп кергәч, уңайсызлык булып ала инде ул. Кодагый начар кешегә охшамаган”, – диде әнисе.
Түземлеге бар Әлфиянең. Тик күпкә җитәрме?
– Самат, әйдә район үзәгенә күчик. Монда болай да кеше җитәрлек. Олыгайганчы үз оябызны булдырыйк, – дип карый иренә ул.
Тегесе әнисе белән киңәшләшкән, ахры. Кич белән каенана сүз башлый.
– Әлфия, син малайны котыртма әле, яме. Җибәрмим аны. Ул киткәч, кем печәнен, утынын ташыр? Кеше яллап эшләтербезмени?
– Өйдә булышырга кеше җитәрлек. Аларны җыеп яткырып булмый бит инде.
– Бар да үз урынында кирәк. Абыйсы терлек карый, апасы өй тирәсендә.
Эндәшми Әлфия. Сүз куертудан файда юклыгын аңлый. “Бер җае чыгар әле”, – дип, үзен тынычландыра.
Җае, чыннан да, чыга. Улы авырып, хастаханәгә эләгә. Шул китүдән фатир табып, эшкә урнашып, район үзәгендә төпләнеп тә кала.
– Аерылыштыгызмы? – дип сорыйм каршымда үз тормышын бәян иткән Әлфиядән.
– Юк, аерылышмадык, бергә дә түгел. Ул авылда, мин монда. Улыбыз бишенче класста укый инде. Я әтисе килеп хәл белә, я мин авылга кайтам.
– Акча биреп торамы?
– Быел укырга кертер алдыннан 300 сум биргән иде. Сораганым да юк, йортта төзәтәсе җирләр булса әйткәлим, булыша…
– Ә ник аерылышып, икенче кешегә чыкмыйсың соң?
– Әйбәт кеше ул Самат. Хәзер юньле ир-атны каян табасың?
Менә шулай ничә еллардан бирле Сак белән Сок кебек икесе ике якта яшиләр. Әлфия авыр булса да түзә. Самат әнисе сүзеннән чыга алмый. Ә, бәлки, теләмидер. Рәхәт бит. Хатын гаилә дигән авыр йөкне үзе тартып бара. Нигә көчәнергә?
Гөлсинә ЗӘКИЕВА.
Арча шәһәре.
Галош тәресе
Миңа бу вакыйганы хәрби хезмәттә чакта Себердән чакырылган Сабир исемле бер татар егете сөйләгән иде. Район-авыллары исемдә калмаган, әмма аның бәхетле мәхәббәт утында янып йөргән мәлләрен онытасым юк.
…Сабирның мәктәптән үк яратып йөргән кызы була. Тегесе шундый чибәр, чая һәм сылу. Галиясенең чем кара күзләре белән бер сирпеп каравы була, Сабир гүя югары уку йортында профессор каршында имтихан тоткан студентка әверелә. Коелып төшеп, бер сүз дә әйтә алмый. Авыз эченнән генә нидер мыгырдый. Йөри торгач, барысын да бергә әйтермен дигән сүзләре дә шактый җыела. Әмма кызны күрүгә, бар да эреп юкка чыга.
Клубка чыкканда да койма аркылы гына Галияне күзәтә егет. Алар капкасының ничек шыгырдап ачылуын да белә башлый ул. Аннан Галия чыгып клубка юл ала. Сабир да, тиргә батып, кыюлыгын туплап, аннан бераз арттарак калып күзәтә бара. Кире кайтканда да шул ук хәл кабатлана. Тимергә ябышырга омтылган магнит кебек, Сабир шәүләсе кыздан калмый.
Бер шимбәдә каладан кайткан Володя исемле егет Галияне өенә кадәр озатып куя бит. Ияләнгән гадәт буенча Сабир да алар артыннан тагыла. Ә тегеләр көлешә-көлешә бара, Сабирны күрмәмешкә салышалар.
Бу төнне Сабир йоклый алмый. Әнисен йомшак каз мамыгыннан ясаган мендәре дә каты булып тоела аңа. Ул, җен ачуы чыгып, Галиягә Галош кушаматы тагып куя. Дөрес, каладан кайткан теге “чыпчык колгасы” кызны башка озата килми килүен. Ә менә ул кичтә көлешеп, култыклашып кайтулары бераз аңлаешсыз кала. Сабир баштарак абруен сакларга теләп, клуб сукмагына аяк басмый, аннары бөтенләй көннәр хисабын югалта.
Армия сафларына чакыру килгәч, бөтенләй башы бутала моның. Шулай да хәрби хезмәткә китәсе көнне, ияләнелгән гадәт буенча кабат төнге сукмактан күрше кызы артыннан иярә. Бар көчен җыеп, “кызыл пәлтә”гә бер-ике сүз кушу кирәк булыр дип таба:
– Галош тәресе, башка синең белән янәшәдә була алмам инде… Иртәгәсе көннән армиягә китәм. Мөгаен, мине беркайчан яратмассың инде… Гомерем буе болай йөри дә алмам. Бәхил бул… – ди дә өенә кереп китә.
Берәр сәгатьтән Сабирлар капкасын дөбердәтә башлыйлар. Егетнең әнисе чыгып караса, Галиясенең әнисе Халидә килгән икән. “Клубтан кайтканнан бирле: “Бүген яки беркайчан да!” – дип тәкрарлый, үксеп-үксеп балавыз сыга. – Сабирны чакырыгыз әле, аңлашсыннар иде… Еллар буе кичке уенга да малаегызның тыйнак шәүләсен генә күрергә йөргән ул”, – ди.
Икенче көнне яшьлекләрендә бергә ФЗУ тәмамлаган ата һәм ана бу хәлгә карата үз фикерен җиткерә. Армиягә озату һәм никах туе бергә старт ала.
…Әйе, әйе, баштарак дустымның мондый җебегәнлегенә һәм саф сөюенә бөтенләй ышанмаска уйладым. Әмма ике яшь пар фотосурәтен кулыма алып карагач, хезмәттәшем сүзенә инандым.
“Кешенең үз бәхете тәкъдиренә язылган икән, артык тасма телләнеп йөрмә!” – дигән сүзләрен армия сафларын үткәнче сакларга тырыштым. Тик, ерак милләттәшем белән сукмаклар аерылышкач, Сабирга охшарга тырышуым әйтерсең әкияттә булган бер әдәби образга әйләнеп калды. Кем белә, бәлкем үзе кебек сабыр һәм үҗәт балалар, ир-атлар да тәрбияләгәндер әле ул горур Сабирыбыз!
Рафис ЗАҺИДУЛЛИН.
Алабуга шәһәре.
Комментарии