Ахырзаман галәмәтләре

Газетабызның 2017нче елның 1нче гыйнвар санында чыккан «Синең хатын – минем хатын» дигән мәкаләне укыдым да, миндә коточкыч нәфрәт хисе уянды.

Әлеге вакыйганың хәзерге заманда баруын һәм андагы кешеләрнең татар милләтеннән булуын да уйласак, исең китәр, чәчләрең үрә торыр. Мондый җирәнгеч тормыш алып баручы бу бәндәләргә карата «хайвани эт тормышы» дигән сүз генә бата. Аларның акылларына зәгыйфьлек килгәндер, башкача аңлатып булмый моны.

Дөрес, мондый хәлләр, әйтик, үги атасыннан яки үз атасыннан бала табучылар бихисап. Боларны ишетеп, күнегеп беттек инде, Аллам кичерсен безне. Абый белән сеңелләрнең бергә яшәүләрен дә ишеткәнем булды. Әле тагын өстәп, үземнең хәтердә йөрткән тагын бер вакыйга турында да языйм. Аны хезмәттәш хатын сөйләгән иде.

Алар – ике яшь пар, берүк вакытта гаилә корып, аралашып, кунакка йөрешеп яшәгән. Хатыннарның икесе дә бер тирәдә авырга узып, үзара аралашып, киңәшләшеп торган. Имеш, берсенең ире малай көтә, икенчесенеке кыз булуын тели икән. Бала тудыру йортына да бер вакытта керә болар. Әмма малай теләгән гаиләдә – кыз бала, кыз бала теләгәнендә малай туа. Ике яшь ана үзара гына ризалашып, балаларны алыштыралар. Гәрчә баланың читлеге имезгәндә үк аңлашылып торса да. Өйгә чит кеше баласын үзләренеке итеп алып кайталар. Тора-бара әниләр үзләренең нинди зур хата ясавын аңлый, үкенәләр дә. Шуннан бу хәлне ирләренә сөйләп бирергә һәм балаларны кире алмаштырырга булалар. Әмма ни сәбәпледер, сер ачылмый кала. Көннәрдән бер көнне коллегам мине үзләренә көндезге чәйгә чакырды. Фатирларында 25-30 яшьләрендәге улы каршы алды. Акылга зәгыйфьрәк бала иде ул. Хезмәттәшемнең ире вафат иде инде ул вакытта. Ул чакта мин әле балаларны алмаштыру вакыйгасын белми идем, хезмәттәшем аны миңа соңыннан, 10 еллар чамасы элек кенә сөйләде. Хәзер ул да вафат инде. Анда да әле мин сораулар биреп, аның тормышында казынмадым, йөрәк ярасына тимәдем. Еллар узып, шушы хакта күп уйлана торгач кына, Аллаһы Тәгалә аңа теге чактагы хатасы өчен җәза итеп авыру бала бирде микән әллә дпгән фикер туды. Ул вакыйга булган бит, ул аны миңа үз авызы белән сөйләде.

Ни генә булмасын, без – җәмгыятьтә яшәүче кешеләр – балалар өчен барыбыз да җаваплы, чөнки җәмгыятьне без үзебез тудырабыз, һәм дөрес итеп тәрбияләргә дә тиешбез. Беребез дә хатадан хали түгел, алар һәркайсыбызда җитәрлек. Балалар моны күрәләр, тоялар, авыр кичерешләргә дучар булалар.

Инде килеп, сугыш ятиме буларак, теге мәкаләдә тасвирланган геройларга мөрәҗәгать итәр идем: безнең әниләр 3-5 бала белән калып, ирләрен сугышка озатып, барлык авырлыкны үз җилкәләренә алды. Минем әни 3 бала белән 27 яшендә калган. Заман авыр, ашарга юк, утын юк, хезмәт хакы юк, налогын-заемын сорап та тормыйча язалар. Менә алар ничек көн күргәннәр икән? «Ачның күңеле икмәктә, тукның хәле хикмәттә», – диләр бит. Алар гомерләре буе толлык ачысы күтәреп, безне аякка бастырдылар. Урыннары җәннәттә булса иде.

Ә хәзер ялгызлар турында да үрнәк алырдай мисаллар китерәсем килә. Сер түгел, җәмгыятебезнең күп өлешен ялгыз хатын-кызлар һәм ялгыз ир-егетләр тәшкил итә. Хатын-кызларның күбесе ир тапмаганга ялгыз түгел. Алар – көчле рухлы, үз-үзенә ышанган, тырыш, барлык авырлыкларны да үзе генә ерып чыга торган, уңган хатыннар. Өстәвенә, андыйлар артык чибәр дә була әле. Шундый йөзек кашына торырдай хатыннар балаларын да ялгызлары гына үстереп, укытып чыгаралар, чын кеше итеп тәрбияләп үстерәләр. Әмма шушы гүзәл хатын-кызлар күпме нахак сүз, гайбәт ишетеп яшәргә мәҗбүр була. Алардан көнләшәләр, йөрәкләренә тоз салалар. Ялгызлар арасында намусларына тап төшермичә, бармак белән төртеп күрсәтерлек булмасын, балага тап төшмәсен дип, үзләренең җенси теләкләрен тыеп, сабыр итеп яшәүчеләр бихисап. Мин андыйларны оҗмах кошларына тиңлим.

Үзем дә балачакта тулы ятим калдым, үсеп, гаилә коргач та, гаиләмнән уңмадым, ялгыз гомер кичердем. Аллага шөкер, «эмблема» тагарлык түбәнлекләргә төшкәнем булмады. Ә менә шундый хәлләргә төшкәннәргә, акылыгызга килегез, диясем килә. Кылган гамәлләребез өчен дөньялыкта чакта да, ахирәттә дә аһ-һай зур җавап тотасы булачак. Һәркемгә гомер бер генә бирелә, үкенерлек итеп яшәмәсәк иде шуны.

Вәсилә АРСЛАНОВА,

Бөгелмә шәһәре

Комментарии