Сөйгән ярлар ятка кала…

Ишектәге кыңгырау тавышына Әдилә сискәнеп китте. Йөрәге нидер сизенгәндәй еш-еш тибә башлады. Кыңгырауга өч тапкыр басканнан соң гына ачарга булды ул ишекне. Ә анда… Үз күзләренә үзе ышанмады ул. Ишек төбендә 10 елдан артык күрешмәгән, тик һаман да онытылмыйча, төшләренә кереп газаплаучы беренче мәхәббәте Алмаз тора иде.

Алмаз белән Әдилә кечкенәдән бергә аралашып, дус булып үсте. Алмаз дәү әниләренә, Әдилә яши торган авылга еш кайтты. Әлбәттә, алар күрешмичә калмый иде. Дүрт буын туган да иде әле үзләре. Әдилә Алмазның кайтуын түземсезлек белән көтте. Ул кайткач, аның дөньясы түгәрәкләнә, башы күккә тия. Кичләрен сөйләшеп сүзләр бетмәде. Вакытлар үтү белән дуслык җепләре олы һәм җавапсыз мәхәббәткә әверелде. Әдилә Алмазны җаны-тәне белән өзелеп яратты. Тик Алмаз гына аңа шундый ук хисләр белән җавап бирергә ашыкмады. Кызның җавапсыз хисләре турында белсә дә, дуслыктан башканы тәкъдим итә алмады. Мәктәпне тәмамлагач, Алмаз югары уку йортына укырга керде, авылга кайтулары да сирәгәйде. Әдилә сөйгәнен күрергә хыялланып көннәрен үткәрде. Сирәк кенә булса да телефоннан сөйләшкәләде алар. Анда да кыз үзе шалтырата иде. Ике елдан Әдилә дә мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керде. Сөйгәнен очрату теләге белән урамнарын күпме урый иде ул. Тик юкка. Очрамады шул егет. Шулай да: “Кайчан булса да күрешербез әле”, – дигән өмет яшәде Әдилә йөрәгендә.

“Сөйгән ярлар ятка кала, өзелеп ярлар сөймәгез”, дип дөрес әйтәләр. Көннәрдән беркөнне ул Алмазның өйләнүен һәм кызы барлыгын белде. Әдиләнең аяк астында җир убылгандай булды, үзен-үзе кая куярга белмәде. Төне буе мендәрне чылатып, әкрен генә елады да елады. Сөйгәне белән бәйле бар хыяллары, аны күрүгә булган соңгы өмете – барысы да челпәрәмә килде.

Авыр булса да, Әдилә Алмазны онытырга тырышты. Уку йортын уңышлы гына тәмамлап, эшкә урнашты. Бөтенләе белән хезмәткә чумды. Шулай да йөрәген чеметтереп, сирәк кенә булса да сөйгәне искә төшә, төшкә кереп йөдәтә иде.

Беркөнне авылга кайтырга басып торганда, бер туктады. Шул якларга кайтучы сөйкемле егет белән Әдилә бик тиз уртак тел табып, сөйләшеп киттеләр. Исеме Рамил икән. Әдилә аралашучан, сөйкемле егетне үз итте. Шул көннән очраша башладылар. Бер генә көн күрешмәсәләр дә, сагынышып бетәләр иде. Очрашуларның берсендә Рамил:

– Әдилә, сине беренче күргән көннән үк ошаттым. Ә хәзер бик яратам. Гомер юлыбызны бергә бәйлик, чык миңа кияүгә, – дип, кызыл розалар, йөзек бүләк итте.

Бер айдан алар гөрләтеп туй ясады. Уллары туды. Рамил гаиләсен бик ярата, алар өчен барысын да эшләргә әзер. Әдилә дә ире һәм улы өчен өзелеп тора.

Беренче мәхәббәте дә онытылган кебек инде. Ә бүген ул аның ишек төбендә…

Әдилә Алмазны өйгә чакырды. Улы тыныч кына йоклый. Алар чәй эчә-эчә бик озак сөйләшеп утырды. Алмаз һаман да Әдиләне оныта алмавын, еш кына аны искә алуы турында сөйләде.

– Сине дус буларак кына кабул итә идем, Әдилә. Үземнең сиңа булган хисемне бик соңлап кына аңладым. Өйләнгәч тә, гел сине искә алдым. Синең хакта гел белешеп тордым. Кияүгә чыкканыңны белгәч тә шатландым. Бәхетле булуыңны теләдем. Инде соң булса да бел: сине генә яратам.

– Инде бик соң шул, Алмаз. Икебезнең дә гаиләбез, балалар бар. Күпме газаплардан соң булса да, бәхетемне очраттым. Инде башка очрашмасак әйбәтрәк булыр. Язмышлар шулай язылгандыр.

Бу сүзләрдән соң Алмаз әкрен генә чыгып китте. Ә Әдилә: “Сау бул, җавапсыз мәхәббәт!” – дип эченнән генә уйлады.

Үзенең уянуын белгертеп, күрше бүлмәдә улы Ислам аваз салды. Кичкә ире эштән кайтты. Әдилә аны елмаеп, ачык йөз белән каршы алды. Бергәләп утырып ашадылар, күгәрченнәрдәй гөрләшеп чәй эчтеләр. Алардан да бәхетле пар юк иде дөньяда. Ә бу вакытта радиодан агыла иде:

Кирәкми миңа бүтәннәр,

Тик син минең бәхетем.

Икенчесе, ышан, булмас,

Беренче мәхәббәтем!

Әдиләнең ирексездән күзләренә яшь килде.

Гөлинә СӨНГАТУЛЛИНА.

районы, Чыты авылы.

Комментарии