Вөҗдан газабы

(Булган хәл)

Аларның тормышы башкаларныкыннан аерылып тормады диярлек. Балачак, яшьлек мизгелләре, беренче керсез хисләр, чәчне чәчкә бәйләгән иң кадерле истәлекле минутлар – барысы, барысы да күп кенә гашыйк йөрәкләрнең язмышына тиңдәш булып, гомер йомгагы үз юлыннан тәгәри бирде. Яшәү яме, тормыш мәгънәсе булып тупырдап торган алма битле кызлары дөньяга аваз салды. Руслан белән Ританың мәхәббәтенә күпләр көнләште, чөнки аларның сөюе шулкадәр көчле иде, аларның хисләре өйләренә генә сыймыйча, тышка бәреп чыгып, кояшның нурлары кебек балкыды. Үтә кызыл тиз уңа дигәндәй, ятлар күзе тидеме, Руслан «чит бакча гөлләре»нә дә күз салгалый башлады. Ирлек дәртен шулай уңга да, сулга да бүлгәләргә җитеште. Ләкин ирендәге үзгәрешләрне сизеп алган Рита көннәрдән бер көнне мәсьәләне уртага салып, җитди сөйләшү тәкъдим итте. Бары тик сине генә яратам дип Руслан үзенә карата әйтелгән шик-шөбһәләрне инкарь итәргә тырышса да, тора-бара Ританың түземлеге төкәнде, кызын алды да, әти-әнисе йортына күченеп яши башлады. Менә шул чакта Руслан күпләрнең гомерен, тормышын җимергән хәмер белән дуслашты.

Барды ул Рита янына. Тезләнеп гафу сорады. Рита аны ике мәртәбә кичереп, тормышны кабаттан ялгарга омтылды, ләкин чир китә, гадәт китми шул, бар тырышлык, өметләр юкка иде.

Гөрләп торган тормыш бәллүр савыт кебек челпәрәмә килде. Руслан гаиләсен дә, эшен дә югалтты, башын ташлап, яшел елан кочагына ташланды. Әҗәткә батып бетте. Рита белән бергәләп корган гаилә учагын – өен дә сатарга туры килде. Әтисе күптән вафат, әнисе үзе генә яши иде. Бала – бәгыр ите бит, Хәлимә апа да улын кире үз янына сыендырды. Тәмле-тәмле ризыклар да пешереп карады бичара ана, үлән сулары эчереп тә дәвалап карады, акылга килергә үгетләп, улына күпме ялварды, ләкин файдасыз – Русланга хәмердән башка берни кирәк түгел иде.

Тора-бара исерткеч белән мие сыекланган ир кешелектән чыкты, күкрәк сөтен имезеп үстергән анасына кул күтәрә башлады. Ә ана Аллаһка ялварып, улына тәүфыйк сорады. Ә беркөнне ана улын көтте-көтте дә ишеккә бик салмый гына йокларга ятты. Күзенә йокы кермәсә дә, саташа-саташа, берничә мәртәбә төш күргәндәй итте. Шул арада исерек Русланның кайтып кергәнен сизми калды.

Ходай кичермәслек, җир күтәрә алмаслык явыз гамәл кылды Руслан шул мизгелдә. Азгын халәтен тыя алмый үзен тудырып, тәрбияләп үстергән газиз әнисен тотып көчләде ул.

Күкләр күкрәде, яшен яшьнәде. Юк ла, кыш ич әле. Мескен ананың җан иңрәве икән лә бу. Ана үкси-үкси ятактан шуып төште. Мондый хайванлыкны үз баласыннан көтмәгән иде ул. Кинәт башыннан, үзем тудырдым, үзем юк та итәм, дигән уй йөгереп узды. Хәлимә апа үз-үзен белештерми аш бүлмәсендә малларга кабак турый торган балтаны тартып чыгарды һәм улы йоклап яткан бүлмәгә атлады…

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА.

Азнакай шәһәре.

Комментарии