- 21.02.2015
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2015, №7 (18 февраль)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
«Безнең авылда бер бик матур гаилә бар. Өч килен бергә яшиләр. Күз тимәсен, бик әйбәт торалар. Килегез, күрегез, язып китегез әле шулар турында», – дип шалтыратты укучыбыз Фәнзия апа Насыйбуллина. Яхшыны кемнең язасы килмәсен?! Мөмкинлек чыгуга, без дә Алексеевск районы, Әшнәк авылына – өч киленле тату гаиләне күрергә чыгып киттек.
Яшь килен, каенана, каенананың каенанасы – менә шундый составта яши икән мактаулы Вазыйховлар гаиләсе. Йортка килеп кергәч тә, түргә – өйдәге иң өлкән кеше Суфия апа янына уздык. Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашкач, әбинең яшен сорадык. «Беркөнне берәү 82не бирде, икенчесе 87 диде», – дип елмая Суфия апа. Яшь килен Настя: «87 инде сиңа, дәү әни», – дип дөресләп куя.
Суфия апа Алексеевск районы, Мораса авылында туган. Үзе әйтүенчә, күп йөргән, күпне күргән ул. Туганнарын, ирен, ике баласын югалткан. Аның каравы картлыгы бәхетле: оныклары һәм аларның балалары янындакадер-хөрмәттә гомер кичерә.
«25тә тормышка чыктым. Ирем Камил шушы авылдан. Яшәвен Полянка авылында яшәдек. Ирем бик әйбәт кеше булды. Яшәү дәверендә син дип әйткәне булмады, карчык дияр иде. Вафат булгач, аны туган авылы Әшнәккә алып кайтып җирләдек. Мин кызым Наилә белән Казахстанга чыгып киттем. Ул анда кияүгә чыкты. Яшерен-батырын түгел, кияү молдован иде. Анаң анда берүзе тормасын, монда алып кил, дигән дә, кызым мине Молдовиягә алып килде. Анда ашханәгә эшкә кердем, шунда эшләп пенсиягә чыктым. Табак-савытын да юдым, камыр ризыклары да әзерләдем», – дип искә ала Суфия апа.
Пенсиягә чыккач, туган ягына кайтырга була ул. Ире җирләнгән Әшнәк авылына улы Наил белән килене Миңзифа янына кайтып төпләнә. Тик балалары гына озын гомерле булмый, үзеннән алда үлеп китәләр. Наилне шушы Әшнәк авылында җирлиләр, ә кызы Наиләнең үлгән хәбәре Төмәннән килә. Ничек вафат булганын да белми кала Суфия апа.
Хәзер Суфия апа ике килен белән яшәп ята. Без килгәндә, Миңзифа апа санаторийга киткән иде. Аның каравы Настя өйдә туры килде. Аңардан ике каенана белән яшәү турында тәфсилләп сораштык. Настяның бу йортка килен булып төшкәненә 9 ел икән. Фәнил белән мәктәпне тәмамлауга кавышып, гаилә корып җибәргәннәр. Берсенең мөселман, икенчесенең керәшен булуы да комачауламаган, ике як та каршы килмәгән. «Әби барлыгын белеп килдем. Аны гел өйдә тормый, кайткалап-киткәләп йөри, диделәр. Үзебез дә әби белән үскәч, әбиләрне яратам мин», – дип елмая Настя. Иренең әнисе Миңзифаны ул әни дип, Суфия апаны дәү әни дип йөртә.
«Кайсы киленегезне ныграк яратасыз?» – дип сорыйм Суфия ападан. «Миңзифа белән аерым да яшәп алдык бит, ә Настя белән 9 ел инде гел бергә. Шуңа күрә Настя якынрак. Әле беркөнне камыр ризыклары пешергән иде. Шундый тәмле! Җәннәт ашларың булсын, дип ашадым», – ди Суфия апа.
Йортта Миңзифа апаның тагын бер улы – Фәнилнең абыйсы Фаил дә яши. Ул өйләнергә өлгермәгән әле. Нәсел дәвамчылары – Настя белән Фәнилнең уллары чабышып йөри. Данилгә – 8, Данискә 5 яшь икән. Бөтен гаилә әгъзалары да: «Әрләшеп яшәмибез Аллаһка шөкер», – дип торалар. Авылдашлары Фәнзия апа: «Әшнәктә болар кебек тату гаилә башка юк. Барысы да кече киленнән тора дип саныйм. Әгәр Настя, әле анаңны да, аның каенанасын да карыйм, дип күтәрелеп чыгып китсә, бернишләтә алмас идең», – дип өстәп куя.
Китәргә дип килмәгән Кыр-Баран авылы кызы Настя. Матур итеп гомер итәргә, итәк тутырып бала үстерергә, гаилә учагын сүндерми сакларга дип килгән. Әле өйдәге әби белән генә бетми, күршедә яшәүче бер ялгыз карчыкны да карый икән. «Мин килгәндә дәү әнигә 79 яшь иде, ашарга пешерергә якын китермәде, бөтенесен үзе пешерә иде. Камырга гына тотынмыйм, анысы Миңзифа эше, дия иде. Бездә болай түгел, без менә болайрак эшлибез, дип әйтеп куя иде. Үзем яшь булгач, тыңлый идем, сез кушыгыз гына, мин эшләрмен, дип тордым. Әни (Миңзифа каенанасы) эштә булды, балалар үстерешкәндә дәү әни бик ярдәм итте», – ди Настя.
«Үземнең берәр балам исән булса, мин болар белән тормас идем. Яшьләр бит, иркенләп торырлар иде», – дип сүзгә кушыла Суфия апа. Настяның да җавабы әзер: «И-и дәү әни, кызыгыз белән Мәскәүгә киткән идегез бер айдан кайтып җиттегез бит. Бер-беребезне озак күрмәсәк, сагыныша башлыйбыз без».
Авылда калуларына да үкенми икән яшьләр. «Юллар юк, шунысы гына начар. Яшьләр шуңа күрә китә инде. Мәктәпне дә яптылар, башлангыч класслар да күрше авылда, балалар бакчасы да. Ә болай авылда бик рәхәт. Бетермәскә генә иде авылны», – ди Настяның ире Фәнил.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии