- 21.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №2 (13 гыйнвар)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Әниемнең икенче буын туганы Мөбарәк абый гаиләсе белән яңа өйләренә күчкәч бер дә барганым юк иде әле. (Күпме кунакка чакырып та бара алмагач, инде чакырмый да башлаганнар иде.) Беркөнне тәвәккәлләп, күреп кайтыйм әле дип, аларга киттем. Мөбарәк абый өйдә үзе генә иде. Алтмыш яшен тутырырга җыенып йөргән Фәүзия апа эштә.
– Бу апа берәр вакыт эштән туярмы икән, – дип әйткәнемне сизми дә калдым.
– Пенсиягә чыккач, эшләмә, өйдә генә тор дигәч, ярты ел торды микән, юк микән, – дип көлде Мөбарәк абый.
Ишле, алты балалы гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгән Фәүзия апага өйдә яту бөтенләй ят нәрсә, ахрысы. Кырык ике ел эш стажы булган апаның бүген дә эштән туктарга исәбе юк бугай әле. Фәүзия апаның кайтканын көткән арада, Мөбарәк абыйдан үткәннәре турында сораштым. Аларның бергә яшәүләренә кырык ел булды.
– Их, ялгыштым, ашыгып өйләндем, – дип үкенгән вакытларың булмадымы?
– Беркайчан да. Хәтта уйга да кереп караганы булмады. Ә менә шул вакытта тәвәккәлләп өйләнмәгән булсам, эшчән, исең китәрлек чисталык яратучы, һәркем белән уртак телне тиз табучан ягымлы яшь кыз, бәлки, бүген минеке дә булмаган булыр иде, дигән уйлар күңелгә килеп китә. Ул булмаса, тынгысыз чуар холкыма кемнәр генә түзеп яшәгән булыр иде икән.
1976нчы елда Мөбарәк абый армиягә китәргә повестка алып кайта. Шул ук көнне Фәүзия апа да аның йортына килен булып төшә. Бер ай бергә яшәп калалар. Абыйның ике елга ике тапкыр ялга кайтуын санамаганда, бер якын кешесез чит-ят арасында, шул ук вакытта килен хезмәте дә үтәп яшәүләре Фәүзия апага җиңел булмагандыр. Мөбарәк абыйның әтисе Гариф җизнинең белмәгән кешесе юк иде, шуңа күрә алардан көн саен диярлек кеше өзелмәде. Андый тормышка ул вакытларда Фәүзия апа кебек булган киленнәр генә түзәрлек иде. Ул беркайчан да ризасызлыгын белдермәде. Өйдәге бөтен мәшәкать минем өстә дип зарланып яшәмәде. Һәркем белән уртак тел тапты. Әнә шулай миһербанлы, эшчән Фәүзия апа бөтен туганнарының күңелен яулады.
Төп йортта ун ел яшәгәннән соң, 1986нчы елда туганнарыбыз Кукмарага күчеп китәләр. Икесе дә алтынчы тегү фабрикасына эшкә урнаша. Шуннан яшьләргә ике бүлмәле фатир бирәләр. 1993нче елда бер яшь тә алты айлык Регинаны алып кайткач, дөньялары түгәрәкләнеп китә.
– Кырык ел бергә яшәү дәверендә, – дип сөйләп китте Мөбарәк абый, – бер-беребезгә терәк булып, аңлашып гомер иттек. Төрле чакларым булды, йомшак якларым баш калкытканда да кичерә белде, кирәкмәгәнгә тавыш чыгарып, мине үзеннән биздермәде. Шушы гомер эчендә ир-ат күтәрә алмастай авыр хәлләрдән төшенкелеккә бирелгән вакытларда аның сабырлыгы, түземлеге «син бирешергә тиеш түгел» дип тынычландырулары алдагы көнгә өмет уятты. Инде авырлыклар артта калды, тормышыбыз түгәрәкләнде. Бүгенге көндә без бик бәхетле, мул тормышта яшибез. Бердәнбер кызыбыз Регинабыз онык бүләк иткәч, дөньябыз тагы да ямьләнде. Аның яхшы гаиләгә туры килүе дә безнең өчен куаныч булды. Аларга карыйбыз да егерме ике ел элек курыкмыйча ясаган адымыбыз юкка булмаган бит дип сөенәбез. Исән-сау яшәсеннәр.
Кызы, оныгы турында сөйләгәндә туганымны туктата торган түгел. Әйе, алар кызларын чын ярату белән яратып үстерделәр шул. Мөбарәк абый күз карашы аша яратса, ә менә Фәүзия апаның кызын ничек яратуын берничек тә аңлата алмыйм. Бер сүз белән үзебезчә әйткәндә, «ашый» иде ул аны дип кенә әйтә алам. Элек, апа мине генә ярата, дип уйлап йөри идем. Баксаң, ул һәрбер туганын нәкъ мине яраткан кебек кочаклап алып, ике битеннән үбеп: «И-и сеңлем…» яисә «И-и энем, сагынып беттем бит үзеңне», – дип, сине чын күңелдән кочаклап, аркаңнан кага-кага ярата икән бит. Туганнар арасында, минем шикелле, Фәүзия апа мине генә ярата, дип уйлап йөрүчеләр шактыйдыр. (Ул ике якның туганнарын да бер төсле ярата. Ә алар бездә «Сөбеханалла!»)
Ихлас җаны-тәне белән ярата белгән, бүген алтмыш яшен тутырган Фәүзия апа мәхәббәтле кеше. Мәхәббәт булган җирдә яшәү бар. Мәхәббәт белән яшәү бергә булганда, тормыш та матур, гомер дә озын була. Безне бу дөньяда шул кадәр күп кеше ярата дип әйтеп булмый, шуңа күрә Фәүзия апа кебек ихлас яратканнарның кадерен белеп, ихтирам итеп яшәсәк иде.
Фәридә ХИСАМОВА.
Кукмара районы, Тырыш авылы.
Комментарии