Сөйгәнем төрмәдә

Көн саен төрле мәшәкать туып кына тора. Җәһәт кенә киендем дә барасы җиремә әзерләндем. Фатирдан чыгып, бер-ике адым да атламадым, каршыма таныш кыз килеп чыкты. Янәшәдә яшәсәк тә, күптән күрешкән юк икән. Ул инде хәтәр генә үзгәргән, олыгаеп киткән.

– Ничек хәлләр?- дим.

Ул һәрвакыттагыча:

– Мин нәрсә эшләргә дә белмим, – ди.

Әйе, бу аның яраткан сүзтезмәсе. 30ның аръягында булса да, аңа тәвәккәллек җитми. Үзен әллә ни карамый да: шул ук итәк, шул ук кофта.

– Зонада утырган кеше белән тормышымны бәйләдем. Зомбилаштырган кебек йөрим, – дип сөйләп китте ул.

– Ничек? – дим аптырап. Чөнки аның тәрбиясенә һич кенә дә туры килми бу. – Тукта әле, болай урам уртасында сөйләшеп булмый бит, әйдә беседкага.

Ул миңа ашыга-ашыга эчендәгесен сөйли башлады.

– Киңәш бир миңа. Әти-әни мине гел аңламый. Өйдә гел тиргәү…

– Ничек таныштың соң аның белән?

– Үзең беләсең бит инде. Кыргый идем: өй дә – эш, өй дә – эш. Иптәш кызымның киңәшен тотып, газетага белдерү бирдем, кесә телефонын атадым. Күп кенә шалтыратулар алдым. Кайберәүләрен я мин ошатмадым, я алар мине. Соңгылардан булып ул миңа шалтыратты. Очраштык. Бер район җирендә яши. Йөз-кыяфәте башта ошамады, ә сөйләшүе йөрәгемә сары май булып ятты. Аралашу рәхәтлек бирде. Еш кына очраша башладык, я ул килә, я мин. Шундый көннәрнең берсендә аңа бирелдем. Кыз икәнлегемне белгәч, ышанмагандай кыланды. Җылы очрашулар китте, аңа ничек бәйләнгәнемне сизми дә калдым.

– Ә әти-әниең?

– Безгә ул бер генә тапкыр керде. Әнигә ул шундук ошамады. Әти дәшмәде, кысылмады. Әни миңа төрлечә үгет-нәсыйхәт бирә, тыя, әйберләремне-сумкаларымны актара-тикшерә торган булды. “Утырган кешенең күзе – малда”, – диде. Үз-үземә бикләндем, аннан башка беркем белән дә сөйләшми-аралашмый башладым. Бер килүемдә ул дусты белән иде. Хәтәр генә салганнар. Кире озатуын сорадым. Әмма ул тыңламады, ятты да йоклады. Дусты тукталышка кадәр чыгарды. Шул вакытта гына мин аның төрмәдә утырган булуы хакында белдем. Башым әйләнеп китте. Ничек әни бер күрүдә үк сизенгәндер – аңламыйм. Шәһәргә кайтып тукталышка төшкәндә, ул мине шунда көтеп тора иде. Такси белән килеп җиткән икән. Мине якындагы посадкага алып кереп, яңаклады, сукты. Хәтта буа башлады. Аллаһы саклагандыр, ничектер, исән калдым. Бу кыланмышының сәбәбе – дустыннан көнләшкән икән. Битләрем күгәреп кайту – өйдәгеләр өчен шок булды. Озакламый мин үземнең авырлы икәнлегемне белдем. Ә аны тагын бер кызны көчләргә теләве өчен 7 елга утырттылар. Баланы бик табасым килсә дә, аборт ясатырга булдым.

– Ә хәзер?

– Хәзер аның янына төрмәгә очрашуларга йөрим. Ашарга, кирәк-ярак ташыйм. Бөтен эшләгәнемне шуңа тотып бетерәм. Менә бүген дә базарга барам. Аның янына барып кайтырга уйлыйм. Бер баруымда язылыштык. Чөнки бу очракта 2-3 көн бергә кунарга рөхсәт ителә. Әни исә мине һаман да аңламый. Беркөнне сумкамны актарып, аннан язылышу кәгазен тапкач, бик көчле тавыш купты. Нигә аңламый икән ул мине? Үзе әтине тапкан, рәхәт тормыш кичергән. Менә шулай көннән-көн безнең арадагы упкын зурая гына бара. Апам да үз тиңен тапты, никах укытып бергә торалар. Ул да безнең арага кысылмый. Минем бик тә бала табасым килә. Бер тулай торактан бүлмә алып бирмәкчеләр. “Үз көнен үзе күрсен”, – диләр. Билгеле, аны һичкайчан өйгә кертмәячәкләр.

– Башка юл юкмыни сиңа?

– Юк. Мин аны яратам, бугай. Башка кеше кирәкми. Әйтергә онытканмын икән. Ул өйләнгән булган. Бер баласы – малае бар. Аңа алып барасы әйберләремне танышларыма кертеп торам. Ялгызлыктан бәргәләнгән вакытларда сыра эчә башладым. Ияләшеп тә киләм бугай. Җиңел булып китә. Ә балалы әниләргә карыйм да көнләшәм. Ә ничек күп алар хәзер…

Аңа мин ничек дип тә киңәш бирә алмадым. Аңларга гына тырыштым. Якыннары да хәленә керми бит. Ул үтәсе юлларны төрлечә уйлап карадым. “Аның белән бергә булса…”, “аннан бала тапса…”, “ялгызы калса…”. Кайсыннан китсә, бәхетле булыр икән? Бәлки, укучылар арасында киңәш бирүче табылыр.

P.S. Җәй аенда вакытлыча сату ноктасында эшләдем. Сак хезмәтенә утырып чыккан кешене эшкә алганнар. 3-4 көн үтте микән, хатыны үлде. Соңыннан ачыкланды: ире агулап үтергән. Ә төрмәдән чыкканына да бары бер атна үткән бит. Хәзер үзен эзлиләр. Бу хәлләрне күргәч, танышым өчен дә куркыныч булып китә.

Дилбәр.

Яшьлек дустым, кайда син?

Еллар үткәч, яшьлегемә кайттым,

Йөрәккәем әллә нишләде.

Яшьлек дустым күпме чакырсам да,

Каршыларга мине килмәде.

Чәчләрем дә минем ап-ак түгел,

Шомырт чәчәкләре генә күпме коелды.

Сине сагынып, сине юксынудан

Йөрәк туктагандай тоелды.

Кайларда син яшьлек дустым?

Бер мизгелгә генә күренче.

Гомер узып, инде картайсак та,

Яшәртә сөйгән ярлар беренче.

Яшьлектәге кебек йөрәк тибә,

Тота алмыйм капка келәсен:

“Тукта, зинһар, азга гына”, – диеп,

Гүя арттан йөгереп киләсең.

Сискәндереп татлы уйларымны

Шыгыр-шыгыр капка ачылды.

Кайтып булмый инде яшьлеккә дип,

Язмыш мине алга чакырды.

Рауза МӘХМҮДОВА.

Яр шәһәре.

Ялгышу

Иркәнур гаиләдә бер генә бала иде. Әнисен һәрвакытта да: “Ник андый исем куштыгыз?” – дип аптыратты.

– Әй, кызым, аңа карап кына бозык булмассың. Без сине артык иркәләмәдек, үзең дә алай булып үсмәдең, исемеңне акларсың, дип ышанам. Саф күңелле булсаң, бәхетең үзеңнән калмас, – диде ана кеше.

Укып бетергәнче Иркәнур азып-тузып йөрмәде. Ә аның белән укыганнар нинди генә юлларга басмады.

Әти-әнисе Иркәнурга дөрес тәрбия бирергә тырышты. Әтисе дә кызын гел игътибар үзәгендә тотты. Аларның иң кадерле баласы булып үсте ул. Һәрнәрсә бу бердәнбергә бик мулдан булды. Алай да ул тормышны күреп, тоеп яшәргә тырышты.

Иркәнур унынчы класска җиткәч, буш вакытларында көндәлек матбугатка да күз төшереп ала иде. Әле әти-әнисе биргән тәрбия нигезен мисаллар белән дә ныгытырга кирәк. Үзе әйткәнчә, кеше үз өстендә эшләргә дә эшләргә тиеш.

Әти-әнисе дә газета-журнал укырга яратты. Иркәнурга алар йогынтысы күчкәндер. Яшьләр темасын яктырткан язмаларга бигрәк тә игътибар бирә. Газета-журналдагы егет-кызларга багышланганнарын хыялларга чумып, яшьлек канатларында очып китәр дәрәҗәгә җитеп укый иде. Берсе кызлар сафлыгы турында. Имеш, нәрсәгә ул хәзерге заманда дип язылган, икенчесе берьюлы ике егетне яратам, дигән. Мондый дөрес булмаган карашлар белән килешә алмый иде ул. Иркәнур уйлавынча, ярату – бер кешегә карата була торган хис-тойгы. Мәктәптә укыганда ук теле укытучысы: “Иртәме-соңмы һәркемнең үз мәхәббәте табыла, аны саклый белергә генә кирәк”, – дип әйтергә ярата иде.

Һаман әнисе, укытучысы киңәшләрен тотарга тырышты кыз. Өченче курска җиткәнен сизми калды. Тулай торакта кайбер кызлар үз юлларын инде сызгалап ыргытты. Бала төшерергә барып кайтучылар да булды. Кыскасы, өч ел эчендә аңа күпне күрергә туры килде. Тырышып укуын дәвам итте. Иптәш кызлары турында гайбәт сөйләмәде, тормышларына тыгылмады. Ул үз мәхәббәтен көтте.

Иптәш кызы Сәкинә Иркәнурны дискотекага чакырды.

– Барасым килми, Сәкинә. Укыйсым бар, – диде ул.

– Һаман уку да уку. Бераз ял итеп ал инде, болай да беркая йөрмисең.

– Ярар, күндердең…

Башта Сәкинә белән бергә биеде. Аннан соң зәңгәр күзле, кара чәчле бер егет аны биергә чакырды. Ул үзе дә әллә нишләп китте. Әллә Аллаһы Тәгалә, чыннан да, миңа мәхәббәтемне җибәрдеме, дип уйлап куйды.

Берничә минут дәшмичә генә биеделәр.

– Исемегез?

– Иркәнур.

– Ир-кә-нур, – дип сузды егет. – Сез бик иркә кыз буласыз инде ул вакытта.

– Юк, ялгышасыз, бервакытта да иркәләнергә яратмадым. Әти-әни дә артыгын иркәләмәде. Менә шундый исем кушканнар инде.

– Ярар, болай шаяртып кына әйттем, мин Камил булам.

Бер-ике тапкыр әйләнгәч, алар бер-берсе белән күптәнге танышлар шикелле сөйләшә башлады. Камил Иркәнурны үзенә кысты, кыз каршылык күрсәтмәде.

Дискотекадан Иркәнур Сәкинә белән кайтмады, аны тулай торакка кадәр Камил озатып куйды. Ике көн дә үтмәде, Камил розалар күтәреп, Иркәнур бүлмәсенә килеп керде.

– Әйдә урамга, бераз һава сулыйк, – диде Камил.

Иркәнурны култыклап алырга рөхсәт сорады. Алар ярымкараңгы урам буйлап атлады, сөйләште, көлеште. Студентлар тормышы турында да әңгәмә читтә калмады.

– Вакыт бара, керергә кирәк, укыйсым бар. Ә сез өегезгә кайтыгыз. Тыныч йокы, – диде Иркәнур егеткә.

– Дөрес әйтәсез, Иркәнур туташ.

Сүзсез калдылар. Ә Камил Иркәнурны үзенә таба тартты һәм сизмәстән аның кайнар иреннәренә үрелде. Кыз югалып калды. Әле аның беренче үбешүе иде. Иркәнурны ток суккандай булды. Бу хәлне ул аңлата алмый иде…

Вакыт күпме булгандыр, Иркәнурның күңеле анда түгел иде. Бу мәхәббәтен ничә язлар көткәндер. Югыйсә болай дулкынланмас иде. Кыз, мәхәббәт бүләк иткәне өчен, язны тагын да ныграк яратыр моннан соң. Ул төндә Иркәнур күзенә йокы кермәде.

Иркәнур белән Камил пар килгән иде. Иптәш кызы Сәкинә дә бу турыда әйткәләде. Студент елларының матурлыгын, күңеллелеген Иркәнур нәкъ менә Камил белән бергә булуында тойды. Егет килгән саен кызга бәйләм-бәйләм чәчәк бүләк итте, аңа тирән хисләрен белдерә иде.

Көзгә кергәч, Иркәнур янына Камил килми башлады. Нәрсә булды? Мәхәббәтне аяк астына салып таптадымы әллә? Ышанмый кыз. Яз көне генә, сине яратам, дип ант иткән иде бит. Ничек ышанасың?!

Беркөнне Сәкинә Камил турында күңелсез хәбәр китерде. Үзләре тора торган тулай торак янында егетне икенче кыз белән күргән. Иркәнур бу хәбәрдән үзенә урын таба алмады. Бәлки, килер әле, дип күңелен юатырга тырышты. Бу Иркәнурның беренче саф мәхәббәте иде. Күңелсезләнеп тә йөрде, елап та алды, көтә-көтә күзләре талды. Килмәде Камил. Укудан кайтканда кыз барысын да үз күзләре белән күрде. Тыны кысылды, йөрәге еш тибә башлады.

Камил янында басып торучы кыз икенче төркемнән Ландыш иде. Аларның бер-берсенә көлешеп карап торуы Иркәнур күңеленә тынгылык бирмәде, болай да яралы йөрәгенә учлап-учлап тоз сипкән шикелле булды.

Вакыт уза торды. Иркәнур диплом алып, соңгы эшләрен башкарып йөргәндә, Камил атылып килмәсенме?!

– Иркәнур, зинһар, гафу ит! Ялгыштым, – диде ул.

– Ялгышкан кеше үз-үзен гафу итсен. Минем бер катнашым да юк. Сиңа булган мәхәббәтнең көле генә калды.

Иркәнур шулай әйтте генә, чөнки сер бирәсе килмәде. Камилгә карата булган хисләре суынып бетмәгән иде әле. Горурлыгы гына тотып тора. Аның Камилгә әйтәсе сүзе күп, аларны ничә айлар уйлап йөргән иде бит. Теге Ландышның “төнге күбәләк” икәнен белгәч, Камил айнып киткән. Ә Иркәнур бирешмәде. Күңеле чиста, мәхәббәте ихлас бит аның. Нәрсә генә булса да, Иркәнур Камилгә ышана иде. Бу дуслыкның өзелүенә үзен дә гаепле санады ул.

…Еллар уза торды. Иркәнур мәхәббәтен табып кияүгә чыкты. Балалары туды.

Ә Камил Ландышка өйләнгән булган, эчә башлаган, урамда үзен таптаткан. Иркәнур бу хәбәрне ишеткәч: “Әй, Камил, син бит беренче мәхәббәтем идең, ялгыштың, кадерлем, беркемгә дә булмадың”, – дип уйлады.

Әйе шул, Камил беркемгә дә булмады.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Комментарии