- 20.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Фаил – мишәр егете. Мишәрләргә хас чаялык булмаса да, бик тырыш, эшчән егет ул. Гел гаиләсе өчен тырыша, ял көннәрендә дә акча эшли. Тик гаиләсендә генә көн дә ызгыш-талаш.
… Фаил Юля белән интернетта таныша. Ул вакытта егетнең әле яңа гына институт тәмамлаган һәм хәрби хезмәткә китәргә әзерләнеп йөргән чагы. Юля белән дә дусларча гына аралашалар, ара-тирә шалтыратышалар. Беренче күрешүләре дә Фаил хәрби хезмәткә барып кайткач кына була. Шул очрашудан бар да башланып китә дә инде.
Егет үзенең бөтен буш вакытын Юляга багышлый, аны бүләкләргә күмә. Кыз да сөйгәнен игътибарсыз калдырмый. Көн саен диярлек, тәмле ризыклар белән сыйлый, егетнең фатирын чисталыкта тота. Ярты елдан артык очрашып йөргәч, Юля үзенең авырлы булуын белә. Яшьләр туй ясый. Әмма Юля никах укытмый. «Мин урыс кызы, сез татарларның «штучкаларын» яратмыйм», – ди яшь хатын, иренең үгетләүләренә дә карамыйча. Фаилгә моңа күнәргә генә кала. Никахсыз тормышның юньлегә илтмәвен егет аңлый. Мондый гаиләнең бәхетле булуына да шикләнә ул…
Тугыз айдан Фаил белән Юляның кызлары туа. Фаил гомере буе кыз үстерергә тели. Аңа Айсылу дип исем кушарга хыяллана. Бала туып, исем кушу турында сүз чыккач, Юля бу юлы да иренә каршы төшә. «Минем кызым колхоз хатыны исемен йөртмәячәк! Надя дип кушабыз! Бетте-китте!» – ди ул өйдә җәнҗал куптарып.
Оныгы тугач, Фаилнең әнисе бик авырып китә. Шуңа да ир үз хатыны белән исем кушу турында талашып ятарга теләми. Каенанасы ике атна хастаханәдә ятуга карамастан, Юля ирен әнисе янына хәл белергә дә җибәрмәскә тырыша. «Әниең сине миңа каршы котырта! Телефоннан шалтыратканың җиткән, барып йөрмә янына», – дип гел иренә тукып тора. Бу вакытта инде яшь гаилә Юляның әти-әнисе белән яши торган була.
– Икәү генә яшәгәндә, безнең гаиләдә бар да әйбәт иде. Эштән кайткан җиремә җылы ризык көтеп тора, өйдә тыныч, рәхәт. Эштән соң Юляны сагынып кайта идем. Аның әти-әниләре белән яши башлауга, бар да үзгәрде. Һәр көнне өйдә талаш. Иртәнге алтыда эшкә чыгып китәм, өйгә кайтмас өчен инде менә икенче эш эзли башладым. Хатыным пешергән ризыкны инде соңгы тапкыр кайчан ашаганымны да хәтерләмим, гел әнисе эштән кайткач пешерә. Кызыбызга 11 ай гына әле, ә Юля инде, өйдә утырып туйдым, дип гел минем теңкәгә тия. Эшем яхшы, акчалы, шуңа да кайвакыт ял көннәрендә дә эшләргә туры килә. Ә хатыным мине син көне буе руль артында гына утырып йөрисең дип битәрли. Әйтерсең лә, акчаның ничек эшләнгәнен белми ул! Нишләргә дә белмим инде. Әнием белән телефоннан сөйләшкәнне дә яратмый хәтта. Авылга ярты елдан артык кайткан юк. Гәрчә, туган авылым Казаннан 100 чакрым ераклыкта гына булса да.
Юля белән әллә кайчан аерылышкан булыр идем, тик кызымны үлеп яратам. Үзем әтисез үстем, шуңа да әни белән генә яшәүнең нинди авыр икәнен беләм мин. Тик Юляның характерын да озак түзә алмам шикелле. Аның белән бәйләнеп, ашыктым бугай мин, ялгыштым… Башкаларга да киңәшем бар: кешене белеп бетермичә, ашыга-кабалана гаилә корма. Соңыннан үкенерлек булмасын!
Менә шундый гаилә тарихы. Дөресрәге, гаиләнең башлангыч чоры. Ә аның дәвамы булырмы, юкмы – билгесез! Фаил, яхшылап якыннан белмәгән кыз белән гаилә корып бер ялгышса, урыс кызына өйләнүе – икенче ялгышы. Бәлки, катнаш никахлар арасында бәхетле парлар да бардыр, сүз дә юк. Әмма дин дә, милләт тә аерым булган гаилә барыбер бербөтен була алмыйдыр ул. Егет кешенең кыз өендә яшәве дә яшь парлар арасында низаг китереп чыгара. Шуңа да мөмкинлек бар икән, әти-әниләрдән аерым торырга кирәк. Ә мөмкинлек юк икән, ул мөмкинлекне тудырырга тырышырга. Чөнки таркалган гаилә яңадан төзелсә дә, элеккечә бөтен булмаячак…
Сәлимә ЗАРИФ.
«Мин ялгыштым ахры, мин ашыктым»,
Комментарии