Без кая барабыз?

Без кая барабыз?

Александр Пушкин: «-кызны күпме генә өйрәнсәң дә, ул сиңа гел яңа яктан ачылып торыр», дигән. Дөрестән дә, -кызның уенда ни икәнен белү бик кыен.
«Сөяркәмне шашып яратам« (№8, 27 февраль, 2013 ел) язмасының һәр юлын, һәр җөмләсен игътибар белән укып, анализлап чыктым. Дөрестән дә, соңгы елларда хатыннар ирләренә ешрак хыянәт итә башлады. Кияүгә чыкканда бергә гомер кичерергә, иренә тугрылыклы булырга вәгъдә бирә. Ә ирләр исә шул сүзләргә ышана. Кияүгә чыккач, хатын-кыз иренең бөтен якларын да тикшерә башлый. Әгәр дә ире салкын булса, өйгә акчаны аз алып кайта башласа, өстәвенә юньле-башлы сөйләшмәсә, хатын сулга йөрү турында уйлый башлый, чөнки аңа җылылык, кайнар хисләр җитми.
Йолдыз да, ак күлмәк киеп туй ясаганда, Аллаһ каршында никах укытканда вәгъдәләр биргәндер. Ә хәзер? Никахына да, хәләл иренә дә төкереп бирә ул! Азгынлыгын йөгәнли алмаган, намусын, вөҗданын югалткан. «Бәхет кошы» тоттым дип, үзен «Йолдыз» ясап, ни йөзе белән газетага мөрәҗәгать итә бу хатын?!
Мәңгелек мәхәббәт тотрыклы гаиләдә генә була ул. Безнең әти белән әни 63 ел гомер иттеләр. Хатынның әти-әнисе 65 ел бергә яшәделәр. Үземнең уртанчы апа җизни белән – 50 ел, кече апа җизни белән 55 ел бергә гомер иттеләр. Бер-берсенә хыянәт итсәләр, шул гомер бергә була алырлар идеме икән алар?
Йолдыз, сезнең кебек хатыннарны гафу итмиләр! кеше хатынына чит ирләрне «туендырып» йөрсен өчен түгел, ә ныклы гаилә төзеп, балалар үстереп, тәрбияләп, картлыкны да бергә каршылар өчен өйләнә. Акылыңа кил, сеңелем! Үкенерсең, соң булыр!
Рафаэль САЛЬМУШЕВ,
Казан шәһәре.

Синдәйләрдән Ходай сакласын!

«Сөяркәмне шашып яратам« (№8, 27 февраль, 2013 ел) язмасы мине бик нык уйланырга мәҗбүр итте. Хат авторы хыянәт итүе турында шундый азарт белән, «тәмләп» язган ки, карт бабаңнарның да сулга йөрү теләге тугандыр, мөгаен!
Сез, хыянәт итүче ирләр хатын-кызларга караганда күбрәк, дип язасыз. Сезнең кебек себерке хатыннар булганда, ничек инде хыянәтче ирләр аз булсын ди?! Йолдыз, сез үзегезне көчләү турында шундый бирелеп бәян итәсез, көчләнгән хатын-кыз болай эшләмәс иде. Димәк, сез үзегез теләп бу эшкә баргансыз, дигән нәтиҗә ясыйм мин. Мондый хатыннардан Ходай үзе сакласын!
Хәйдәр САБИТОВ,
Әлмәт шәһәре.

Ир бирмәк—җан бирмәк…

«Сөяркәмне шашып яратам« (№8, 27 февраль, 2013 ел) язмасын укыгач, уй-фикерләремне язмый булдыра алмадым.
Синең исемең Йолдыз түгел! Йолдыз ул төнлә кешегә якты юл күрсәтүче. Ә кеше исә эше белән яктырта. Хатын-кыз иң беренче гаилә җылысын, гаилә учагын сакларга тиеш. Никахлы ирең була торып, ничек итеп, сөяркәмне яратам, дип шулай мактанып яза алдың?! Тормыш бозып, кешенең гаиләсен җимерүче себерке хатыннарны күрә алмыйм мин! Ирне – ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын. Күрәсең син иреңә тиешенчә игътибар күрсәтмисеңдер, үзең дә бәлки дөрес тәрбия алмагансыңдыр. Ирләрне гаепләмим, чөнки аларны нәкъ менә синең кебек ярымшәрә йөрүче оятсыз хатыннар аздыра. Ир кеше ул бала-чага кебек, гел карап кына торырга кирәк үзләрен. Син бөтен җылыңны сөяркәң янында калдырып кайтасың да, ничек итеп кайткач иреңнең күзенә туры карый аласың?! Оятың кайда синең? Ике кешене дә алдалап, бәхетле булырмын дисеңме? Сөяркәңнең хатынын алдавыңны бәхеткә санама. Ул сабыр, тыныч хатынның рәнҗүе төшә күрмәсен үзеңә. Терелтә алмаслык авырулар килә күрмәсен.
Кеше ирен мактап, үз иреңне бөтенләй юкка чыгаргансың. Оятсыз син! Ирләребез булмаса, без, хатын-кызлар гына нәрсә эшли алабыз соң? Бер авырлык күрсәтмичә, тормыш арбасын көн-төн ирләр тарта. Йолдыз, син минем сүзләргә үпкәләмә, ләкин тормышта гел мәхәббәт уены уйнап кына яшәп булмый. Акылыңа кил! Син бит зина кылучы, зиначы! Иреңнән гафу үтен дә, мулла чакыртып никахыңны яңарт, ирең гафу итсә, билгеле. Мин аның урынында булсам, гафу итмәс идем. Ир өстеннән ир тоткан кешене ана дип тә әйтеп булмый. Чит ир белән чуалып, син балаларыңның үскәнен дә сизми каласың бит. Бу хыянәтеңнең гөнаһы балаларыңа төшәр дип тә курыкмыйсыңмы?!
Өлешеңә тигән көмешеңне кадерләп яшәргә кирәк. Сөяркәләр эзләмәгез, үзегез дә башка гаиләләрне бозмагыз. «Йөргән» ирләргә дә әйтер сүзем бар. Хәзер әллә нинди авырулары булган хатыннар бик күп. Зинһар, йортыгызга чир ташымагыз! Матур гаиләгезне саклап, балаларыгызга үрнәк булып яшәргә тырышыгыз, соңыннан оятка калырга булмасын.
«Ике хатынлы тормыш» (№6, 13 февраль, 2013 ел) язмасына карата да үз фикеремне языйм әле. Улым, үзеңә 39 яшь, 2 балам, хатыным бар, дигәнсең. Нәрсәгә сиңа ул себеркеләр? Алар бит кесәңне чистартырга гына теләүчеләр. Син язган хатын да ярты байлыгыңны тартып алып, гомер буе синең эшләгәнеңне кимереп ятарга җыенган бер күсе генә ул. Хатыным белми дип язасың. Хатының белә! Акыллы кеше эченнән генә сыза. Балаларың әлегә яшь, менә балалар белсә, бик авыр булыр…
Үз башымнан узганны гына әйтәсем килә. Бала йөрәгенә олы җәрәхәт ясама, тизрәк ташла, язмышыңны үзгәрт! 39 яшькә кадәр ярты гомерең икегә бүленеп үткән: чит илгә бару, фатир алу, бала табу. Ул сөяркә ирне көтеп утыра гына белә ул. Керен юасы юк, ашарга пешерәсе юк. Килгәч елмаеп кына тора ул себеркеләр, ничек акчасын күбрәк савып, нинди кыйммәтле киемнәр алырга, диеп план коралар. Бәхетле яшисең килсә, күкләрдә укылган никахлы беренче хатыныңны сакла, якла! Ирләрне аздыручылар, ник сез бер дә оялмыйсыз?
Әниемнең башыннан бик күп сөяркә күрүләр үтте. Бик авыр кичерде ул аларны. Әниемнең дәү әнисе, әллә үләсен белеп, әллә олыгайгач киясе килмичә, колагына үзенең әнисеннән калган кыйммәтле, затлы алкасын киерткәндә дә шушы сүзләрне әйтә: «Кызчыгым, син мин туган көнне – июльнең 8ендә туган. Бу алкам – сиңа бүләгем», – ди Чәйния әбисе. 6 яшемдә минем колагымны тишкәч: «Колагың төзәлгәч көмеш алка алып кигезәм, ә мин картайгач, син дә кызыңа шундый алка киертерсең. Минем кебек үк, ул да июльдә туар», – диде. Миңа ул алканы кияргә насыйп булмады. Әтинең Кама Тамагы районы, Кече Кариле авылындагы себеркесе колагымнан салдырып алды да, бүтән бирмәде. Гомерем буе үкенеп яшәдем, әнигә шундый алка алып кигезә алмадым, очрамады… Түзсәң түз, түзмәсәң шартла.
Улым, сиңа 39 яшь түгел, икеләтә бүленеп яшәү 78 яшькә җиткерә тиздән. Ир сүзе бер булырга тиеш, ташла себеркеңне, аның үз хатыныңнан бер җире дә артык түгел. Үзенә икенче ир тапсын, гаиләгезне күп кимергән инде. Фатиры, машинасы бар дигәндәй… Елына икешәр тапкыр чит илләргә чыгып йөрүләре дә очсыз түгел.
Шулай булгач, сезнең гаилә арасына кысылудан туктасын! Аның урыны җәһәннәм. Ирләрне гаепләмим. Барысына да хатын-кызларны гаеплим. Хәзер хатын-кызлар эшләргә яратмый, ничек кенә булса да байларның башын әйләндерергә тырышалар. Үзләре шулай сөяркә булып яшәүне кулай күреп, акча савалар. Җитәр. Булды, нокта куярга вакыт. Балаларың үскәч нәрсә диярләр? Аларга үрнәк әти-әни кирәк. Хатын-кызның күңеле сизә ул иренең йөргәнен, ул җүләр түгел. Гаиләне саклар өчен беренче хатын бар көчен куя. Без адәм балалары белмибез бу кунак дөньяның бик тиз үткәнен. Ир-егетләр, шуның өчен, сәламәтлегегезне саклагыз, хәзер бит төрле авырулар да бар, ул сөяркә сезне хатыныгыздан аерып бик җиңел үзенә каратканны, икенче сөяркәсе дә булуы ихтимал. Ничек итеп әйтсәм дә, тиз арада, чын ир кеше җавабын бирергә ашык. Ике дә уйламыйча, мәхәббәт уены уйнарга җитте, диген дә бетте-китте. Сөяркәң янына килеп: «Мин үземә гомерлеккә дигән берне таптым, син дә үзеңә тап. Минем барлыкны оныт, бала табарга сорамадым, сиңа булышып ярты малымны саегайттым», дип матур гына саубуллашып араңны өз. Балаларың, гаиләң алдында гафу үтен.
Әни генә түгел, 6 яшьтән мин дә сөяркәнең кем икәнен белеп үстем. Язсаң, бер китап ул. Улым, өз араңны, сиңа мал бүлешергә себеркеләр кирәкми. Үпкәләмә миңа, мин, бәлки, иске карашлымындыр.
Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА,
Лаеш районы, 25нче совхоз бистәсе.

Комментарии