Үтенечем бар

«Гафу итәрлекме?»(«Безнең гәҗит», №14, 11 апрель, 2012) язмасын укыгач, сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Шул мәкаләнең авторы булган Илнурның тулы адресын күрсәтсәгез иде. Мин ул язманы ничә кат укыганмындыр, белмим, һәр укыганда күз яшьләремне тыя алмыйм. Ана йөрәген шулай тирән аңлаучы ир бала да булыр икән?! Бу вакыйгаларны ана кеше язса да, шулкадәр йөрәккә үтәрлек итеп яза алмас. Минем бу игелекле бала белән аралашасым, аны үз күзләрем белән күрәсем, эчемне бушатасым килә. Авырсынмасагыз, бу үтенечемне канәгатьләндерү өчен, газетаның бер почмагы да җитәр иде.
Ул язмага куелган усал рәсем дә йөрәгемне әрнетте. Уклау тотып төшкән хатын каенанадыр инде ул. Юк, мин андый усал түгел, балаларымны да бик яратам, шул юашлыгым аркасында, кадерсезлиләрдер инде мине. Каенаналарны андый усал итеп күрсәтмәсәгез иде…
Гөләндәм апагыз.
РЕДАКЦИЯДӘН. Хөрмәтле Гөләндәм апа, язмаларга битараф булмавыгыз, «Безнең гәҗит»кә булган хөрмәтегез өчен зур рәхмәт.
Без сезнең үтенечне канәгатьләндерергә бик теләр идек, ләкин бу мөмкин түгел. Монда берничә каршылык бар. Беренчесе: язма авторы адресын сезгә генә түгел, безгә дә күрсәтмәгән. Хат интернет аша алынды. Илнур әлеге хатны укыр да, сезнең үтенечне аяк астына салып таптамас һәм тулы адресын безгә язып җибәрер дип уйлыйбыз.
Икенче каршылык: автор үз адресын газета битләрендә күрсәтергә теләмәгән икән, язма басылып вакыт узгач та, аның ул хокукына каршы килеп, язма авторын фаш итә алмыйбыз. Шулай да, без ул адресны сезгә телефон аша хәбәр итә яки хатка язып җибәрә алыр идек. Тик монда өченче каршылык килеп туа. Сез җибәргән хатта телефон номерыгыз да, хәтта кире адресыгыз да күрсәтелмәгән. Әгәр кыенсынмасагыз, тулы адресыгызны язып, телефон номерыгызны күрсәтеп, безгә тагын бер кат хат язып салсагыз иде. Алга таба безгә хатлар язганда, әгәр «адресым редакция өчен генә» дип куйсагыз, ул газетага бирелми.
Рәсемгә килгәндә, аны йөрәгегезгә якын алмагыз. гына димәгән, җир йөзендә уклаулы киленнәр дә байтак. Анысын инде һәркем үз каланчасыннан чыгып бәяли. Сезнең усал булмавыгызга да ышанабыз.

Комментарии