Хатынга туймас карт

Ерак юлга чыкканда яхшы әңгәмәдәш очраса күңелле була. Ниләр белән генә уртаклашмый кеше чит-ят, таныш түгел юлдашы белән. Әллә кайчаннан бирле күңелнең иң тирән, иң серле почмагында посып яткан, күптән булган хатирәләр баш калкыта, үзе турында искә төшерә. Рәхәтләнеп, алдын-артын уйламыйча, нинди бәя бирерләр икән дип борчылмыйча, кеше күңелендә бар булганын ачып сала. Хәтер капчыгын төбеннән тотып селки, чөнки юлдашы белән кабат очрашмавын белә. Миңа да юлдашым шулай күңелен ачты, ул ханым үзен таныса, үпкәләмәс дип уйлыйм, чөнки исемен үзгәрттем.
Диләрә ханым дүрт ул үстереп, югары белем бирә. Өчесен өйләндереп, башка чыгаргач, өч бүлмәле фатирда ялгызы яшәвен дәвам итә. Кече улы укыган җирендә эшкә урнашып, шунда төпләнеп кала. Ире белән аерылышканга 9 ел үткән, күңел яралары төзәлгән. Дин юлына басып, 53 яшендә намазга өйрәнә, өч ел мәдрәсәдә белем ала Диләрә ханым. Дөньясы түгәрәк, әмма ялгыз булуы гына борчый.
Ике ел, һәр намаздан соң, Аллаһы Тәгаләдән: «Мөселман кешесе белән очраштыр, кавыштыр», дип сорый һәм теләге кабул була да. Тик бу кеше сүзендә тора белмәүче булып чыга.
Ул бер зур авыл мулласы, 48 ел бергә гомер иткән хатыны яман чирдән вафат булган. Хәләленең кырыгы үтүгә, мулла бабай үзеннән 15 яшькә яшьрәк Диләрә ханымны, матур вәгъдәләр биреп, үзенә кияүгә чыгарга ризалаштыра. «Мулла бит, ышандым», – ди . Никах укыталар. Диләрә ханым шәһәрдән авылга кайтып яшәргә риза була. Матур гына торалар. Бабай имам вазифасын башкара, Диләрә ханым мәчетнең бер бүлмәсендә авыл әбиләренә Коръән уку кагыйдәләре – тәҗвид гыйлемен бирә. Хатынның күңеле артык үсеп китмәсен өчен, ир кимсетергә җаен чамалап кына йөри. Бабайның яшәү урыны бик кечкенә – кече улы элекке йортны сүтеп алып, шул урынга салган ике катлы коттедждагы 9 кв. метрлы бүлмә. Йокы да шунда, китап уку, намаз уку һ.б.
– Абыстай, үләр алдыннан, йортны балаларына бүләк итү турында рәсми кәгазьләр әзерләп, иреннән шуларга имза куйдырткан. Бичара абыстай эшләр ничек буласын сизгәндер, алдан ук балаларының тыныч тормышын хәстәрләп куйган. Урыны җәннәттә булсын, чын ана эше бу, намаздан соң догадан калдырмыйм, – ди Диләрә ханым.
Хәләленең кырыгы үткәнче үк бабай янына әбинең ахирәте килеп кунгалап йөргән. Дин әһеленең никахсыз үткәргән төннәре балаларына бик авыр булгандыр. Әниләренең кырыгы көнне өйләгә кадәр Коръән ашы булгач, өйләдән соң ир теге кунып йөргән хатын белән никах укытам дигәч, өч улы да каршы килгән. Тиз арада танышлары аша Диләрә апаны димләп, никах укытканнар. Мулла бабайга хатын гына кирәк булган, ул беркайчан да хатынның балалары белән аралашмаган. Хәтта Рамазан аеның ифтар ашына да Диләрә апаның якыннарыннан берсен дә чакырмаганнар. Өй хуҗасы – кече килен, монда чит кешеләр кирәкми, дип кырт кискән.
– Монысы соңгы тамчы булды, үз фатирыма кайтып киттем. Кече киленнән күп кимсетүләр күрдем, түздем, – дип сөйли юлдашым.
Өч айдан соң, бабай, имамлыгын ташлап, елап-ялварып, Диләрә ханым янына килгән. «Шәһәр фатирында яшәү кыен булыр, сагынырсың», – ди аңа хатын. «Синсез тора алмыйм, яратам», – дип күндерә ир. Ел ярым шәһәрдә яшиләр. Хатын аны балаларына, туганнарына, дусларына кунакка алып бара, ә ир кайсыбер туганнары белән таныштырмый да. Үз җаен гына көйләтә. Ул арада бабайның элеккеге хатынының туганының ире үлә, җирләргә мулла абзый үзе генә кайта. Тол калган хатын белән үзара килешкәннәр, күрәсең, бабай анда еш кайтып йөри башлый. Хатын-кыз йөрәге сизенә инде ул. «Гарьләндем, җирәндем», – ди Диләрә апа. Ни үлгәненнән, ни тере хатыныннан оялу юк, гөнаһ җыеп йөрмәсен дип, рәхмәтсез ирне кире авылына озата ул. Гомер буе тормыш авырлыкларын үзе чишәргә өйрәнгән ханымның йөзеннән нур бөркелеп тора, минем белән сөйләшкәндә дә елмаеп-көлеп, үткәннәр турында җиңел ирония белән искә алды ул.
– Хөрмәт итмәгән кеше белән яшәве авыр. Бу яшьтә инде мәхәббәт булмады. Бары ялгыз каласым килмәде. авыл бабаена яшь шәһәр хатыны белән яшәве авыр шул. Һәркем үз тиңен эзләп табарга тиеш. Хәзерге хатыны белән яшьтәшләр, тигезлектә яшәсеннәр, – дип тәмамлады ул сүзен. Сәфәребез дә ахырына якынлашты.
Инде бу вакыйгага ике елдан артык вакыт үтте, өчен яздым. Ә Диләрә апага үз тиңен очратып, тормыш коруын телим.
Камалия.
Казан-Яр Чаллы.Хатынга туймас карт , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии