- 20.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №19 (16 май)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Автобуска утыргач, ике кызга игътибар иттем. Берсенең тәртибе кешечә түгел иде. Икенчесе – курчак шикелле, үз-үзен тотышы да икенче. Пассажирлар өчен бу кызлар күзәтү объектына әйләнде. Матур, акыллы кыз иптәшен тынычландырырга тырыша, кызып-кызып нидер аңлата иде. Шулай уйланып бара торгач, үз тукталышыма килеп җиткәнмен икән. Чыгарга дип кузгалгач, мин күзәтеп барган кызлар да ишеккә юнәлде. Җиргә төшеп басуым булды, кызларның берсе миңа мөрәҗәгать итте:
– Әй, бабай, синдә тартырга бармы?
– Мин тартмыйм, кызым.
– Начар бу, бабай. Тартыгыз! Барлык чын ирләр дә тарта!
Бу кызлар бер якка, мин икенче якка китеп бардым. Әлбәттә, бу «болганчык» кызның шулай әйтүе, акыл сатуы үзе турында матур уйлар калдырмады.
…Шәһәрдә эшемне тәмамлап, үзебезнең бистәгә кайтырга дип тукталышка килеп бастым. Теге кызларның икенчесе белән автобуста урыныбыз кабат бергә туры килде. Рәсимә (исеме үзгәртелде) сүзгә саран булып чыкмады.
– Мәктәптә без Рәйхана белән бер парта артында утырдык, – диде Рәсимә. – Хәзер исә икебез ике уку йортында укыйбыз, моңа кадәрле соңгы очрашуыбыз да күптән булды кебек. Дус кызыбызның авылга кайтмавына да байтак. Бер көнне, Бауман урамы аша үткәндә, аракы эчеп, тәмәке тартып, бөтен урамны шау-гөр китереп кәефләнеп торучы яшьләр арасында таныш йөз күрүемә үзем дә ышанып бетмәдем. Беренче карашка таныш та булмаган, килешсез киемле, тузган чәчле, кыяфәтсез кыз – дустым Рәйхана иде. Бу кыяфәттә аны беренче генә күрүем түгел. Соңгы вакытта бик үзгәрде, ул бит авыл кызы, авыл һавасы сулап үскән. Шуннан килеп «шәһәр күлмәге» кидеме, әйтүе авыр. Бу юлы инде мин аны күрмәмешкә салышкан идем, ул мине үзе күреп алды. Авызында тәмәке, күзләре калайланган. «Кая барасың, Рәсимә? Ашыкма, туктале», – диде ул, урысчалатып. Аның җөмләсенең күп өлеше сүгенүдән генә тора. Ни булган аңа? Гаиләдә дә аңа шундый начар тәрбия бирергә тырышмадылар. Дөрес, ул гаиләдә бердәнбер бала. Ә без – өчәү. Аны күреп аптырап калдым. «Илле сум биреп торчы», – дип акча сорады. Бу очрашуыбыз май ахырында иде. Җиңле кофта кигән, энә белән теткәләнгән кан тамырлары, буш күз карашы… Рәйхана наркотиклар куллана башлаган.
Сез аның тәртибенә иртә белән игътибар иткәнсездер. Без көтмәгәндә очраштык. Ул иртүк дуслары янына кунакка бара. Анда «кәефләнү»… Әй, алардан ни көтәсең, абый? Безнең белән укый башлаган «текә» наркоманнар да укуын ташлады. Авыл, шәһәр яшьләрен дә наркоманлык «тота».
– Сез бу якта торасызмы?
– Әйе, кызым.
– Мин дә монда гына, күрше йортта, абый. Сау булыгыз.
Без икебез ике якка юл тоттык.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ.
Казан шәһәре

Комментарии