Юкәләр язмышы

Юкәләр язмышы

Мин язларны яратмыйм! Язын җаннар актарылып, күңелнең асты өскә килә. Табигатьтә дә, кешедә дә шулай. Пычраклык, күңелсез кичерешләр өскә калкып чыга сыман…

Түбән Кама шәһәренең «Төзүчеләр» урамы 50нче йортка күчеп, бер ел узгач, шул ук елның көзендә йорт тирәсенә агачлары утыртып киттеләр. Әйләнә-тирәдә төзелеш булу сәбәпле, юкәләрнең берсе генә, безнең аш бүлмәсе каршындагысы гына яңарды.

Көтеп алган ял көнем иде. Пәрдәләрне киң ачып куйдым да, тәрәзәдән сокланып, урамга карап утырам. Эш көнемдә караңгыда китеп, караңгыда кайткач, мин бу манзараны сагынып көтеп ала идем.

каршында юкә үсә. Әйе, үсә, Аллага шөкер. Аңа чыпчыклар килеп куна. Бер кечерәге, кыланчык кыз кебек, иң нечкә ботакка кунган була. Юкә ботагы сыгылып ук төшсә дә, чыпчык очып китми, нык кына очып, шунда тирбәлеп утыра. Афәрин, юкә!

Тагын бер ел узды, юкә ныгыды, як-якка ботаклар җибәрде. Шулай бер иртәдә, юкәмә карап, уйланып торганда күрәм: ул чәчәк аткан!

Мин инде тәрәзә аша аның тәмле исен тоямдыр кебек булды. Күңелем күтәрелеп китеп, җырлыйсым ук килә башлады. Күз тидерүдән куркып, сирәк кенә карап үттем үзенә.

Җәйге кич. Плитә тирәсендә кайнашам. Ашарга пешерергә куйдым да, тәрәзәгә бактым. Юкә янындагы йортның уртанчы подъезды янында бер хатын кемнедер озатырга чыккан иде. Бераздан, кабат күзем тәрәзәгә төшеп, аңсыз калдым: әлеге күршем юкәнең бөтен чәчәген җыеп, иң югары ботагының башын сындырып, очындагы соңгы чәчәкләрне өзеп ята иде!.. Җәй көне генә ире вафат булган бу өлкән хатынның болай эшләвенә аптырап киттем. Юкәгә карасам, йөрәгем әрни башлый. Шулай итеп, бөтенләй тәрәзәгә карамас булдым…

Еллар узды. Юкә озак вакыт чәчәк атмады. Кыш буе яныннан песнәкләр китмәде. Шулай да, ул бер елда үсеп, калынаеп китте, як-якка ботаклар җибәрде һәм шау чәчәккә күмелде!

Беркөн эштән кайтып, плитә янында басып торганда, күзем тәрәзәгә төште: юкәнең ботаклары сынган, як-якка асылынып тора. Экскаватор белән чокыр казыганда, чүмеч белән эләктергәннәр икән дип уйлап куйдым. Ялгышмаганмын. Безнең йорт каршындагы тар гына урында 10 катлы йорт салып яталар. Шунда газ, су кертеп, халыкны янә бер кат җәфалап йөрүләре иде. Чокырлар күмелде, юкә дә иркен сулап куйды кебек.

Яңа язлар килде. Яңа сулышлар ачылды. Беркөн кибеттән тиз генә ипи алып чыгып килгәндә, аякларым туктап калды, хәтта чүгеп тә куйдым. Тәрәзәбез каршысында үскән зур бөдрә юкә юкка чыккан! Мин аңыма килеп, көч-хәл тотына-тотына өйгә кердем. Үз күзләремә ышанмыйча, аш бүлмәсенең тәрәзәсеннән карыйм: юкәне төбе-тамыры белән алып, җирне тигезләп куйганнар иде…

Юкәне югалтып, бер ел үткәннән соң, Казанга күченеп киттек. 19 гыйнвар – минем туган көн. Тышта зәһәр салкын, тәрәзәләр каткан. Шул көнне урнаштык без яңа фатирыбызга.

Яз җитте, тып-тып тамчылар тама башлады. Шулвакыт, ни күрим: аш бүлмәсенең тәрәзәсе каршында күккә ашкан ике төз агач үсеп утыра. Берсе – тупыл, берсе… бөдрәләнеп үскән юкә! Күп тә үтмәде, ул куе яфракка, бераздан шау чәчәккә күмелде.

«Бу юкәне Салих бабаң шушы йортка күчкән елны утыртты», диде яңа күршем Әминә апа. «Пенсиягә чыккач, тирәсе җыештыручысы булып эшкә керде ул. Күз карасы кебек карап үстерде. Янына дусты Хәлил тупыл да китереп утырткач, үсә алмас диеп курыккан идек. Бер-берсенә сыенып үстеләр дә киттеләр. Әнә бишенче катка менеп җиттеләр инде…»

Юкәне күршедә яшәп киткән мәрхүм Салих бабай утырткан һәм саклый алган. Минем өчен саклаган диярсең! И язмыш…

Миңсәрия. Казан.

Комментарии