22 көнлек гаилә

22 көнлек гаилә

Хак Тәгалә һәрнәрсәне парлы итеп яраткан. Кошлар да ике канат белән оча, елганың да ике яры бар. Кояш баеса ай калка, начарның да яхшысы бар. Кешеләр дә шулай ярлы, парлы итеп яратылганнар. Тик ул парыңны табуы гына бик читен шул. Кемдер үзенә тиң кешене эзләп илләр гизә, юллар үтә… Юллар үткән чакта еллар уза. Шулай гомернең узганын да сизмичә, гомер көзенә ялгыз гына кергән җаннар да бар бит. Ә күңел дигәнең һаман нидер көтә, өмет итә. Күзләребездә һәр кешедә нәкъ менә сиңа гына карап торучы, сине генә яратучы күзләрне эзли. Кемдер таба, икенчеләр исә тапканнан соң да югалта. Ник бер кушылган парлар шулай аерылыша икән ул? Нигә Ходай чәчләрне бер бәйләгәч, ике кешене ике ярга алып ташлый? Аңламассың… Язмыш дияр идең, һәр кеше үз язмышын үзе төзи дигән гыйбарә дә бар. Бер-берсенә «Яратам!» дип антлар эчкән, гомергә бергә булырга вәгъдәләр биргән парлар шул матур вәгъдәләрне онытып, бер-берсенә ямьсез сүзләр әйтеп аерылышалар… Вакыт үткәч, элеккеге сөйгәннәр үзләренә яңа ярлар да таба, тик йөрәктәге җөй барыбер төзәлми, үзен сиздереп тора. Кешеләргә карата ышаныч бетә, һәр кешедән, хәтта инде ярата башлаган яңа ярыңнан да гел шикләнәсең.

Резеда белән Ниязның туенда утырган кунаклар да бу парның аерылашачыгына һич кенә дә ышанмагандыр.

… Егет белән кыз, моннан дүрт ел ярым элек, Казанның төнге клубларының берсендә таныштылар. Резеда ул кичне иптәш кызының туган көнен бәйрәм итәргә килгән иде. Кап-кара, калын, озын чәчләрен иңенә туздырып салган, чия кебек кызыл күлмәктән төнге клубка килгән кызга бик күп егетләрнең күзе төште. Резеда гына аларны күрмәмешкә салышты, дәшсәләр дә, шаяртып, яннарыннан китеп барды. Төне буе биеде кыз. Аның һәр хәрәкәте сыгылмалы гәүдәсенә бик килешеп тора иде. Нияз кызны бу кичтә ычкындырмаска уйлады. Резедага исә барыбер иде.

Таң сызылып килә, яшьләр өйләренә таралыша башлады. Нияз Резеданы өенә кадәр кайтарып куярга тәкъдим итте, кыз да каршы килмәде. Резедаларның өе янына кайтып җиткәч тә егет аны бик озак кертмичә, сөйләштереп торды, телефон номерын сорап озак җәфалады. Кыз гына «бирешмәде».Нияз да нык торды, икенче көнне Резеда яши торган йорт янына кич кабат килде. Тик кыз гына күренмәде.

Өч айдан, Резеда белән Нияз кабат шул ук төнге клубта, очраклы рәвештә генә очраштылар. Күптәнге танышлар сыман күрешеп, сөйләшеп утырдылар. Аннан егет Резеданы өенә кайтарып куйды. Бу юлы инде кыз телефон номерын да бирде. Икенче көнне Нияз аны кинога чакырды. Шулай очраша башладылар. Тик егет нишләптер гашыйк булудан курка иде. Өч ай очрашканнан соң гына ул үзендә Резедага карата җылы хисләр уянуын сизде. Ничек тә булса бу кыздан ерагаерга кирәк дигән максат куйды. Эшем күп дигән сылтау табып, кыз белән очрашулардан кача башлады. Шалтыратулары да сирәгәйде. Хәтта кыз эзләп тапмасын өчен, эш урынын да алыштырды. Резеда да эшнең нәрсәдә булуын аңлады булса кирәк, ялынып, ялварып йөрмәде. Тик ул Ниязны инде ярата башлаган иде, шуңа да ничек тә үзенә кайтару, кире очраша башлау планын уйлап йөрде. Тормыш очраклыклардан гына тора дигән берәү, Резеда белән Нияз да очраклы рәвештә генә кабат очраштылар. Резеданың туган көненә әтисе җиңел машина бүләк итәргә уйлады. Машина сайларга дип барган кибеттә, Нияз өлкән сатучы булып урнашкан иде. Кызны күргәч, йөрәгендә инде сүнеп бетте дип йөргән хисләр кабат кабынды. Резеда аны үзенә кунакка чакырды. Кабат очрашулар, төнге Казан урамнарында кулга-кул тотынышып йөрүләр, татлы үбешүләр башланды.

Ниязга Резеданың характеры ошамый иде. Кыз төскә-биткә чибәр булса да, аның кулыннан бер эш тә килмәгәнлеге ачыкланды. Тормышта туган бөтен мәсьәләләрне дә әтисе яисә абыйсы чишәргә тиеш дип саный иде Резеда. Нияздан да шуны таләп итте. Сорамады, үтенмәде, ә нәкъ менә таләп итте. «Син кеше, минем егетем, димәк син миңа ярдәм итәргә тиешсең!» дия иде ул. Нияз исә баш ияргә теләмәде, ирлек горурлыгы алай эшләмәскә куша иде егеткә.

Бер аерылышып, бер кушылып, өч ел вакыт үтеп китте. Резеда туй турында сүз кузгата башлады. Нияз да инде укуын тәмамлаган, әйбәт җиргә эшкә урнашкан, аягына баскан, гаиләсен туендырырлык акча эшли башлаган иде. Резеданы да чынлап яратты ул. Беренче тапкыр аерылышулары Ниязның мәхәббәттән куркуы аркасында булса да, тора-бара Резедасыннан башка яши алмаганын аңлады. Тик кыз гына көннән-көн үз характерын ныграк күрсәтә барды. Кешене никадәр генә яратсаң да, гел нервыда уйнап торса, аңа карата үзеннән-үзе суынасың икән ул. Шуңа да карамастан, егет сөйгәненә бер генә тапкыр да хыянәт итмәде, башка кызлар белән чуалмады.

…Туй көнен билгеләделәр. Ниязның, якыннары, туганнары белән генә, әйбәт ресторанга кереп, кечкенә генә туй үткәрәсе килә иде. Ә Резеда исә киресенчә, әкияттәге кебек купшы туй турында хыялланып яшәде. Шуның аркасында бер талашып алдылар, ахырдан Нияз барыбер күнде. Резеда ничек тели, шундый зур туй үткәрәсе иттеләр. Резедага да 500 мең сумга төшкән туй бәлки үзенә кирәкмәгәндер дә, тик аның дус кызлары янында:«Менә мин нинди егетне эләктердем! Менә ул миңа нинди туй үткәрә!» дип бераз мактанасы килде.

Икенче талаш балдаклар аркасында булды. Кияү белән кәләш алтын сата торган кибеткә туй балдаклары алырга бардылар. Ниязның әтисе, үз балдагы кечерәйгәч, башканы алып кигән иде. Шуңа да ул балдакны улына бирде. Нияз да шул балдактан йөрергә риза иде. Резеда исә тагын тавыш куптарды. «Балдаклар пар булырга тиеш!» дип, кечкенә балалар кебек аяк тибеп үзенекен тукыды. Бу юлы да Нияз кызга каршы бармады.

Инде билгеләнгән көн якынлашты. Ике як та туйга хәзерләнә иде. Чыгымнарның барысын да кияү ягы үз өстенә алды. Шуңа да кәләш акчаны рәхәтләнеп, уңга-сулга сипте. Туй сәяхәте турында да алдан кайгыртып куйды. Туй узуга, Нияз белән Резеда Төркиягә очарга тиеш иде. Кызның кыланмышлары турында егет бик озак уйлап йөрде. Туйга өч көн кала, бәйрәмне кичектерергә кирәк дигән фикергә килде. Кияүнең әнисе генә улын юмалый-юмалый бу уеннан кире кайтарды. «Туйга кунаклар да күп чакырылган, кичектерү матур эш түгел инде, улым», – диде ул. Нияз әнисенең сүзен тыңлады.

Туйлар узды. Туй сәяхәте дә артта калды. Яшь парга кияү ягыннан дүрт бүлмәле фатир бүләк иттеләр. Яшьләр шунда яши башлады. Атсыз бармагына балдак кигәч, Резеда тагын да «азды». Һәр көн саен диярлек өйдә тавыш чыгара иде. Ә бер көнне әйберләрен җыйды да, әнисе янына кайтып китте. Шул рәвешле Ниязны бераз куркыту иде аның максаты. Егет кенә нык булды, минем гаебем юк, кирәк булса кайтыр дип уйлады. Резеда кайтмады. Шуннан соң Нияз аерылышырга гариза язды. Бер айдан соң аларны аерып та куйдылар. Бергә яши башламас борын, яшьләр икесе ике ярда калды. Нияз белән Резеда гаиләсе республикада гына түгел, илебездә дә иң аз яшәгән гаиләдер, мөгаен. Чөнки алар бергә бары 22 көн торып калдылар.

Бу очракта кем гаепле? Резеданың начар характеры, комсызлыгымы? Әллә Ниязның кызга күп очракта буйсынуымы? Бәлки бу язмыш ялгышы гынадыр?

Сәлимә ЗАРИФ

Комментарии