Бала төшертүчеләр арта

Республика клиник хастаханәсенә бала төшерергә берсеннән-берсе яшьрәк кызлар килә. Хәтта 14 яшьлекләр дә мондый юлга бара. Бу хатын-кызларның киләчәктә әни була алуы да икеле, ди табиблар.

Статистик мәгълүматларга караганда, 18 яшькә кадәр булган кызларның теләксез балага узуы аркасында сабыен үтерү очраклары көннән-көн арта. Республика клиник хастаханәсендә эшләүче Зөлхәбирә Фатыйхова балалар арасында мәктәптә үк аңлату, кисәтү эшләре алып бару аксый дигән карашта. Ул болай ди:

– Безгә хәтта 15-16 яшьлек кызлар да килә. Мәктәп балаларының яшьли җенси тормыш белән яши башлавы бик борчый. Бала төшертергә килгән 16 яшьлек кызы 12 яшеннән ир-ат белән мөнәсәбәткә керүен әйткән иде. Моңа кадәр 14 яшендә бала төшерткәне булган икән инде. Беренче операциядән сәламәтлегенә зыян килмәгән, ә хәзер киләчәктә аның әни була алуы икеле.

Мәктәпләрдә балаларга аңлату эшләрен 9-10 сыйныфтан гына түгел, 12 яшьтән үк, ягъни 6 сыйныфтан ук алып барырга кирәк. Кызларга гына кагылмый, бу хакта малайларга да сөйләргә. Чөнки ир-атларны да баласыз калдыручы сәбәпләр күп.

Фатыйхова әйтүенчә, атна саен 2-3 балигъ булмаган кыз карынындагы баласыннан котыла.

Статистика саннарына караганда, Республика клиник хастаханәсендә бала төшерүләр кимегән. Табиблар исә: “Кимемәгән, киресенчә, бала төшертү арта”, – ди. Хәзер бала төшертү өчен түләүле хастаханәләргә мөрәҗәгать итәләр. “Анда анализлар бирү дә җиңелрәк, кайбер очракта бөтенләй кирәкми дә”, – ди табиблар. Шуңа да бала төшертү, тикшертү түләүсез булган РКБга кызлар кимрәк йөри башлаган.

Кемнәрдер теләксез узган балаларыннан үзләре котыла, икенчеләре хыялланса да, балага уза алмый. Сәбәпләр төрле.

– Безнең хастаханәләрдә балага уза алмау проблемасы белән мөрәҗәгать итүчеләрнең саны бик күп. Яшь вакытта кызлар киләчәкләре турында уйламыйча аборт ясый. Ә кияүгә чыккач, кайберәүләргә тулы бәхете тәтеми: балага уза алмый. Шунда гына аларның 15-16 яшьләрендә бала төшерткәннәре искә төшә. Төрле кызның организмы моңа төрлечә җавап бирә. бөтенләй бала таба алмый торган булып калырга мөмкин. Без, яралгы 12 атнага кадәр булганда, аборт ясыйбыз. Бу вакыт эчендә баланың йөрәге, аяк-куллары, гәүдәсе формалаша, УЗИдан караганда ул кулларын селкетеп сәлам бирә инде. булсам да, ничә атналык булуга карамастан, бала төшертүне гөнаһ дип саныйм. Аборт ясаучы башка булса, үзем ясамаска да тырышам, – ди -гинеколог Зөлхәбирә Фатыйхова.

Хәзер яшь кызларны әни булу күркәмлеге җәлеп итми. Әле алай гына да түгел, әхлаки җинаять тә кылалар – баласын үтертәләр.

Мөселман дине дә, православие дә хатын-кызның бала төшертүен җинаять белән тиңли, иң зур гөнаһлар рәтенә кертә.

– Бала төшертү – кеше үтерү белән тигез гөнаһ. Дин ягыннан бу, гомумән, тыела. Аллаһы Тәгалә баланы ике кешегә бүләк итеп җибәрә бит. Бу мәсьәләдә кайбер галимнәрнең фикерләре бар. Әгәр хатын-кызның сәламәтлеге нык булмау яки авыруы булу сәбәпле бала табу аның тормышына куркыныч тудырса, шул очракта гына ул баладан котыла ала”, – ди “Болгар” мәчете имамы Марсель Сабиров.

Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА

azatliq.org Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?!”

Онытылмый беренче саф мәхәббәт

Гомер җырдагыча, сизелмичә, күренмичә уза да китә икән. Без дә үзебезнең кордаш, яшьтәш, якташлар белән клуб, кибетләрдә түгел, Өлкәннәр көнендә очраша башладык. Очрашып, күрешеп хәл-әхвәл белешкәч, ил башындагыларның да тетмәсен тетеп алабыз, яшьлегебез дә искә төшә. Күптән түгел танышым белән сөйләшеп утырдык та аның беренче мәхәббәте турында газетага язып, конкурста катнашырга булдык.

Мин танылган шәхесләргә бай булган ягыннан. Җырчы Рөстәм Закиров белән кечкенә бер елга буена урнашкан өч Пошалымның Урта дигәнендә, бер чишмә суын эчеп үстек. Авылым табигате дөньяга гаме булмаганнарның да күңел кылларын тибрәтә торган.

Сугышның икенче елында җидееллык мәктәпнең беренче сыйныфына укырга кердем. Аякта юкәдән үргән яңа чабата, өстемдә апа-абыйлардан калган бишмәт. Теләк бер – белем алып кеше булу. 5-6 классларда укыганда, авыл клубында концертлар куеп, өлкәннәр кул арасына керә башладык. Иң зур хезмәтебез – дәресләрдән соң басуда ашлык башаклары җыябыз. Менә шул вакытта үземнән ике сыйныф түбән укучы Ф.гә күзем төште. Төрле сәбәп табып, тирәсендә кайнашам, игътибарын җәлеп итәргә, аның янында ешрак булырга тырыша башладым. Бу инде балалык хисләремнең мәхәббәткә әверелүенең беренче баскычы булгандыр.

Бервакыт башак җыеп килдек тә тапшыра башладык. Күрәм, Ф.нең башаклары башкаларныкына караганда азрак. Аны уңайсыз хәлдә калдырасым килмәде, үземнекен аныкына илтеп куштым. Нәтиҗәдә Ф.неке иң күбе булып чыкты. Аны мактадылар – үземнең дә күңел булды. Рәхмәт йөзеннән башкалар күрмәгәндә генә ул миңа карап елмайды. Миңа башка бернәрсә дә кирәк түгел иде.

Икенче юлы концерт алдыннан репетиция ясаганда, ул таеп егыла язды. Вакытында җитешеп, аны кулыннан тотып калдым. Ничек куануымны күрсәгез иде. Бик бәхетле идем бу минутларда. Ниһаять, ул да игътибарымны сизде. Башка балалар күрүдән куркып, сакланып кына миңа елмайганда, үземне алтын кош тоткан кебек хис итә идем. Ф. сәхнәгә чыгуга, халык алдында үзем чыгыш ясыйммыни, дулкынланам, йөрәк дөп-дөп тибә башлый. Шигыренең сүзләрен онытмаса ярар иде, башкалардан матуррак биесен иде, дип аның өчен кайгыра идем. Чыгышыннан соң янына барып, кулыннан тотып җылы сүзләр әйтәсем, тәненә орынасым килсә дә, ул вакытта ярамады. Йөрәге белән сөюемне тойса да, аны шашып яратсам да, “ул шул егет яки кыз белән йөри” дигән сүз чыгудан куркып, бер-беребезгә якын килеп сөйләшмәдек.

7 класста укыганда, әниләр белән печән урырга чыктык. Күзләрем белән һаман аны эзләп, зиһенем таралган булгандыр инде, көтмәгәндә, сул кул бармагым уракка тиеп киселде дә кан ага башлады. Хәлемне сизгән Ф. тиз генә бака яфрагы табып, кулъяулыгы белән бармагымны урады. Авыртуны сизәрлек хәлдә идеммени соң мин бу минутларда?! Ул минем кулны озаграк тотып торса иде, дип теләдем. Яра төзәлүгә, урманга барырга атлыгып торуыбызны сизгән әниләр дә безнең халәтне аңлады, ахры. Еш кына безне аланга печән урырга алып баралар иде. Ә Ф.нең ярамны бәйләгән кулъяулыгын озак вакыт саклап йөрттем.

Мәктәпне тәмамлап, Арча педагогика училищесына укырга кердем. Аның белән бик сирәк очраша идек. Шулай да аларның өе каршындагы эскәмиядә, аның янәшәсендә йомшак кулларын тотып утыру бәхетенә ирештем. Ачлы-туклы укып йөреп, атна саен 20 чакрым араны узып шимбә авылга кайта идем дә, сөйгәнемне күреп, дүшәмбедә таң атканчы китәргә юлга чыгам. Юл буе аның зифа буен, зәңгәр күзләрен, йомшак җылы кулын, үбеп карамасам да иреннәре балын, җылысын, сулышын тоеп барып җитүемне сизми дә кала идем. Бер-беребезне өзелеп сөйсәк тә, хисләребез, уртак уйларыбыз да безгә ярдәм итә алмады. Бергә булу насыйп булмады. Училищены тәмамлап, укытучы булдым, авылда калдым. Ул КАИ тәмамлап, шәһәрдә эшкә урнашты. Белүемчә, ул үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыккан, әмма гаилә тормышында бәхетле булмаган. Үз тормышымнан зарланмыйм, хатыным мине ихтирам итеп яшәде, балаларны үстереп олы юлга чыгардык. Өлкән яшьтә булуыма карамастан, бала чактагы беренче мәхәббәтемне еш искә төшерәм. Картайган көндә сабый вакытта үлеп гашыйк булган беренче мәхәббәте белән гомер кичерүчеләр күпкә бәхетледер, мөгаен.

Кордашы сөйләгәннәрне

Суфиян МИНҺАҖЕВ язып алды.

Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?!”

Ничек килде – шулай китте

Җәйге җылы кичләрнең берсе. Син мине озатырга ризалык сорадың. Әлбәттә, ризалаштым: син чибәр, акыллы, йомшак, ягымлы, эшчән авыл малае идең… Бер-ике атнадан миңа очрашырга тәкъдим ясадың.

Ул көнне ничек шатланганымны белсәгез… Урамга йөгереп чыгып кычкырып җырлар дәрәҗәгә килгән идем. Көн саен минем белән идең: нинди матур сүзләр, беркайчан да онытылмаслык мизгелләр… Чын-чынлап бәхетле иттең! Шул арада гашыйк булырга да өлгердем.

Авылга кунакка гына кайтып йөри идем. Мөмкинлек булган саен шунда ашкындым. Бу җәйнең дә ахыры килеп җитте.

Мин киттем, син көн саен шалтыратып тордың. Ә бервакыт дүрт көнгә каядыр югалдың, элемтәгә кермәдең, трубканы алмадың. Бер көнне төнлә белән шундый эчтәлекле смс килде: “Мәхәббәт ничек килде, шулай китеп тә барды…”

Ничек инде алай?! Әле дүрт көн элек кенә бу кеше миңа “яратам” дип әйткән иде. Башка сыймаслык нәрсә бит бу!!! Җавап язмадым. Үз-үземә бикләнеп яши башладым, көннәр буе уйларым синең турында гына иде. Ничек сине башымнан алып ташларга соң?! Шалтыратасы, миңа кайчандыр якын тавышыңны ишетәсе килә иде. Ярар, миңа дигән кеше түгелдер инде дип, синең хакта уйламаска тырыштым, бар вакытымны, игътибарымны укуга бирдем. Ләкин барыбер кайчак күзгә әче яшь килә иде. Авылга кайтканда син мине күреп, икенче яктан әйләнеп китә идең.

Салкын, ялгыз кышлар үтте. Җәй тагын авылга кайттым. Синең сәлам дигән бер сүзең дә миңа өмет, яңа канатлар бүләк итте. Кайтып биш көн узгач, миңа хатлар яза башладың, гафу үтендең, яңадан очраша башлавыбызны сорадың. Синең турыда уйламаска тырышсам да, барыбер ярата идем. Син шулай дигәч, күзләрем тагын бәхет белән тулды, яраткач, берничек тә кире кага алмадым. Миңа: “Теге чактагы кебек булмаячак, курыкма”, – дип сүз биргән идең. Җәй ахырында араларыбыз бераз бозылды. Шәһәргә кайткач, инде шалтыратучы да булмады. Үзем язгаладым сиңа, кайчак җавабы да булмый иде.

Инде икенче тапкыр шул ук кармакка кап әле син…

Бер кеше белән дә юньләп аралашмыйм. Бик каты үзгәрдем. Нишләттең соң син мине, мәхәббәт?! Күпме кайгырдым, борчылдым, әмма һаман да синең турында уйлыйм, сагынам. Кайчан сүнәр бу хисләр учагы?! Инде яратасы да килми, тик нишлим соң? Һаман шул ике ел элек булган кичләрне күз алдыма китерәм. Дус кызларым “Килер әле мәхәббәт, тагын килер”, – диләр, әмма монысы китмичә, яңасы килеренә шикләнәм…

Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА,

10нчы мәктәпнең 10 сыйныфы укучысы.

Алабуга шәһәре.

Мәхәббәт

Кол Гали дә язган ул хакта,

Гомәр Хәйям җавап эзләгән.

Сөю нәрсә? Сорау берәү,

Җаваплар күп, алар меңләгән.

Берсе әйтә – бәхет, шатлык;

Икенчесе – борчу вә газап.

Борчулары, шатлыклары белән

Йөрәкләрдә яши бик озак.

Мәхәббәт ул – серле сандык,

Кыен аңа ачкыч табуы.

Ике йөрәк берсен-берсе сөеп,

Гыйшык утларында януы.

Гомәр ШАКИРОВ.

Әтнә районы, Иске Җогып авылы.

Комментарии