ТӘРӘЗӘЛӘР НИ СӨЙЛИ…

ТӘРӘЗӘЛӘР НИ СӨЙЛИ…

Якын дустым Галимә тугызынчы катта яши. Моннан 30 элек Киров районыннан күченеп килә алар кварталга. Ул чакта кооператив йортлар төзү модада иде, азрак хәлләре булганнар шушы ысул белән торак алды. Дустымның ире хастаханәдә эшләгәнлектән, фатирга чиратка басу әллә ни авыр булмый Шәмсетдиновлар гаиләсенә. Мәктәп укытучылары, табибларга кооперативларга кергәндә ташламалар каралган иде. Киров районындагы баракларның берсендә яшәүче дустыма яңа фатирга күченеп килү тормышындагы иң бәхетле мизгелләрнең берсе булып уелып кала.

– Карале, дустым, бүген үзенә күрә бер түгәрәк дата икән ич. Гөбәдия пешердем, төрле бәлешләрне дә мулдан әзерләдем, сыйланырга кил. Барлык ахирәтләрне дә чакырдым, озаклама, – дип, матурлап дәшкәч, тәкъдимне кабул итеп, кунакка чыгып киттем.

– Нәкъ менә өч дистә ел элек күченеп килгән идек бит бу йортка, – дип башлады сүзен Галимә дустым, бар да җыелышып беткәч. – Ниләр генә узмады башкайлардан, кемнәрне генә югалтмадык әлеге чорда. Яхшысы да, яманы да булды инде, тормыш бит… Күченеп килгән минутлар әле бүгенгедәй хәтеремдә. Бер ел буена көн саен идән юдым шатлыктан. Эштән йөгереп кайтуга, чиләк-чүпрәкләремә ябыша идем. Соңрак ирендерә башлады инде, аннары рәхәт тормышка та күнегелде. Еш кына тәрәзәдән карарга ярата идем, тугызынчы каттан үземне «бензоколонка королевасы» итеп тоемлап. Бервакыт шулай, кичкә таба тәрәзәдән бакканда, каршы йортка күзем төште. Анда бер ир кеше бинокльдән мине күзәтеп маташа. Ә бит тәрәзәләрдә никадәрле язмышлар, күпме тормыш мизгелләре «язылган». Тик аларны «укый» белергә генә кирәк. Тугыз катлы каршыдагы йорттан бөтен нәрсә дә бик яхшы шәйләнә. Тәрәзәләрдән утыз ел буена күзәткән язмышлар, тормыш мизгелләре хакында сезгә дә бәян итәргә булдым.

АКЛЫ-КАРАЛЫ КИНО

Үзем белән бер югарылыкта булгач, әлеге гаилә гел күз уңында булды. Яшь кенә ир кечкенә кызы белән генә яши, әниләре бер дә күренми. Шушы хакта борчылып, бик беләсе дә килгәнгә, күзләрем буш вакытта гел шунда «буталды». Сабыйның уйнавын күзәтү мизгелләре үзе бер кызыклы шөгыль икән! Бөтен кайгылар онытылып тора, балачак искә төшә.

Баланың әтисе иртүк нарасыен ашатып, киендереп бакчага озата да, үзе мотоциклга утырып эшенә элдерә. Ике еллар чамасы шулай үзләре генә яшәгәннән соң, ара-тирә әлеге тәрәзәдә яшь кенә хатын-кыз да күренгәли башлады. Ханым кызның әнисе булып чыкты. Сәрхүшлеге аркасында аны ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр икән. Бу хакта кибеттә чиратта торганда (талоннар заманасы бит!) кызның әтисе сөйләде. Шул көннән башлап, без аның белән дуслашып киттек. Бик кирәк чакларында кызы Эльмираны бездә дә калдыргалап торды Харис.

Кызын бик яратты, кадерләде әти кеше. Беренче мәртәбә укырга җыенганнарын да аша күзәтеп, мәктәпкә кадәрле диярлек күзләрем белән озатып калдым аларны. Кичләрен дәрес әзерләү мизгелләре турында да тәрәзәләр «сөйләде». Шушы ук тәрәзәләр аша әтисенең Эльмираны ашарга пешерергә, кер үтүкләргә, идән юарга, хәтта бизәнергә өйрәтү мизгелләрен дә күзәттем. Бервакыт мин каты авырып киттем: үт куыгындагы ташларым кузгалды. Шулчак Харисның киңәшләре бик файдалы булып чыкты. Өянәк вакытында ул миңа чөгендер согы эчеп торырга кушты. Бер атнадан пал-пала дигән үлән төнәтмәсен тәкъдим итте. Чыннан да, күршемнең киңәшләре бик үтемле булып чыкты, мин тиз арада терелеп, аякка бастым. Менә шушы көнгә кадәрле Харис күршем өйрәткәнчә башка авыруларымны да дәвалыйм…

Эльмира бишенче сыйныфка күчкәч, Харис фаҗигале рәвештә дөнья белән бәхилләште: мотоциклда барганда аны зур йөк машинасы бәрдереп китә. Кызы тере ятим булып, берүзе ярдәмчесез калды. Әнисе кылган җинаятьләре өчен Козловка төрмәсенә утыртылган иде.

Харисны күршеләре берләшеп, тиешенчә җирләделәр. Шул ук көнне тәрәзәдән Харис фатирында сигезенче катта яшәүче ханымны шәйләп алдым. Зур бер предприятиедә хисапчы булып эшләүче Тамараның болай да өч кызы бар. Соңрак ишетеп белгәнемчә, әлеге мәрхәмәтле, игелекле җан кызны опекага алып, тәрбияләргә булган. Үзе өйдә юк чагында кызлары Эльмираны бер дә ялгыз итмәделәр. Шул рәвешле бала мәктәп тәмамлады, чыгарылыш сыйныфындагы бәйрәм көне турында да миңа тәрәзә «киносы» сөйләде. Югары уку йортына укырга кергән кызый кичләрен гел өйдә дәрес әзерләп, җыеп-җыештырып, уып-юып уздырды. Үзе генә калган вакытлары да булды, тик Эльмира өйгә егет-кызлар ташымады.

…Ә бер көнне мин аны көзге каршында күлмәге киеп торганлыгын күреп, шатланып куйдым. Искиткеч чибәр, тәртипле, тәрбияле, уңган кызның тормыш иптәшен күрү бәхетенә дә ирештем. Рәсим хәрби кеше булып чыкты, Оренбург ягыннан килгән, татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән егет. Вакыты җиткәч, гаилә балалы да булды, кечкенә кызлары белән уйнаган, юанган, аралашкан минутларын, мулла исем кычкырткан мизгелләрне күреп шатланырга да өлгердем.

Күптән түгел генә Эльмираны гел өйдә шәйли башладым. Сәбәбе тиз аңлашылды, көннән-көн түгәрәкләнеп килүче ханым декрет ялына чыккан икән…

МОҢЛЫ-ЗАРЛЫ, ФАҖИГАЛЕ ТӘРӘЗӘЛӘР…

Тик һәр тәрәзәнең үз язмышы, үз шатлыгы, үз кайгы-хәсрәте… Җиденче катта яшәүче Жуковлар гаиләсенең аянычлы, фаҗигале язмышы бөтен Казанны тетрәтте ул чакларда. Ә мин, барысын да үз җаным аша уздырып, үз күзләрем белән күреп җәфаландым, тетрәндем…

«Коробка» дип аталып йөртелүче зур ишек алдын берләштергән йортларда яшәүчеләр, зур авыл кебек, бер-берсе белән танышлар. «Сарафан» радиосы да әйбәт кенә эшләп тора. Булган барлык яңалык минуты белән теге «тартмачык»ны иңләп ала. Жуковлар гаиләсенең өч бүлмәле фатирда яшәгәнлеген тәрәзәләрдән күреп белдем. Яшь гаилә башлыгы миңа бер дә ошамады: килбәтсез, озын чәчләре айлап юылмаган сыман, саламдай асылынып төшкән, джинсыдан тегелгән гел бер кием-салымы бер дә су күрмәгәндәй, керле… Эшкә йөргәнен дә күрмим, кайчан карама, гел исерек. Тәрәзәгә күз салуым була, ир кеше я диванда йоклап ята, яисә хатыны белән кычкырыша, хәләл җефетен кыйнаган чакларын да күргәләдем. Кечкенә уллары мәхшәр вакытында шифоньерга кереп поса иде. Әнисе килеп ачып чыгарганчы, качкан урыныннан чыкмады, балакай…

Берзаман ханымның өйдә нәни белән мәш килүен күрдем. Димәк, ул бала тапкан! Тәрәзәләр миңа аның кыз бала булуын хәбәр итте. Олы уллары беренче сыйныфка киткәнлеген дә әлеге «тормыш көзгесе» аша белдем. Еш кына ханым өйдә берүзе калгалый башлады. Ире, эреп аккандай, бала тугач, юкка чыкты. Өйдә бик сирәк күренгәләде, кайткан очракларда да мин аны диванда аунаган килеш шәйләдем. Шулкадәрле кызгана идем бичара хатынны, ике бала белән берүзе бит! Олысын мәктәпкә озатасы, ашарга пешерәсе, уасы-чистартасы, кибеткә барасы, кечкенәгә ризык юнәтәсе, карыйсы. Суыткычтан балага сөт алганда буш киштәләр күреп, йөрәгем «жу» итә иде.

Ә бер көнне күрше малае мәктәптән йөгереп кайтты да:

– Наташа апа ике баласын да үтергән. Минем белән бер сыйныфта укыган Денисны урамда уйнаган җиреннән чакырып алып кайтып, тимер бау белән, ә сигез айлык кызлары Настяны атлас лента белән буган. Ә соңыннан үзен биш-алты мәртәбә пычак белән чәнечкән… Шифаханәгә алып киткәннәр Наташа апаны. Иртәгә балаларын күмәләр, – дип сөйләп, күз алдыннан юк та булды. Мәрхүм сабыйларны күмәргә ярты Казан җыелган иде. Курчак кебек ике баланы кызганып, булышырга теләүчеләр дә шактый булды.

«Сарафан» радиосы соңыннан төрлесен сөйләде инде… Нинди генә фаразлар ишетелмәде! Ә Наташа ханым хастаханәдә бик озак дәваланып, исән калды. Терелгәч, аны Брянск тирәсендә яшәүче әнисе кайтып алып китте. Ышанычлы чыганаклардан ишетелгәнчә, Наташаны балаларына кул салганда аффект хәлендә булган дип табып, аны кылган җинаяте өчен җавапка тартмадылар. Өч бүлмәле фатирны тиз генә саттылар да Наташа әнисе яшәгән якка – туган җиренә кайтып китте. Ирен берничә ел күргәләсәм дә, соңыннан ул бөтенләйгә югалды… Бер гаилә тарихы менә шулай хәвефле, фаҗигале тәмамланды…

ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ…

– Шушындый күңелсез нотада бетерәсе килми инде сөйләвемне, тагын бер тәрәзә язмышы хакында сөйлим әле үзегезгә. Әлеге тәрәзәләргә карап, мин гел шатлана идем. Кәеф төшкән чаклар булса, гел шунда карап юандым, дип дәвам итте Галимә дустым.

– Өч яшьлек Илһам белән минем кыз бер группага йөрде. Шуңа күрә, Зиннуровлар гаиләсе миңа яхшы ук таныш. Илһамның әнисе балалар бакчасында эшли, әтиләре машина йөртүче, ерак шәһәрләргә йөк ташый… Әлеге гаиләне үземә үрнәк, өлге иттем мин тормышта. Үзем дә сизмәстән, яхшы якларыннан үрнәк алырга тырышып яшәгәнмен. Беркайчан аларның сүзгә килгәнлеген, кычкырышканын күрмәдем. Бөтен эшне бергәләп башкардылар Зиннуровлар: кибеткә дә икәү йөрделәр, ашарга да парлап пешерделәр, өйне дә бергә җыештырдылар… Ә ире читтән йөреп кайткан көннәр зур бәйрәмгә әверелә иде бу гаиләдә.

Дефицит заманасы бит ул чакларда, галәмәт инде! «Блат»сыз әйбер юнәтәм димә, бөтен нәрсә шул мөртәт аша табыла торган заман. Тик Сөләйманга ул «нипочем»! Балтыйк буе илләрендә бар да бар, анда иркенлек заманы. Бер караганда «стенка» ташыйлар, икенчесендә кухня гарнитуры алып кайткан. Зур, матур, ямьле берничә келәм күтәреп керүләре дә күз алдында. Кап-кап төрле конфетлар, куертылган сөт банкалары, апельсин-мандариннар, тортлар… күреп авыз сулары шактый акты инде…

Гаилә дини бәйрәмнәрне үз итеп, Ислам кануннарына таянып яшәде. Өй тутырып әбиләр чакырып, гел авыз ачтырдылар. Өйгә Коръән укыттылар, корбан ашлары уздырдылар, улларына никах мәҗлесе үткәрделәр… Боларның барысын да бәхет, сәгадәт, иман нуры иңгән тәрәзәләрдән карап, белеп, күреп яшәдем. Бәлки, шушы гаилә аркасында ике улым да дин юлын сайлагандыр әле. Зиннуровларның тату, дус, тәртипле гаилә «киносын» карарга балалар да һәвәс булды.

Туган көннәрне дә биредә «акбашлы»ларсыз, түр кунагы самавырны җырлатып, бәйрәм итәләр иде. Быел, сентябрьдә, пенсиягә чыгуларын зурлап уздырды Зиннуровлар. Табында уллары белән киленнәре ачкыч бүләк иттеләр. Машина ачкычы булып чыкты ул! «Ни чәчсәң, шуны урырсың!» – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул. Тәрәзә «кинолары» шул хакта сөйли…

Мәдинә НУРУЛЛА.

ТӘРӘЗӘЛӘР НИ СӨЙЛИ... , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии