- 19.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №32 (17 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
«Шәһри Казан» газетасында моннан ундүрт ел элек шушы исемдә язмам дөнья күргән иде. Мәкалә чыккач ук файдасы тимәсә дә, «Розалия ханым, мин Сезгә ышанам!» – дигән гыйбарә Аллаһның амин дигән сәгатенә туры килгәндер. Бүген очраклы рәвештә Сания апа белән күрешеп сөйләшкәч, шундый фикергә килдем.
КАЙГЫ КИЛСӘ, ЯЛГЫЗ ЙӨРМИ…
Ул чакта Сания апага 70 яшьләр тирәсе иде. Олы яшьтә булуына карамастан, берүзе оныкларын карап, кайгыртып яшәргә мәҗбүр булды ул. «Үзем исән чакта оныкларымның язмышларын уңай якка хәл итеп, мәңгелек йортка тынычлап китәсе иде, кызым!» – дип сыкранганы әле бүген дә колакта яңгырый сыман.
…Ә гаилә тарихы кайгылы, авыр, михнәтле аның. Балалар үскәндә үзен бик бәхетледер кебек тоеп, тормышына сөенеп яши ул. Малаеның өйләнү хәбәрен шатланып каршы ала Сания ханым. Уртак бәхетләре булып, оныгы да тугач, дөнья тәмам түгәрәкләнгәндәй тоела әни кешегә. Ләкин иртәрәк шатланган икән. Киленнәре эчүгә сабыша. Эштән соңарып кайтулар ешая, ашау-эчү такы-токыга кала, балалары хакында уйлап та карамый Розалия ханым. Шулай итеп, гаилә таркала…
Озак та үтми Сания апаның килене икенче мәртәбә «кияүгә чыга». Үзе эшләгән «Спартак» берләшмәсеннән алган ике бүлмәле фатирга соңыннан да кызыгучылар шактый табылып тора. Бу вакытта Розалия ханым инде икенче баласын да табып өлгерә. Фатирлы булу бәхете дә Розалия ханымны эчүдән туктата алмый. Эчкече ханымны ана булу хокукыннан да мәхрүм итәләр. Ул чакта кечкенә кызы Лилияне балалар йортына урнаштырганда ана йөрәге ничек түзде икән! Ә Розалия ханымның 17 яшьлек олы кызы Эльвираны дәү әнисе – Сания апа үз янына сыйдыра. Аны балалар йортына бирмәс өчен күпме көч куйганлыгын ул үзе генә белә…
Лилиясен дә ташламый, гел хәл белешеп, күрешеп тора. Ә Розалия ханым азып-тузып, өйгә дә кайтмыйча, үзе шикеллеләр белән тегендә-монда төн уздыра. Ул инде балалары хакында бөтенләй оныта. Ә өйдә булган очракларда шешәдәшләре белән кәеф-сафа корып, күршеләренә тынычлык күрсәтмиләр. Шулай бервакыт әлеге фатирда янгын да чыга. Ярый әле, янгын сүндерүчеләр вакытында килеп өлгерә.
Сания апа хәленнән килгәнчә әлеге фатирны да күзәтә, 1994-1996 еллар өчен килене фатирына җыелган акчаларны да түли. Югыйсә, үзе дә авырлык белән көн күрә. Өстәвенә, инвалид улын да карый…
Сания апа ул чакта редакциягә килеп, оныкларын фатирлы итәргә булышуыбызны үтенгән иде. Фатир бүлү мәсьәләсе белән Совет районының Ломжа урамындагы милиция бүлекчәсенә дә мөрәҗәгать иткән ул. Тик анда булышырга теләүчеләрне тапмаган.
– Балалар җир белән күк арасында бит, киленем Розалияга бернәрсә дә кирәкми. Фатирын бүлеп, ике кызга бер бүлмә алырга булышмассызмы, – дип шактый оешма ишеген таптасам да файдасы юк, – дип сөйләгән иде ул.
Әлбәттә кызларны фатирлы итәргә кирәк. Ләкин фатир бүлешү эшенең озак елларга сузылу ихтималы да бар бит. Өстәмә акча кертү зарурлыгы да туарга мөмкин.
Ә эчкече ханымга диңгез тубыктан. Ул чакта бар да талонга, күп нәрсәләр дефицит. Шушы хәлдән бик оста файдалана елгыр ханым. «Татмебель» фирмасында эшләгән елларында да Розалия Харисова (фамилиясе билгеле сәбәпләр аркасында үзгәртеп бирелә) күп кешедән шактый гына акчалар җыя. Эчеп, кәеф-сафа корып йөри торгач, акчалардан җилләр исә. Җиһазсыз һәм акчаларсыз калган клиентлар Розалия ханымны эзли башлый. Ә ул, суга төшкәндәй, юкка чыга… Бик озак вакытлар эзләүдән гаҗиз булган Сания апа милициягә гариза язгач кына ханым кайтып күзгә күренә…
Кулымда 1996 елда чыккан әлеге газета номеры. Мәкаләмне әле бүген дә тетрәнмичә, тыныч кына укый алмадым:
– Әле соң түгел тагын әни булып, сәгадәтле тормышка кайтып, балаларың белән тигез, бәхетле гомер кичерерлек көч-куәт тап үзеңдә. Бу юл – иң ышанычлысы, иң бәхетлесе…
…Ходайның рәхмәте чиксез, Розалия ханым, мин сезгә ышанам, – дигән юллар төгәлли әлеге мәкаләне. Ә бүген Розалия ханым бәхетле әни, картлыгында – якыннары, кадерлеләре янында!
БАР ДА ҮЗ КУЛЛАРЫБЫЗДА
Розалия ханым шулай югалып, күзгә-башка күренмичә бик озак яши. Аның кайдалыгын белүче-күрүче юк. Каенанасы Сания апа барыбер аны эзләүдән туктамый. Ул һаман килененең төзәлүенә, балалары белән бергә бәхетле тормыш корып яшәвенә өметләнә…
Моннан 8 еллар чамасы элек ул каенанасы Сания апалар фатирына кайтып төшә. Тормышын яңадан башларга җыенуы, балалары, якыннары янында яшәргә теләге барлыгын белдерә. Олы йөрәкле, киң күңелле Сания апа киленен берсүзсез, шатланып кабул итә. Озак вакытлар буе милиция, төрле оешмаларга барып тормышын җайларга булыша.
– Киленем бүген кече кызы Эльвира белән бергәләп яши. Инде аңа да 25 тулды. Аллага шөкер, тәртипле, тәрбияле бала булып үсеп җитте. Кибеттә эшли оныгым. Эльвирам да инде кияүдә. Бик яхшы кеше булып чыкты киявебез. Тормышлары түгәрәк, бөтен. Кызым да, оныкларым да минем өчен үлеп тора. Бик еш очрашабыз, гел булышып торалар. Аллага шөкер, бар да яхшы хәзер минем тормышымда, кызым! Мәкалә язарга уйласаң, әйт әле кешеләргә: авыр хәлгә калганнарны ташламасыннар, беркайчан да өметләрен өзмәсеннәр! Ярдәм итсеннәр туры юлны табарга! – дип тәмамлап куйды ул әңгәмәбезне.
ТЫРЫШКАН ТАБАР…
Сания апа китеп баргач, башлангыч сыйныфларда миндә укыган Костя исемә төште. Аның язмышы да гыйбрәтле…
Костя дөньяга килгәч, әтисе аларны ташлап чыгып китә. Яшь әнинең эчүенә чыдый алмый ул. Ә малай беренче сыйныфта укыганда, әнисе азып-тузып, теләсә кайда буталып йөри торгач, алар тормышыннан юкка чыга. «Ленинград шәһәрендә яши икән», – дигән хәбәр генә килеп ирешә. Ә Костяны укытучы Валентина әбисе үз карамагына ала. Әбисен сөендереп, малай мәктәпне бик яхшы гына тәмамлый. Югары уку йортларының берсендә студент булу бәхетенә ирешә. Аны тәмамлап, бергә укыган курсташ кызга өйләнеп тормыш корып җибәрә.
Валентина ханым Ибраһимов урамындагы фатирында яшьләрнең үзләрен генә калдырып, якын дусты Галина янына күченә. Валентина Андреевна оныгы бәхетенә сөенеп туя алмый, килене дә бик тәртипле, уңган, булдыклы. Тиздән яшьләр аны нәни Ирина алып кайтып сөендерә. Тик кызы Лариса гына һаман күренми: хат та язмый, шалтыратмый да.
Ә беркөнне Валентина Андреевнаның бәхет күген кара болытлар каплый: Костя милициягә эләгә. Аны наркотиклар белән тоталар. Егеткә 4 ел «чәпәп» куялар. Валентина Андреевна төрмәгә дә бара, оныгына тиешле вакытта күчтәнәчләрен дә җибәреп тора. Киленнәре Наташа һәм оныгы Иринага да булышырга өлгерә…
Вакыты җиткәч срогын тутырып, төрмәдән оныгы кайтып төшә. Башта бар да әйбәт була. Соңрак өйдән әйберләр югала башлый, Валентина Андреевнаның акча янчыгыннан даими рәвештә шактый гына суммалар да «аяклана». Килене бу хәлләргә чыдый алмыйча, әнисе янына яшәргә кайтып китә.
Дәү әнисе оныгын дәваларга карар кыла. Клиникаларның берсендә дәваланып чыкканнан соң, Костя якыннарын ярты ел тынычлыкта яшәтә. Хатынын һәм баласын үз янына алып кайта. Дөнья тагын түгәрәкләнә…
Аннары тагын үз кәсебенә керешә: әбисеннән акчалар таптырып аптырата. Олы яшьтә булуына карамастан, әле һаман да эшләп көн күрүче Валентина Андреевна бурычка батып бетә. Тик һаман бирешми, оныгы өчен көрәшә. Бурычлары 50 меңнән артып киткәч, дачасын да сатарга мәҗбүр була. Бурычларын каплый да, калган акчага тагын оныгын дәваланырга сала… Дүрт ел дәвамында Валентина Андреевна оныгы язмышы өчен вакытын, көчен, акчаларын кызганмый көрәшә.
Соңгы тапкыр Костя хастаханәдә ятканда, ниһаять, егетнең әнисе пәйда була. Валентина ханым шатлыгыннан нишләргә белми: Лариса эчүен бөтенләй ташлаган, дин юлына баскан. Ленинград шәһәрендә ашханәдә пешекче булып эшли икән. Бер ир-ат белән кавышып, тормыш корып җибәргән. Озак үгетли торгач, Валентина ханым кызын Казанга кайтырга күндерә.
Лариса кайта. Үзе белән ирен дә ияртә. Тиз арада яхшы эш тә табалар: ире – эретеп ябыштыручы, үзе – пешекче. Костя язмышы өчен көрәшне туктатмыйлар: дәваланып чыккан Костяны күз уңыннан ычкындырмыйлар. Я хатыны, я әнисе, я әбисе аның янында булырга тырышалар. Уртак үҗәтлек юкка чыкмый: Костя өч ел инде наркотикларсыз яши, икенче балалары туа.
Күптән түгел Валентина Андреевнаны очраттым:
– Майда сиксәнне тутырам бит! Инде үлсәм дә үкенмим: якыннарым тормышында бар да яхшы хәзер! – дип шатлыгын уртаклашты.
АПТЫРАГАН ҮРДӘКТӘЙ…
Танышым Гөлсинә дә ире Михаил белән бик озак азапланды: эчеп үзәкләренә үтте дә инде Мишасы! Кулыннан килмәгән эше юк иренең. Бик тырыш үзе, акчаны да күп эшли. Тик эчсә, холкы бик начар. Өйдә торырлык түгел, Гөлсинә ханым андый вакытта чыгып качарга тырышты.
29 мәртәбә төрле ысуллар белән дәвалап карады ул ирен, тик бар да вакытлыча гына ярдәм итте шул. Аларның кайберләре я өч көнгә, я бер айга булышты. Ире әлеге дәвалардан соң тагын да күбрәк эчүгә сабышты. Ниләр генә эшләмәде дә, нәрсәләр генә уйлап тапмады Гөлсинә ханым! Соңгысында ул таныш табибә Наташага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Икәүләп Мишаны куркытып, әлеге зәхмәт чирне җиңәргә план кордылар. Табибә ханым Мишаны үзе эшләгән клиникага алып килергә кушты.
«Кодлаштыру» ысулы белән дәваларга карар кылдылар бу юлы. Алдан сөйләшенгәнчә, Мишаны башта кисәтеп, документларга кул куйдырдылар. Бер рюмка аракы эчсә, әлеге гамәлнең үлемгә китерәчәге хакында кат-кат аңлаттылар. Халык телендә «бомба» дип аталып йөртелүче ампуланы «тегеп» кайтарып җибәрделәр. Өч көн дәвамында процедура кабинетына килеп яраны эшкәртеп торырга куштылар.
Шул рәвешле тыныч кына яшәп ятканда, кемдер эштә Мишага бер рюмка аракы эчеп карарга киңәш итә:
– Бер рюмка эчкәч үлмәсәң димәк, сиңа ампула текмәгәннәр. Хатының сине куркытыр өчен генә ялганлаган, – дигәч Миша тикшереп карарга була. Гөлсинә ханым өчен тагын «кара» көннәр башлана…
Халык медицинасы ярдәменә дә таянып карады Гөлсинә. Җәй көне кура җиләген яратучы «кандаланы» шактый җыеп куйды. Мишаның эчә торган шешәсенә әлеге «кандала» согын салып торды. Ярты ел дәвамында тыныч тормышта яшәп калды хатын. Инде дөнья түгәрәкләнде дигәндә генә Миша якты дөнья белән бәхилләште: дүрт бүлмәле фатирга ордер алган көнне йөрәге тибүдән туктады. Теге «цирроз» дигән зәхмәт башына җитте…
Чыннан да бу тормышта бар да – Ходай рәхмәтендә, бар да – үз кулларыбызда!
Мәдинә НУРУЛЛА.
РОЗАЛИЯ ХАНЫМ, МИН СЕЗГӘ ЫШАНАМ! ,

Комментарии