Сабырлык бизмәне

Җан ярасы белән бу дөньядан вакытсыз китеп барган мактаулы нефтьченең якты рухына багышлана. Аның мәңгелеккә китеп баруына быел – 15 ел.

Ямьле язлар җитеп, болыннар кардан арынып, яшь үләннәр баш калкытуга, югары очның биш-алты яшьлек кызлары һәм малайлары бирегә җыела. Нинди генә уеннар уйнамый алар: куышалар, йөгерешәләр. Йөгерү дигәндә, малайлар арасыннан аксыл чәчле, зәңгәр күзле Фаил, кызлардан Фәния беренчелекне бирмәделәр. Балалар чыр-чу килеп, кулларын чәбәкли башладылар:

– Кем беренче? – дип, кайбер вакытта аларның икесен ярыштырып карыйлар. Фаил җитезрәк булса да, Фәниягә юл куя.

Фаил белән Фәния башлангыч классларда бер партада утырып укыдылар.

Балачак… Үсмер чак… Үскән саен Фаил Фәниядән тартына, сөйләшә башласа, сүзен оныта, кызарып чыга. Ул бит ярата башлаган… Гомер агышында аларның барыр юллары бер сукмакта очраша. Тормыш корып җибәрәләр.

Армиядән кайтуга ук, Фаил нефтьче булып эшкә урнаша. Бергә яши башлагач, аларга бер бүлмәле фатир бирәләр. Ә ике балалары тугач, иске генә йорттан өч бүлмәле фатир бирелә.

– Яшәп торыгыз. Бу сезгә вакытлыча гына, тиздән яңа йорт төзеләчәк, шуннан яңа фатир көтегез. Җәлилдә нефтьчеләр бистәсендә яшәгән мактаулы нефтьченең моңа тулы хакы бар, – ди җитәкчеләр.

Тырыш, намуслы, үз эшенең остасы мактаулы нефтьче бу сүзләргә ышанып, өметләнеп, кәгазь грамоталарга алданып, еллар буе фатир көтә.

Еллар үтә, тирә-якта яңа йортлар төзелә тора. Яңа фатирларга хәтта бармак очлары нефтькә буялмаганнар күчә тора. Ә бит уйлап карасаң, нефтьче булып эшләү бик авыр һөнәр: бик чыдам, үзәкләре нык булган ир-егетләр генә түзеп эшли ала. Табигатьнең кышкы салкын бураннарында, язның пычрагында, җәйләрнең башка кабарлык эссе көннәрендә, көзнең салкын яңгырларында нефтьче һәрвакыт ачык кырда, басуда. Күкертле газ иснәп, вакыт-вакыт тозлы суга, нефтькә чумып эшли. Аларны күпме чирләр сагалап тора: бронхит, үпкә, тире авырулары…

Табигатьнең кызарып пешкән алма кебек чагы. Җәйнең көзгә авышкан матур бер мәлендә – август аенда Фаилнең туган көне булган. Көне буе өйләрендә үзләре яраткан җырлар яңгыраган. Өстәлләре түгәрәк, табын янына ике уллары.

– Бәхетле бул! – дип елмая Фәния.

– Бергә бәхетле булыйк! – дип елмая Фаил.

Ике айдан соң Фәниянең туган көне булган. Яңадан күңелле бәйрәм. Фаилнең кулларында гармун, Фәниясенә багышлап җырлый:

«Син генә дип яшим,

Син генә дип яшим дөньяда…»

– Гомеребезнең иң матур чагы. Безгә – 45 яшь! Улларыбызның олысы институтта укый, кечесе тиздән мәктәпне тәмамлый. Тормышыбызга ямь өстәп, алда безне зур шатлык көтә. Тиздән ничә еллар буе көтеп алынган яңа фатирыбызга күчәчәкбез. Гөрләтеп өй туйлары үткәрербез, бөтен туганнарыбызны, дусларыбызны чакырырбыз. Фатирыбызга әйдә иртәгәдән яңа мебельләргә заказлар биреп кайтыйк, – ди Фәния.

Хәтта вак-төяк: люстра, яңа савыт-сабаларга кадәр заказлар бирәләр.

Көннәрдән беркөнне…

Тукта, тукта… сабыр ит, укучым. Бу гаилә фаҗигасен язу авыр. Күңелгә авыр, күзгә мөлдерәмә яшьләр тула.

Аяз көнне яшен сугу, дигән сүзне ишеткәнегез бармы?

Тартып алынган фатир…

Бирелми калган фатир…

Сиңа тиеш түгел әле, дигән сүзләр…

Фаилнең күңел түрендә балкып торган өмет кояшы сүнә, аның өчен дөнья тоташ караңгылыкка чума. Горур, намуслы ир-ат җаны җитәкчелекнең гаделсезлегенә, битарафлыгына түзә алмый, үз-үзенә кул сала.

Илебезне миллионлаган тонна «кара алтын» табуга 24 ел буена үз өлешен керткән нефтьченең фаҗигале язмышы бик аяныч. Аның бит хезмәт кенәгәсендә бер генә юл булган: нефтьче. Хезмәтенә күрә хөрмәте, диләр. Болар буш сүзләр. Хезмәтләр бәяләнми, әллә нинди кыргый заманда яшибез. Дөньяда бара торган һәртөрле чуалышлар, буталчыклар, бәрелешләр, ризасызлыклар – болар барысы да кеше язмышларына битарафлык нәтиҗәсе.

Кеше түзә, түзә… һәм… һәр түзүнең дә чиге була.

Әлфия НОГМАНОВА,

Сарман районы. Җәлил бистәсе

Комментарии