Кеше бәхетендә бәхет төзеп булмый

Мин сезгә бер мәхәббәт тарихы турында язарга булдым. 37 яшендә ирем вафат булып, ике кызым белән тол калдым. Ике елдан соң тормышымда берәүне очратып, аңа шашып гашыйк булдым. Яхшы, киң күңелле бу кешене иремә охшаттым. Әмма ләкин… аның гаиләсе, балалары бар икән. Качып-посып кына очрашып йөри торгач, ике арада ташыган мәхәббәт тирәнгә керә башлады һәм мин, озак кына баш ватканнан соң, араны өзәргә булдым.

Бераздан таныштыру хезмәте аша кияүгә чыктым. Бу никахтан улыбыз туды. Тик теге ирне оныта алмадым. Дүрт елдан мин аны кабат очраттым һәм без яңадан очраша башладык. Без хәзер бер-беребезне тагын да ныграк яратабыз шикелле. Мин ике юл чатында калдым. Нишләргә дә белмим. Никахлы иремне хөрмәт итәм, әмма яратмыйм. Чит гаилә нигезендә тормыш төзеп, бәхетле булып булмаганны да беләм. Нишлим соң, йөрәккә каршы килеп булмый.

Рауза

Комментарии