Бәхетсезлекне үзе эзләп таба

Бәхетсезлекне үзе эзләп таба

Берәүләргә бәхетне Аллаһы Тәгалә мул итеп бирә, икенчеләргә – чама белән, өченчеләргә ул бөтенләй тими. Нигә алай икән соң ул? Ә мин менә бәхетсез.

Эчүенә чыдый алмыйча, әтиемне әнием куып җибәргән. Әтисезлекне ятимлеккә тиңләп үстем мин. Әни дөрес тәрбия бирергә тырышты. Үскәч, егет сайлый башладым, тегесен ошатмадым, монысын дигәндәй, берсенә дә кияүгә чыгарга тәвәккәлли алмадым. Шулай сайланып, утызның теге ягына чыкканымны сизми дә калганмын. Мине үземнән олырак Илшат исемле егет белән таныштырдылар. Ул мине эш урыныннан фатир бирергә тиешләр дип ышандырды. Аны әни янына алып кайтасым килмәде, тулай торакта бер бүлмә кисәге табып, шунда тора башладык.

Ярты елдан соң балага уздым. Тик иремнең моңа артык исе китмәде. Әле ул минекеме-юкмы, анысын исбатлыйсы бар, дип кенә куйды. Мин командировкада булган чакка туры килмиме икән, дип санап утырды. Мин бала тудыру йортыннан чыккач, иптәш хатыным Илшатны урамда сөяркәсе белән күрүен әйтте. Тора-бара ирем эштән соңарып кайта башлады. Моның сәбәбен белдем. Тулай торакта ялгыз хатын-кызлар җитәрлек. Минем ирем кияүдән кайткан бер хатын янына кереп чыга икән. Сагалап торып тоттым үзләрен, әмма гафу иттем.

Ирдән калмыйм дип, гаиләмне әни фатирына алып кайттым. Әни үзе дә бер бүлмәле фатирда гына яши. Монда күчкәч, ирем акчасын алып кайтып бирми башлады. Акчам юк, декретта утырган вакытым. Илшат хәзер өйгә туры кайтса да, телевизор каршында утырудан башканы белми, кулын уйната башлады. Бер ызгыш-талаштан соң ике көн кайтмады.

Беркөнне әни янына кереп утырып еладым.

– Әй кызым, миңа да, үзеңә дә ошаган егетләр бар иде. Киңәшемне тотмадың шул. Бәхетсезлекне кеше үзе эзләп таба, – диде әни.

Әнием минем өчен бик борчылды. Соңгы вакытта йөрәгенә дә зарлана башлады. Көннәрдән бер көнне бала белән әнине калдырып, кибеткә чыккан идем. Керсәм, әнием җан биреп ята. Кырыенда өч яшьлек Роза елап утыра… Илшат эштән кайтып, әнинең үле гәүдәсен күргәч, өйдән чыгып китте, бүтән әйләнеп кайтмады. Кызым белән без икәү ялгызлыкта утырып калдык. Күрәсең, бу минем язмышымдыр.

Ф. ханым сөйләгәннәрне Рафаэль САЛЬМУШЕВ язып алды

Комментарии