- 19.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Татьяна (исеме үзгәртелгән) белән көтмәгәндә очраклы рәвештә таныштык. Күргәч тә, бу тыйнак һәм бик чибәр мөселман кызыннан күземне ала алмадым. Шәхси тормышка тыгылганны бер кеше дә яратмый. Мин дә үземне кызыксындырган сорауларымны бирергә кыенсынып йөрдем. Шулай да беркөн җаен туры китереп, тәвәккәлләп:
– Татьяна дигән исем мөселманнарда сирәк очрый, үзең турында сөйлә әле, – дип үтендем. Ул риза булды.
Таня Түбән Камага берничә ел элек кенә килеп яши башлаган. Беренче карашка бик яшь күренгән бу кызга чынлыкта 24 яшь икән. Бала чагыннан ук тиктормас, шук була, шулай да тырыш булып үсә, мәктәптә дә әйбәт укый. Тик балигълык чорына җиткәч, аны алыштырып куялармыни… 15 яшьлек Таня бар дөньяга каршы чыга, үзе теләгәнчә киенә, дорфалана: әти-әнисенә, укытучыларына, хәтта чит-ятларга да тупас итеп җавап бирә. Дус-ишләре дә үзе сыман. Мәктәпкә бармаган чаклары еш була, өй эшен әзерләп мәшәкатьләнми, шуңа күрә сигезенче сыйныфта берничә фәннән аттестацияләнмичә кала.
Болар барысы да нәрсәгә барып җитәр иде, билгесез. Тик бервакыт Татьяна сыйныфташ татар кызлары белән мәчеткә бара. Болай гына, кызык өчен. Яулык бәйли. Дәрес буе көлеп, мөгаллимәгә дә, балаларга да комачаулап утыра. Укытучы, кызның кыланмышларына игътибар итмичә, сабыр гына дәресне алып бара. Ә инде тәмамлагач һәм барысы бергә чәй эчәргә утыргач, кыздан:
– Синең исемең ничек? – дип сорый.
– Таня! Ә нәрсә? – дип, гадәттәгечә дорфа җавап бирә кыз.
– Таня, син болай яшәүдән туймадыңмы? – дип кызыксынган мөгаллимәгә ул шулай ук:
– Туймадым, миңа алай яшәү кызык, дусларым да күп, дискотекаларга да йөрим, – дип кырт кисә. Әңгәмә шуның белән тәмамлана.
Яңгыр астында өйгә кайтып барган Татьянаның башыннан укытучысының сүзләре чыкмый. Кайткач, көзге каршына басып, үз-үзенә озак карап тора… Икенче көнне кыз мәктәпкә яулык бәйләп килә. «Ислам дине турында берни белми идем әле, тормышымны үзгәртергә теләвем булгандыр», – дип аңлатты ул бу вакытта ясаган адымын.
Сыйныфташлары һәм укытучылар көн дә үзен яңача күрсәтергә яраткан кызны төрлечә каршы ала. Укучыларның бер төркеме аннан көлеп үчекләсә, икенчесе (ни гаҗәп, малайлар), киресенчә, яклый. Ә укытучылар бу кыланышына гаҗәпләнмиләр дә: ике көннән барысы да узар, диләр. Әмма Таня мәктәпкә яулыкны көн саен бәйләп килә, тик менә киенү рәвеше үзгәрми – мәктәп формасы.
Шулай бервакыт өенә кайтканда, каршысына мәчеттә укыткан мөгаллимәсе очрый… «Күрсәгез иде сез аның ничек гаҗәпләнүен», – дип елмайды Татьяна. Укытучы кызны өенә чакыра. Анда ире белән икәү мөселманның нинди булырга, үзен ничек тотарга, киенергә, нинди ризык ашарга тиешлеген аңлаталар. Шулай итеп унбиш яшендә Таня ислам юлына баса.
Бу адымына якыннарының күбесе шакката, чөнки кыз тулысынча үзгәрер һәм ислам динен кабул итәр дип башларына да китермиләр. Үги әтисе татар булса да, дуңгыз ите ашый, спиртлы эчемлекләр куллана. Боларның барысын да күреп үскән кыз өйдәгеләр белән өстәл артына утырып аракы эчми генә түгел, табындагы ризыкны да ашамый – хәләлен таләп итә. Әнисе дә кызының бу кыланмышларын калдырырга үгетли, мөселманлыгына каршы килә.
Мөслимә Татьяна тынычлана, мәктәптә тырышып укый башлый. Әмма аңламыйча калган фәннәр аңа укуны яхшыга тәмамларга ирек бирми. Кызның тәртибе дә уңай якка үзгәрә, әти-әнисе аның өчен хәләл ризыкны алып кайталар. Киемне мөгаллимәсе сатып ала, алга таба үги әтисенең намазлы әнисе дә булыша.
Әмма өйдә аракылы бәйрәмнәр дәвам итә, шуңа күрә сорап килгәч, 17 яшьлек Татьяна шунда ук кияүгә чыгарга риза була. Ире – күптән түгел ислам диненә килеп кергән, намазга баскан 24 яшьлек кеше. Әмма киленне егетнең туганнары бөтенләй чит күрә. Беренчедән, мөселман булса да, ул – марҗа, икенчедән, иренең туганнары, дуслары җыелган урыннарга бармый: «Кызымның туганнан ук аракылы табыннарны күреп үсүен теләмим», – дип аңлата. Бу вакытта ике якның берсе дә юл бирергә теләми, күрәсең. Нәтиҗәдә, гаилә таркала.
Яшь ярымлык кызы белән ялгызы калган Татьянага Түбән Камага килергә насыйп була. Сабыен балалар бакчасына бирә, үзе Түбән Кама көллиятенә укырга керә. Аның өчен авыр вакытлар башлана. Тулай торактагы бүлмә өчен дә, балалар бакчасы өчен дә түләргә кирәк, ә әти-әнисенә зарланырга кыенсына. Бу вакытта Түбән Кама мөселманнарының ярдәм кулы сузулары өчен, хатын бүген дә рәхмәт укый.
Коръәндә әйтелгәнчә авырлыклардан соң җиңеллек килә. Таняның тормышы да үзгәрә. Бүген ул кияүдә һәм бик бәхетле. Татарча да өйрәнгән. Әти-әнисе аны ире белән еш кына кунакка чакыра. Ә алты яшьлек кызы, җәен каникулга кайткач, әбисен намаз укырга өйрәтмәкче икән. Әбисе каршы килми.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Мөслимә Татьяна,
Комментарии