- 19.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
РЕДАКЦИЯДӘН: берүк темага ике хат алдык. Дөресрәге темасы төрле, әмма йола-хорафатка кагылышлы булуы белән бер темага туры килә. Һәм туй, никах көннәрен, башка тантаналар вакытын билгеләгәндә, халык арасында киң таралган ырымнарның буш сүз икәнлегенә дәлил ул. Май аенда никахлашырга ярамый, урыслардан килеп кергән, «всю жизнь будешь маятся» дигән ырым да, елның аерым көннәрендә генә никахлашырга диюләр дә, никахлашканнан соң каядыр барып, ниндидер агачка яулык бәйләү, күперләргә йозак бикләп асу һ.б. бихисап ритуаллар – болар бар да ахмаклык. Дини яктан ике гает арасында никахлашырга ярамый дигән хорафат та киң таралган. Чынлап торып уйлап карасаң, гает арасы булмаган вакыт бармы? Ураза гаетеннән соң Корбанныкы килә, ә Корбанныкыннан Гаетнекен көтәсе бит… Хәзер Рамазан ае. Дин әһелләре Ураза вакытында да никахлашу рөхсәт, диләр. Әмма никахлашуның зур тантана булырга тиешлеген исәпкә алганда (ә бездәге туй мәҗлесләре, нигездә исерткеч эчемлекләр белән артык купшы үтә), ул киңәш ителми. Чөнки ашау-эчү мәҗлесләре төнлә генә ярый. Хәзер ул вакыт аралыгы 4 сәгать тирәсе генә… Бар мөселман ураза тотканда, сезнең ашап-эчеп, кәеф сафа корып йөрүегез, дөньяви яктан караганда да күңелле түгел. Рамазанда кеше ураза тотып, кичен авыз ачкач, Тәравих намазларын укып, үзен ярлыкауны сорап Аллаһыга гыйбадәт кылып үткәрергә тиешле.
Инде өстә вәгъдә ителгән хат авторларына сүз бирик. Укып чыккач, аңларсыз: аларның берсе иманга якынаеп бара, ә икенчесе әле бу хакта уйламый. Кызганыч, без бары да Аллаһыдан икәнлеген авыр чакта гына искә төшерәбез шул. Икенче авторга да бәхетен җуярга язмасын.
Ырымга ышанып харап булдык
Мин ялгызым гына үстерәм улымны. Ирем белән язылышканчы ук бергә яши башладык. Шулай характерларны сыныйбыз янәсе. Аннан ул миңа тәкъдим ясады. Ә язылышу көнен бар дөнья акылдан шашкан көнгә билгеләдек. Бу 2008нче ел, сигезенче ай – август һәм аның сигезе. ЗАГСларда мәхшәр иде. Зур таныш-белешлек аша, ришвәтләр биреп кенә язылышучылар арасына кысыла алдык. Туй да купшы үтте. Кыйммәтле ресторанда бәйрәм иттек. Ике яктан да әти-әниләр хәйран акча түкте. Түкте дим, чөнки алар җилгә очты. Акчасы ярар, бәхетебез дә көлгә әйләнде. Өйләнешеп 1 ел үткәнче үк улыбыз туды. Мин туйда авырлы идем инде. Хәзер бу гадәти санала. Әмма мин бар бәхетсезлегебезне үзебезнең дөрес яшәмәвебездә, барын да Аллаһыдан сорыйсы урында, әллә нинди хорафатларга ышанып, бозыкка чумуыбызда күрәм.
Ирем белән язылышып ел ярым да яши алмадым. Улыбыз туганчы ук үзгәрә башлаган иде инде ул. Улыбыз туды, әмма ул бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Баланы да яратмады. Кайтмый калган көннәре дә булгалый башлады. Көннәрдән беркөнне ул шул югалып торган көненнән соң кайтты да, әйберләрен җыярга кереште. Мин баламны күтәреп карап торам. Шунда ул тыныч кына, «Мин китәм, инде күптән башканы яраттым» диде. Шундый тыныч итеп әйтеп куйды, әйтерсең, ул каядыр чыгып кына керә…
Мин аптырап: «Ә улыбыз?» – дип кенә әйтә алдым.
«Улыбыз димә, ул синеке. Мин әле яшь. Миңа бала кирәкми. Әнә сиңа фатирны калдырам», – диде дә, чыгып китте. Ә мин яше дә тулмаган улымны куеныма кысып кочаклап калдым. Әти-әнисе дә үгетләп карады. Әти-әнисе ярдәм итә. Аларга үпкәм юк. Тик аларга да, үз әти-әниләремә дә, вакытында төпле киңәш бирмәгәннәренә ачуым килә үзе. Хәер, алар әйтмәде түгел. Язылышып торырга, кешечә рәсмиләштерергә, никах укытырга гел үгетләп тордылар. Ә без, яшьләр, ул акыллы киңәшләргә колак салабызмыни?!
Бүген мин мохтаҗлык кичермим үзе. Улым да күзгә күренеп үсеп килә. Үзем эшлим, әти-әниләрем дә ярдәм итә. Элекке ирем белән рәсми аерылыштык. Ул башка гаиләдә. Анда да тормышлары ипле түгел бугай. Ирем әле йөреп туймаган. Аның алименты юк, диярлек. Төпле эше юк. Аның әти-әнисе оныкларын ярата, булышалар. Хәзер ияләштем инде. Язмышымны үткәннәрем өчен хөкем, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау итеп кабул иттем. Булдыра алганча, намазлар укыйм, дини кешеләр белән аралашырга тырышам. Бәлкем, Аллаһым барын да кичерер.
Яшьлектәге хаталарым өчен бик үкенәм. Кызганычка каршы, бүгенге яшьләргә мондый саташу хас. Аны-моны уйламый җилбәзәклек кылу, иман китерәсе урында, нигезсез, гөнаһлы ырымнарга таяну беркайчан да бәхет китерми. Мин үзем бүгенге хәлем өчен менә шул яшьлек саташулары-хаталарым сәбәпче дип уйлыйм. Бүген тормыш корып ятучы яшьләр аң булсын иде. Никах ул Аллаһ каршында вәгъдәләшү, ант эчү. Аңа тугрылыклы булырга кирәк. Белегез, бәхет үзеңнән тора. Аны таштан да, җилдән дә сорап булмый. Бары Аллаһыга гына инәлергә. Ярыңны ашыкмыйча, озаклап сынарга кирәк. Бары шуннан соң гына аның белән якын булырга. Бу юкка түгел, дәрт-хисләр акылны томалый. Ә физик тартылу, мавыгу үз эзенә төшеп, көндәлек, гадәти тормышта төсен җуеп, сүрелгәч кенә, мәхәббәтнең, акыл хисе аркылы тартылышның булмаганын аңлыйсың. Ирем генә түгел, мин дә аңа карата күптән битараф инде. Мөгаен, ул чыгып киткәндә дә, бары тик, бала өчен генә, алдагы тормышым өчен борчылып кына сөйләшкәнмендер, дип уйлыйм ул чактагы халәтемне.
Алсу. Казан.
Изге көн бәхетле итте
Мин укырга бик яратам. Мәхәббәт турындагы язмаларны бигрәк тә. Бәлкем, үзем бәхетле булгангадыр… «Безнең гәҗит»нең дә иң элек «Татарча сериал», «Имәндә икән чикләвек» битләрен эзләп ачып укыйм. Нинди генә язмышлар юк, дип утырам. Сезгә күпчелек бәхетсез язмышлылар яза. Тормыш бит гел караңгылыктан гына тормый. Яктылык та җитәрлек. Менә минем язмышым мәсәлән. Күз генә тия күрмәсен.
Ирем белән 1 кыз, 1 малай үстерәбез. Ике яктан да әти-әниләребез янәшәдә генә, минекеләр күршедә үк, гел ярдәм итәләр. Балаларны калдырасы булса да җайлы, бик теләп алып калалар. Акчалата да булышалар. Оныклары өчен ике яктан да үлеп торалар. Әле аларның башка оныклары юк.
Мин бәхетебезнең башын үзебезнең туй көнен сайлавыздан күрәм. 2007нче елның 7нче ае, 7нче июлендә язылыштык, никах укыттык, шул ук көнне туй үткәрдек. Гадәттә, бар да җомга язылышса, без шимбәне сайладык. Чөнки 7ле бәхет китерә, диделәр ич. Ә монда ничә җиделе?!
Ирем белән бик әйбәт яшибез. Ул мине кадерләп кенә тора. Балаларыбызны да бик ярата. Дус кызларыма карыйм да, алар миннән көнләшә. Алар да матур тормышыбызга безнең туй көнен сәбәп итә. Балаларыбызны да, үсеп җиткәч, гаилә корган чакта шундый изге көннәрдә башлы-күзле итәргә язсын. Чынлап та ышанам мин ниндидер сихри-илаһлык барлыгына. Исемемне күрсәтмим. Хөсетләр болай да җитәрлек. Таныган кеше таныр.
Ләйсән. Чаллы шәһәре.

Комментарии