- 19.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №27 (14 июль)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Беркөн “ТНВ” каналында “Кара-каршы” тапшыруында сүз күпхатынлык турында барды. Кемнең нәрсә сөйләгәненә бәя биреп тормыйм, әмма тормышта шунысы бәхәссез: бер генә хатын-кызның да сөеп, яратып кияүгә чыккан газиз ирен башкалар белән бүлешәсе килми. Юкка гына татар халкында “Ир бирмәк – җан бирмәк” дигән канатлы әйтем барлыкка килмәгән. Бит һәр кыз кече яшьтән үк әкияти сөю, чибәр булдыклы егеткә кияүгә чыгу, шул ирнең бердәнбер сөекле хатыны булып яшәү турында хыяллана. Кәләшләрнең ап-ак туй күлмәге дә шул гомерлек хыялларын чагылдырадыр, минемчә.
Күпхатынлык ул теләсә кемнең кулыннан килә торган гамәл түгел. Элекке заманнарда да бик бай кешеләр генә ике яисә өч хатынга өйләнә алган. Билгеле, мәхәббәт белән өйләнү булмаган инде алар, кызларны мәҗбүриләгәннәр. Икенче-өченче хатын булып, яратмаган ир белән гомер итү бик җиңел булмагандыр аларга. Дөрес, хәзерге заманда беркемне дә мәҗбүриләп кияүгә бирә алмаячаклар, кызлар үзләре риза булсалар гына инде. Әмма икенче хатынлыкка ризалашкан очракта да, ике хатынның бер түбә астында яши алуы икеле.
Тагын шунысы: ул кануннан бары тик акчалы кешеләр генә файдалана алачак. Әлеге канун бер хатыны белән бер-ике баласына да тиешле яшәү шартлары тудыра алмаган, күпчелекне тәшкил иткән гади эшче ир халкының канын кыздырачак.
Әйе, безнең илдә хатын-кызларның саны ирләргә караганда күбрәк, әмма “артык” хатын-кызларны бәхетле итәбез дип, шул ук күләмдәге гаиләле хатын-кызларның бәхетен тартып алу килешер микән?! Тегеләре дә, болары да ярым-йорты гына бәхетле булачак бит. Аннан болай гаиләдәге балалар турында да онытырга ярамый, аларның да әтиләрен бүлешәсе килмәстер.
Хәер, күпхатынлык турындагы канун кабул ителмәсә дә, берничә хатын белән яшәүчеләр җитәрлек бездә. Аларның икенче-өченче хатыннары “сөяркә” дигән исемнәре белән генә аерылып тора. Аерым йортларда, фатирларда яши алар, никахсыз ирләреннән матди ярдәм алып торалар. Балаларының әтисе итеп шул никахсыз ирләрен яздырырга да мөмкиннәр. Дөрес, никахсыз ирләрнең мондый гаиләләрен ташлап китүләре дә ихтимал, ә аларга бернинди дә дәгъва белдереп булмаячак. Шуңа күрә дә, күпхатынлык турында канун булмаса булмасын, ә менә сөяркә роленә кереп хатын булып яшәүчеләрнең хокукын яклау турындагы ниндидер канун булырга тиештер. Ягъни икенче бер хатын-кыз белән җитди мөнәсәбәтләргә керергә риза булган гаиләле ир, рәсми булмаган яңа гаиләне дә матди яктан тәэмин итүне үз өстенә алуы, туган балаларга ата булудан баш тартмавы турындагы документка кул куярга тиеш. Бу очракта ир кешенең үз гаиләсе дә сакланып калачак, икенче рәсми булмаган гаилә дә зыян күрмәячәк. Билгеле, никахлы хатынның әлеге хәл белән килешүе, ире гамәленә каршы килмәве шарт. Югыйсә бу вакыйга уңаеннан шау-шу куптару ике гаиләнең берсенә дә бәхет китермәячәк.
Гомумән, күпхатынлылык турындагы канун кабул итү четерекле мәсьәлә. Минем уйлавымча, безнең ил әлегә моңа әзер түгел. Ашыкмый торыйк, җәмәгать.
Җәүдәт ХАРИСОВ
Хәмер керсә арага…
Матур сентябрь ае. Көзнең үз вазифасын алып, хакимлек иткән чоры. Кояшлы матур көн, һава чалт аяз, бер генә болыт әсәре дә күренми. Күктә ерак сәфәргә әзерләнүче кошларның шат авазы яңгырый. Кырларга чыксаң, гаҗәеп матурлыкка тап буласың. Бер кишәрлек әле салам җыелмаган, аксыл-сары төс. Бер кишәрлек уҗым чәчелгән – яшел төс. Көзге сука уздырылган, кишәрлекләр шулар арасында кара полоса булып, үзенә бер төс биреп тора.
Урман-полосаларга керсәң, табигатьнең нинди көчле рәссам икәнен аңлыйсың. Ул яфракларның яшел-сары, коңгырт-кызыл төсләре, матур итеп аралаштырылып, күз явын үзенә тартып тора.
Шулай табигатьнең сихри гүзәллегенә сокланып, ат арбасында уйланып барганда, машина сигналына сискәнеп киттем. Карасам, каршымда елкылдап торган ак төстәге “Жигули”. Аннан күптәнге танышларым – авылдашлар Хатыйп белән Зөлфия чыгып килә. Икесе дә елмайган. Күрештек, хәлләрен белештем. «Аллага шөкер, – ди алар беравыздан. – Бүгенге көндә күңел тыныч, дөнья түгәрәк. Шуларыннан Ходай аермасын. Без бик риза».
Аларның гаиләләре белән авылга, әти-әниләре каберләрен зиярат кылырга кайтып килеше икән. Машинадан ике уллары – Рамил белән Фаик, киленнәре һәм ике оныклары чыгып исәнләште. Ә иң кечкенә оныклары, кызлары әнисе кулында изрәп йоклый. «Нинди бәхетле сез”, – дидем мин Хатыйп белән Зөлфиягә карап. Алар үзләре дә бу сүзләрне дөресләде. Тагын очрашырга килешеп, алар – авылга, мин кырлар киңлегенә юл алдым. Алар кузгалып киткәч, моннан 25-30 еллар элек булган вакыйгалар искә төшеп, хәтер йомгагы сүтелеп, уйланып куйдым. Уйларым мине ерак үткәнгә алып кайтты.
Авылда туып-үсте Хатыйп ( 3 абыйсы, апа-сеңлесе бар). Барлык авыл балалары кебек кече яшьтән хуҗалыкта булышып, җәйге каникул вакытларында техника янында кайнашып, үсмер булды. 9-10 сыйныфларда укыганда, үзе комбайнда эшләде. Урта мәктәпне тәмамлагач та, аларга механизатор таныклыгы бирелде. Башкалар кебек читкә бәхет эзләргә китмәде ул, авылда калып тракторда эшли башлады. Тәмам үсеп җиткән, төз гәүдәле, кара-бөдрә чәчле, һәр кызны үзенә каратырлык егет булды. Оста гармунчы, биюче, шуның өстенә яхшы чаңгычы да иде әле үзе. (Бию ярышы буенча район ярышларында I урынны алган егет). Шулай матур гына эшләп, макталып, халык ихтирамын яулады. Аннары аны армия сафына алдылар. Ике ел солдат хезмәтен үтәде. Аннан тагын да тазарып, матураеп кайтты. Кайтып, атна-ун көн торуга, яңа тракторга билгеләделәр үзен, яхшы гына эшли башлады.
Язмыштыр инде, Казан шәһәрендә яңа типтагы авыл төзелә, эшчеләр кирәк, фатир да бирәләр икән дигән хәбәрне ишеткәч, Хатыйп шунда китәргә булды. (Чөнки ул армиядә чагында әтисе вафат булган, абыйсы аерым тора, абыйлары, апа-сеңелләре шәһәргә киткән, әнисе олыгайган, йорт та шактый искергән иде). Килеп тракторда эшли башлады. Хезмәтен намус белән, яратып башкарды. Җитәкчеләр аның тырышлыгын бик тиз күреп алды, ул мактауга лаек иде.
Авыл, колхоз зур монда. Төрле милләт кешеләре яши, халык күп. Кичләрен мәдәният йорты гөрләп тора. Монда яшь егеткә сәләтен күрсәтергә мөмкинчелек зур. Ул гармунчы, биюче. Аны тиз таныйлар. Егет инде хәйран кыз күңеленә ут салып өлгерде.
Ә аның йөрәгендә бары тик бер кызга гына урын бар. Шул якларда туып-үсеп, шунда агроном булып эшләүче, үзе чая, үзе матур, эшчән Зөлфия ошый Хатыйпка.
Беркөнне егет түзмәде, кызга үзенең йөрәк-хисләрен аңлатты. Кызның да егеткә битараф түгеллеге ачыкланды. Шулай итеп, алар арасында бер-берсенә тартылу, сөю барлыкка килде.
Егетнең тырышлыгын күреп, озакламый фатир да бирделәр. Бу яхшы иркен фатирга авылдан әнисен алып килде Хатыйп. Ике якның да туганнары белән танышып, ошатып хәер-фатыйха бирелгәч, бик матур күңелле туй уздырылып, киләчәккә якты өмет-хыяллар белән яңа тормыш башланды. Хатыйпның әнисе дә бик яратты, үз итте эшчән Зөлфияне. Килен дә әнисен хөрмәт итте, һәрчак олылап торды.
Хатыйп та, Зөлфия дә көнозын эштә-амбарда булдылар. Тормыш шулай үз җаена ага бирде. Озакламый уртак шатлыклары булып уллары Рамил туды. Барысы да бик шат, тормыш түгәрәкләнде, малай күзгә күренеп үсеп килә. Инде йөгереп тә йөри башлады.
Ләкин язмыш җилләренең кайчан, кай тарафтан исеп, авырлык китерәсен берәү дә сиземләми шул. Төрле милләт арасында эшләгән Хатыйп салгалый башлады. Зөлфия моны кешегә белгертмәде. Ана да үзгәрешне тиз тойды, улы өчен эчтән генә кайгыра башлады.
Ә яшел елан, агу бик тиз тәэсир итте. Салгалау ешая, эштә күңелсезлекләр килеп чыга башлады. Хатыйп авария ясады. Бәхеткә, Зөлфиянең абруен, үзенең элекке яхшы хезмәтләрен искә алып, эшне зурга җибәрмәделәр. Бәлки сабак алыр дип, бу юлы гафу иттеләр. Ләкин шактый агуланган ир сабак алырга теләмәде. Халык арасында имеш-мимеш йөри башлады. «Кичләрен, хәтта көндезләрен дә каядыр югалып тора Хатыйп». «Без капчыкта ятмый”, – диләр бит. Аның инде 3 ирдән кайткан рус хатыны белән чуалганы билгеле булды.
Авыр кичерде бу хыянәтне үзе саф сөю белән сөйгән, иренә чын күңелдән ышанган Зөлфия. Моның дөреслегенә һич кенә дә ышанырга теләмәде.
Беркөнне җайлап кына иреннән: «Хатыйп, әйт дөресен, бу имеш-мимеш дөресме? Моны ничек аңларга?» – дип сорап карады. Ык-мык килде ир, җавап бирә алмады, дөресен сөйләргә батырчылыгы җитмәде.
Кешеләрдән төрле сүзләр ишетеп, эчтән янса да, түзде Зөлфия, белгертмәде. Ә Хатыйп гел югала бирде. Бу хәлне әнисе дә ишетте. «Улым, ялгышасың, килен сине сөя, мине, туганнарны хөрмәт итә. Балаң бар бит!» – дип әйтеп, ялварып карады. Ләкин бар да файдасызга. Ә беркөнне шактый сәрхушләнгән ир өйдә әйберләрен зур капчыкка тутыра башлады. Аның бу хәлен күзәткән малае: «Әти, син кая барасың, ник киемнәреңне алдың?» – дип күзләрен мөлдерәтеп, берни аңламыйча, бер әбисенә, бер әнисенә карады. «Әбием, әнием, ник елыйсыз? Әти нишли?» Сабый җавап ала алмады. Нинди кызганыч, үкенечле минутлар. Тавыш чыгармады Зөлфия. «Без киттек”, – дип чыгып китте Хатыйп. Алар теге рус хатыны белән Мари якларына китеп югалды. Өйдәгеләр бик авыр булса да түзде.
Зөлфия эшендә макталды. Аны башка эшкә күчерделәр. Авыл советында сәркатип ул хәзер. Бу эшендә дә халык ышанычын аклады. Әкренләп йөрәк яралары да төзәлә барды.
Юк икән шул, тормыш Зөлфиягә яңа сынау әзерләгән булып чыкты. Бу хәлләрне йөрәге чыдата алмаган ана кеше урын өстенә ятып, авырый башлады һәм шул авырудан терелә алмый фани дөньядан китеп тә барды. Бик хөрмәтләп, туган авылына җирләделәр аны. Шулай итеп, «марҗа мәхәббәте» белән агуланган Хатыйп соңгы минутларында әнисенең үлемен күрмичә, җирләүдә була алмыйча калды.
Вакыт уза торды, бу хәлләрдән соң да 3 ел вакыт үтеп китте. Беркөнне сакал-мыек баскан, үзе сөяккә калган, кием-салымы тетелгән, кесәдә бер тиен акчасы калмаган, кыскасы, «ыштансыз» Хатыйп кайтып керде. Зөлфиянең ишек төбенә ятып, елап ялварырга тотынды: «Зинһар, элеккеге сөюләр хакына гафу ит, башка кабатламаска ант итәм».
Үзенең ихлас яратуы, баласы, әнисе, туганнары хакына, киләчәкне уйлап, гафу итте аны Зөлфия.
Җитәкчеләр һәм халык арасында абруе зур булган хатын Хатыйпны эшкә урнаштырды. Ир дә үзгәрде, намус белән кабат эшкә кереште. Хезмәтен искә алып, остаханә мөдире итеп билгеләделәр үзен, икенче уллары Фаик туды. Тормыш көйләнде. Балалар үсте. Барысы да рәтләнде, барысы да шат.
Инде олы уллары үсеп, өйләнеп аерым тора. Ул механизатор. Эчми-тартмый, эшендә, гаиләдә мактаулы ир. Үзләренең җиңел машиналары, тракторлары бар. Ике малай, бер кызлары үсеп килә. Кече малай – Фаик Казанда эшли.
Менә шундый гыйбрәтле, кызганыч хәлләрдә дә түзем, гадел, эшчән, сабыр булып кала белгәне өчен Зөлфиягә авыл халкы, туганнары рәхмәт укый. «Бу фәрештә токымыдыр, 80 яшькә җитеп, мондый миһербанлы, чын йөрәкле, түзем кеше күргән юк иде. Рәхмәт аңа, киләчәктә үзенә бәхет, гаилә бәхете, балалар рәхәте булсын”, – дип сөйләде авылдашыбыз, Хатыйпның туганы.
Бәдамша ВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.
Комментарии