- 19.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №15 (16 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Сез никахка кергән чакта,
Кояшлы булган языгыз.
Шул көннән бирле
60 ел бергә гомер иттегез.
Бу юллар авылыбызның хөрмәткә лаеклы, һәркемгә үрнәк Фәния апа белән Тимерхан абый гаиләсе турында. Фәния апа белән Тимерхан абый – сугыш чоры балалары. Сугыш башланганда, 10-12 яше тулган кешеләрне бала дип әйтеп тә булмагандыр. Аларның балалык чорын, ныгып җитмәгән җилкәләрендә тормышны өлкәннәр белән бергә тартып барырга мәҗбүр иткән сугыш чоры, авыр хезмәт йотты.
Алар күмәк хуҗалыктагы барлык эшне үтәде. Урман да кистеләр, атлар да карадылар, иген дә иктеләр…
Тимерхан абый күмәк хуҗалыкның фермасында 45 елга якын эшләде. Фәния апа хуҗалык эшендә дә, авыл советында да, клубта да, кибеттә дә җыештыручы булып, карусыз, җиренә җиткереп эшләве белән хөрмәт казанды.
Җиңүгә ышаныч, якты киләчәккә омтылыш ачлыкны, авыр хезмәтне җиңәргә ярдәм итте аларга. Сугышлар бетеп, тормышлар рәтләнә башлагач, 1954нче елда гаилә кора алар. Килен булып төшкәч, Фәния апа тырышлыгы, уңганлыгы, сабырлыгы белән өлкәннәрнең дә, күрше-тирәнең дә хөрмәтенә ирешә. Зур булмаган өйләрендә һәркемгә урын табыла.
Һәр шимбә Фәния апа өйдән ерак бакча башындагы мунчаларын яга торган була. Суны көянтәләп, тау астындагы елгадан ташырга туры килсә дә, мунчаның суы да, пары да ул вакытта инде ишәеп килүче гаиләгә дә, туганнарга да, күрше-күләнгә дә җитә. Әле мунчадан кайтучыларны Фәния апа пешергән бәрәңге дучмагы белән кайнар чәй дә көтә.
Тимерхан абыйның әти-әнисе олы хөрмәттә яшәде. Гыйздениса әби, өстәвенә, озак еллар сукыраеп та торды. Һич авырсынмады алар. Картлар белән яшәве авыр түгелме дип сораучыларга: «Үзебезнең дә картаясы бар бит», – дип җавап бирәләр. Бер-бер артлы дөньяга килгән балалар, ата-анадан күреп, өлкәннәргә хөрмәт, бер-береңә ярдәм итү кирәген белеп үсә. Балалар мәктәптә яхшы укыды, тәртипле булдылар. Инде үсеп җитеп, үз тормышлары белән яши башлагач та, гаиләдә нинди генә күмәк эш булса да, туганнар бер-берсенә ярдәмгә ашыга.
Туганнарга, күрше-тирәгә Тимерхан абый белән Фәния апаның күңел җылысын өләшкән йортта инде яшәмиләр. Карт белән карчык, хәзер төпчек уллары Мөнип белән киң күңелле, аш-су остасы киленнәре Зәйтүнә тәрбиясендә, барлык уңайлыклары булган йортта гомер кичерә
Өлкән балалары Рихман, Госман, Мөнир һәм кызлары Мөнирәнең үз тормышлары. Махсус белемгә ия булган балалар, килен-кияүләр – гаиләнең горурлыгы. Балаларның балалары – оныклар да әти-әниләрен сөендереп, әби-бабайны хөрмәтләп яшиләр. Ун оныкның алтысы югары белемгә ия, калган дүрт онык та (икесе кечкенә әле) белемгә омтылып, тырышып яшиләр.
Төп йортта үскән Гөлназ белән Инсаф та югары уку йортында белем ала. Ялга кайтканда иң беренче безнең хәлебезне белешәләр, әби-бабай дип өзелеп торалар, ди Фәния апа.
Тимерхан абый белән Фәния апаның карусыз, тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкарулары аларның күп санлы хөкүмәт бүләкләрендә дә чагыла. Сугыш вакытындагы хезмәтләре өчен ташламаларга хокук бирүче удостоверениеләр, тылдагы хезмәтләре өчен бирелгән медальләр һәм күп санлы юбилей медальләре аларның хезмәтенә хөрмәт, үзләренең горурлыгы.
Картлар, инде тугызынчы дистәне ваклап килсәләр дә, көчләреннән килгәнчә, гаиләдә булышырга тырышалар. Биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Тимерхан абый күршедәге мәчетнең утын-суын карап, кыш көне сукмакларын кардан көрәп, җәен себереп тора. Мәчет картлары аңа бик рәхмәтле.
Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә: «Изгелек, гүзәл холыклы булу, гүзәл холыклылык – иманның яртысы», – диелгән. Гаиләнең тату, һәркемгә үрнәк булуы, гаиләнең һәр әгъзасының тырышлыгы, күркәм, гүзәл холыклы булуыннан киләдер.
Фәния апа белән Тимерхан абыйның бергә гомер итә башлауларына 2014нче елның 24нче мартында 60 ел тулды. Еллар хәтәр, яшәүләр авыр дип тормагансыз. Нәсел агачын дәвам итәр өчен акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, мәхәббәтле балалар үстергәнсез. Киләчәктә дә сезгә саулык, күңел тынычлыгы телибез. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә Аллаһы Тәгалә!
Золя ХӘЛИЛОВА.
Кукмара районы, Кәркәвеч авылы.
РЕДАКЦИЯДӘН. Әлеге хат безгә ниндидер сәбәпләр аркасында соңарып килде. Тик соң булса да уң булсын дип, без дә юбилярларны бу бриллиант туйлары белән чын күңелебездән котлыйбыз, барлык әйтелгән изге теләкләргә кушылабыз.

Комментарии