- 19.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №2 (13 гыйнвар)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Өйләнер вакыт җиткәч, иптәш егет Ильяс:
– Менә, Рафил, картаясың инде, егет өчен 28 күп бит. Аларны карт егетләр дип атыйлар.
– Шулай дисеңме, кордаш, миңа 28 тулды, дип, урам буенча плакат асып йөрергәме?
– Нәрсә инде син, кирәкми. Әни ягыннан бер туганыбыз бар. Кызы да акыллы, чибәр, югары белемле, кыскасы, әйбәт гаилә. Әтиләре генә иртә авырып бакыйлыкка күчте. Мин аларга булышкалыйм.
– Ә ничек таныштырасың?
– Минемчә, бу проблема түгел. Театрга өч билет алырмын да спектакльне карап бетергәч, өенә озатып куярсың. Мин сезгә ияреп йөрмәм.
…Театр беткәч, урамда сүз куертып тормадылар. Кызны ошатты Рафил. Очрашулар мәхәббәткә әйләнде, ә ярты елдан соң өйләнештеләр. Моңарчы Рафил кеше фатирын яллап тора иде. Өйләнешкәннән соң ул Илсөяләргә, ягъни хатынының фатирына күченде. Өчәү яши башладылар. Фатир ике бүлмәле, берсендә – Илсөянең әнисе, икенчесендә яшь парлар яши.
– Хәзер без бәхетле гаилә. Хатыныма яратып өйләндем. Азып-тузып йөрмәдек. Бүген дә яратып яшим аны. Кызыбыз үсеп килә. Менә икенчесе малай булыр. Балалар үсеп китсә, Мәскәүдә акча эшләп алып, ипотекага, аннан соң үзебезнең фатирны булдырырга иде. Торуын әйбәт торабыз. «Теща» да ярый, миңа мөнәсәбәте әйбәт. Хатыным да мин өйдә булган көннәрдә май кояшыдай балкып, кая басканын белми йөри. Ирләр еш кына үзләренең хатыннары өстеннән ничек йөрү маҗаралары белән мактана, минем алар янында сөйләрлек сүзем юк. Хыянәтне берничек тә аңламыйм, гафу да итә алмас идем. Монысы минем ниятемнең чиста булуын алдан ук искәртеп кую өчен әйттем.
Әлбәттә, кешеләр гөнаһсыз, чип-чиста була алмый торганнардыр. Яшерергә уйлаган идем, бүтәннәргә сабак булсын. Кызның әнисе кияүгә иртә чыккан. Әле ул үзенә җәлеп итәрлек ханым. Бер ял көнне хатын кибетләргә чыгып киткән иде. «Теща» ял көнне ванна керергә ярата. «Кияү, кияү, ваннада лампочка янды, яңасын борып бир әле. Минем янга кергәнче, шунда эленеп торган халатны ишекне ачып миңа төрт», – ди. Яңа лампочка алдым да, рөхсәт сорап кердем дә бордым. Борып бетергәч карасам «теща»м халатын киеп кенә ята. Күзләрем «картина»ны тиз генә әйләнеп чыктылар. Гафу үтендем дә чыгып киттем.
Сүзне кодагыйга бирик әле.
– Теге вакытта кияү лампочканы алыштырганда безнең арада берәр нәрсә булмасмы, дигән идем. Әйтергә оят булса да, ничә ел ир исе сизгәнем юк. Илсөя икенче баласын тудырырга йөри. Вакыты җиткән. Беркөнне иртәнге чәйдән соң кызымның хәле авыраеп китте. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырттым да, Илсөяне бала тудыру йортына алып киттеләр. Яшь гаилә менә-менә ипотекага яңа фатир алырга тиеш. Бала рәтләнгәнче, миндә торып торырлар, дип уйладым.
Кияү: «Илсөя малай тапты», – дип шатланып кайтып керде. Кара-каршы утырып, кичке ашны ашадык. Аның миңа каравы булды, шул мизгелдә тезләремнең йомшаруын сиздем. Табынны көчкә җыеп бетердем. Йокы бүлмәсенә кереп барганда, ул мине тотып алды да кайнар иреннәренә тартып китерде. Мин эредем.
Бу хәлдән соң оятымны, үземне кая куярга белмәдем. Бер ай баланы караштым та сеңлемә күчеп киттем. Ярты елдан алар яңа фатирга күченеп киттеләр, ә мин үземнекенә кайттым. Әле ярый безнең хәлләрне кызым белмәде. Болар бүтәннәргә сабак булсын, гөнаһлы була күрмәгез. Аллаһы Тәгаләдән оят.
***
Бу темага сөйләшергә исәп юк иде. Журналист бар да үзгәртелеп языла дигәч, бу кыска тарихны сөйләдем.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ.
Казан шәһәре.
Комментарии