Бер мәхәббәт тарихы

Бер мәхәббәт тарихы

Мин һәр елны санаторийдә ял итәм. «Санта»да бик күркәм, сөйкемле олы яшьтәге ирле-хатынлы бер пар белән таныштым. Аларның бер-берсенә булган игътибары, мөнәсәбәте, бер-берсен хөрмәт итүләре искитәрлек. Көнаралаш балалары, оныклары килеп хәлләрен белеп тора. Алар килгән көн үзе бер бәйрәмгә әйләнә. Бер ялда Мөршидә апа белән (исемнәре үзгәртелде) озаклап сөйләшеп утырдык. Ул үз башыннан үткәннәрне сөйләп, мине гаҗәпкә калдырды. Алар Айдар абый белән икесе ике авылдан. Чаллы шәһәрендә «КамАЗ»да эшләгәндә танышканнар. Ике ел бер-берсен яратып йөргәннән соң өйләнешәләр. Яхшы хезмәткәрләр булуларын исәпкә алып, ике бүлмәле фатир бирәләр. Тормышлары көйле генә бара, ике уллары туа. Айдар абый белән Мөршидә апа һәр туган көнгә сөенешеп, бер-берен яратышып яшиләр. Беренче уллары Солтан беренче сыйныфка укырга керә.

Матур гына тормыш алып барганда, Мөршидә апа ирендәге үзгәрешләрне күреп борчыла башлый. Кичләрен ир каядыр чыгып югала, бик соңлап кайта, хатыны белән рәтләп сөйләшми. Хатынның шикләре дөрес булып чыга, ире яшь кенә сатучы кыз Гүзәлия белән чуала икән. Ничек итеп ирен кулдан ычкындырмаска? Мөршидә апаның бөтен уе шул була. Уйлана торгач, түзәргә, сабыр булырга, тавыш чыгармаска, дигән ныклы фикергә килә. Ире кайчан кайтып керсә дә ачык йөз, чиста өс-баш, тәмле ризыклар пешереп каршы ала. Балалары да әти дип бөтереләләр, яраталар, кочалар.

Ирдән тегесен-монысын алдыргач, Гүзәлия: «Бергә булыйк, өйләнешик», – дип аптырата башлый. Айдар ике ут арасында кала. Бернинди гаебе булмаган, ирен өзелеп яраткан хатынны ничек ташлап чыгып китәргә. Малайлары да әтиләрен яраталар. Беркөнне Гүзәлия: «Әби булган хатыныңнан минем кай җирем ким, матурлыгым, яшьлегем ташып тора. Ярар миңа өйләнмәсәң, менә дигән яшь егеткә чыгармын әле. Миңа бер бүлмәле фатир алып бир дә янымнан ычкын, башка киләсе булма», – дип бик каты тавыш чыгара. Шуннан соң Айдар Гүзәлия белән арасын өзә. Ничек соң мин ялгыштым, шундый әйбәт, уңган, булган, юкка тавыш чыгармас сабыр холыклы хатынын, балаларын ташлап чыгып китмәгәненә шатланып, уйланып ятып, таңны аттыра. Мөршидәдән тезләнеп гафу үтенә. «Мин сине күңелемнән күптән гафу иттем, чөнки мин сине яратам, үзең дә мине яратасың. Син бит бераз ялгышып алдың, тормышта андый хәлләр дә була», – ди хатыны. Айдарның хатынына булган ихтирамы тагын да көчәя. Бу хәлләрдән соң шактый еллар үтә. Балалары югары уку йортларын тәмамлыйлар, гаиләле булалар. Әби белән бабай шатланып, сөенеп, аларга булышып яшиләр.

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Комментарии