- 18.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №45 (14 ноябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Әле күптән түгел генә автобуста бик кызыклы күренешкә тап булдым. Каршымда утырган әби, берничә тукталыш мине күзәтеп барганнан соң, телгә килеп, кияүдә булу-булмавым белән кызыксынды. «Юк», – дигән җавабымнан соң:
– Менә минем онык та өйләнмәгән бит әле, – дип башланган әңгәмәнең нәрсә белән төгәлләнәчәген алдан белсәм дә, дәшми генә тыңлап бетерәсе иттем.
– 34 яшь тулды инде аңа. Шушы бер ел эчендә гаилә кормасам, беркайчан да өйләнмим, ди. Бик борчылам шуның өчен. Моннан берничә ел элек өйләнергә уйлап йөргән иде дә, нишләптер йөргән кызы белән аралары суынды. Туй булырга берәр атна кала кире уйладылар. Бүләкләр дә, киясе кәчтүм-чалбарлар да алынган, ресторанга да заказ бирелгән иде… Оныгым шул кызны гаепле итеп калдырса да, гаеп икесендә дә булгандыр инде. Ике кулны чәбәкләгәндә генә тавыш чыга бит, бер кул белән бернинди тавыш чыкмый. Үзе бер дә төшеп калган кеше түгел ул. Мәктәптән үк яхшы укыды, төзелеш институтын тәмамлады. Хезмәт хакын да күп ала. Машинасы да киноларда күрсәтелә торган кебек иномарка: кара төстә һәм бик зур. Дуслары белән җыелышып клубларга да йөриләр инде… Болай атна уртасында миндә яши, ә ялларга үзенең фатирына кайтып китә. Ә, әйе, әйтергә онытканмын, аның ике бүлмәле фатиры да бар. Миндә яшәмәс иде дә бит, рәхәт шул миндә. Өс-баш юылган, ашарына пешкән. Күлмәк-чалбарын үтүкләп, урындык башына элеп куям, үзе урнаштыра калганын. Син аның шкафын ачып карасаң… Бөтен әйбер кибеттән алган кебек итеп тезелгән. Бер генә оекбашын да тотып атмый – бөтен әйбер урынында булырга тиеш. Ул тәртипсезлек яратмый.
Иртән бик авыр тора менә. Үзенә чәй кайнатырлык та вакыты калмый. Шуңа күрә иртүк ашамый гына эшкә чыгып чабарга мөмкин. Ә миндә торгач, иртән үк өстәл әзерләп куям. Аягүрә генә 5-10 минут эчендә ашый да йөгерә инде. Йөргән кызы бармы-юкмы икәнен белмим. Миндә яшәгәч – юктыр, булса, үзендә торыр иде. Шундый яхшы егет белән дә йөрмәгәч, кем белән йөри микән бу кызлар?!
Ул үзе, буш вакыты булса, бик тәмле пешерә. Әллә нинди яңа соуслар уйлап чыгара, бәрәңгедән дә әллә нинди затлы ризыклар әзерләп, шуларны ресторанча итеп бизәп куя. Бер генә кимчелеге бар: дачада эшләргә яратмый. Гомумән, җир кешесе түгел ул. Мине бакчага алып барып, алып кайтып йөртә үзе. Кайчан әйтсәм дә, сүземне тыңлый, бер шалтыратсам, менә хәзер үк килеп җитә инде. Түтәл казып, орлыклар утыртып эшли торган кеше түгел, вак эшне яратмый. Бакчага килеп, дуслары белән шашлыклар ясап утыралар. Яшьләр хәзер күңелле яши бит ул. Безнең вакытта гына алай булмады.
Шуннан башлаган идем бит әле, менә хәзер ул 35 яше тулганчы гаилә кормасам, бүтән өйләнмим ди. Синең танышларың арасында яхшы кызлар юкмы соң? Үзең танышырга теләмәсәң инде…
– Аның исеме ничек соң?
– Лёша!
– Соң ул бит урыс егете, ә мин – татар кызы!
– Әй, алай булса… урыс дус кызларың юкмы соң?
– Бер балалы хатын гына бар, ул аерылган!
– Син нәрсә! Минем улыма кияүгә чыкмаган урыс кызы кирәк! 22-23 яшьлек булсын. Эчеп-тартып йөрмәсен. Алтыныма теләсә кем ярамый! Андыйлар белән яшәгәнче, үзең генә торуың хәерлерәк. Әй, юньле кызлары да калмады инде аның хәзер…
– Татар кызы нәрсәсе белән ярамый?
– Ух, хәйләкәр, беләм мин сезне! Улымны фатирсыз калдырып, машинасын сатып, акчасын урлап чыгып качар идегез бугай! Татарларны күргән бар, кичә генә тумадым…
Әби, сөйләнә-сөйләнә, Җиңү паркы тукталышында төшеп калды. Кызганыч, шул чакта башым эшләп, «сайлаган – сазга, очраган – тазга», дигәнне тәрҗемә итеп әйтә алмадым. Бу әбинең өйләнә алмый азапланучы «алтын» оныгын рекламалавына караганда, аның татар кызлары турында шундый сүз әйтүе ачуымны китерде. Хәер, шундыйрак фикерне минем күршедә генә яшәгән бер мари кызыннан да ишеткәнем бар иде. Ул да татар кызларын, иң беренче чиратта, хәйләкәр дип күзаллый икән. Ничек уйлыйсыз, татар кызлары, хатыннары чыннан да шундый хәйләкәрме?!?
Фәридә ЗАРИПОВА.
Татар кызлары хәйләкәр? ,
Комментарии