- 18.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №45 (14 ноябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
1955 ел, СССР таркалмаган вакыт, минем өчен берьюлы икеләтә уңышлы булды. Казан дәүләт университетына читтән торып укырга кердем һәм нефтьчеләр каласы Әлмәттә эшкә урнаштым. Дөрес, гади эшче, бетончы булып кына. 17 яшьлек егеткә зур уңыш, бәхет иде ул. Миннән ун яшькә олы абыем да гаиләсе белән килгән иде. Шәһәрнең көнчыгыш ягына урнашкан, сугыш вакытында нимесләр салып калдырган баракларның берсеннән безгә фатир бирделәр. Хәер, җәен анда тормадым да диярлек. Яшь балаларына сөт булсын өчен абыем авылдан озын мөгезле, кара йонлы бер кәҗә алып килгән, аңа барак каршында сарай да төзегән иде. Ул чакта шәһәр хәзергечә зур түгел, кибетләрендә ризыклар да аз иде, күпчелек гаиләләр (авылдан килгәннәр бит) безнең кебек кәҗә, сарык асрыйлар.
Яшәгән урынымда да, эшләгән җиремдә дә бик тиз дус егет-кызлар таптым. Нәзирә исемле кыз йөрәгемдә аерым урын алды. Сипкелле, түгәрәк йөзле, саргылт чәчле бу кызга чын-чынлап гашыйк булдым. Әмма безнең мәхәббәтебез җәйнең матур бер көнендә башланып, көзен яфраклар саргаеп коелган вакытта бөтенләй сүнде. Моңа сарайдагы кәҗә дә гаепле булды, ахрысы.
Нәзирә белән, безнең сарайда очрашып, сәкедә ятып, төннәр буе укыган китаплар, караган кинолар турында сөйләшеп чыга идек. Хәзер ничектер, ул заманда Әлмәт якларында кыз белән егетнең келәт, сарайларда бергә куну гадәте бар иде. Билгеле, бу очрашу, төн кунулар тәртипле булырга тиеш. Эш шунда: без сәкедә бераз яту белән, аяк астындагы теге кара кәҗә сикереп менә дә уртабызга ята иде. Әлбәттә, мин аны тибеп төшерәм. Ул исә безне мыскыллаган, көлгән кебек, тагын арабызга сикереп менә. Нәзирә көлә генә: «Кәҗәгез синнән кыюрак, усалрак икән», – ди.
Берничә төн шулай кабатлангач, Нәзирә минем белән очрашудан кача башлады. Моның сәбәбен ул чакта аңламадым, тик хәзерге акылым белән исәплим, миңа кыюрак буласы калгандыр, күрәсең. Монда үземнең дә, кәҗәнең дә гаебе булгандыр дип уйлыйм. Шул уңайдан бер мәзәк искә төшә.
Егет белән кыз очраклы гына бер фатирда төн куналар. Егет оялчан, әдәпле була, күрәсең, кыз белән ике арага газета куеп йоклый. Иртән торып юлга чыккач, җил кызның яулыгын очырып, койманың теге ягына төшерә. Егет аны алмакчы булып, койма аша сикерергә тели. Кыз аннан: «Кая сиңа шундый биек койма аша сикерү, газета аша да чыга алмадың әле», – дип көлә. Шулай, җәмәгать, тормышта кыюрак булырга кирәктер, бәлки?!
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы,
Иске Ибрай авылы.
Комментарии