- 18.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
“Казан-Ижевск” электр поездында булды бу хәл. Көч-хәл белән урын эзләп табып утырдым, анысы да иртәрәк килгәнгә иде. Поезд тукталышларны аз ясый, тиз йөри, шуңа күрә кеше бик күп, басып кайтучылар да байтак. Күршедәге егетләр арасыннан берсе Арчада төшеп калды. Сәгатьтән артык басып торган бер кыз түзмәде, шул урынга килеп утырды. Теге егетне озатып кергән иптәше килде дә кызны куа башлады, янәсе, нәрсә карап ул монда утырган, бу урын икенче бер егеткә тиеш. Кыз нишләсен, торып, урын бирергә мәҗбүр булды. Күп тә үтми, иптәшләре килеп утырды, теге кыз бөтенләй икенче вагонга чыгып китте… Уйга калдым: бүген безнең арада әллә нигә бер торып, кемгә дә булса урын биргән егетләр бармы икән ул? Кызлар алдында ишек тотып тора, юл бирә торган, акыллы, яхшы тәрбияле егетләр, кыскасы, джентельменнар бармы безнең арада?
“Джентельмен” сүзе XIX гасырда Англиядә барлыкка килгән. Яхшы тәрбия алган, тирә-яктагыларны, аеруча хатын-кызларны хөрмәт итә торган, белемле, югары әхлаклы, интеллигент ир-ат дигәнне аңлата. Джентельменнарга шулай ук пунктуальлек һәм сүзләрендә тора белү хас. Узган гасырларның алдынгы илләрендә бу шактый таралган күренеш булса, хәзерге заманда андыйларны бармак белән санарлык. Дөрес, вакыт алга киткән саен, кешеләр дә үзгәрә. Англия белән безнең илне чагыштырып булмый. Шулай да мондый кешеләргә хас булган сыйфатка ия булу беркемгә дә комачауламас иде, минемчә.
Мәктәптә укыганда классташым һәрвакыт юл бирә, кызлар белән үзен бик әйбәт тота иде. Шуның өчен аның иптәшләре егетне мыскыл иттеләр. Тора-бара ул үзгәрде, дусларына охшап калды. Димәк, тирә-ягы, иптәшләре, җәмгыять аны шундыйга әйләндерде. Джентельменнарның юкка чыга баруларын моның белән дә аңлатырга була. Заманы ул түгел. Хәзерге вакытта һәр кеше үз файдасы өчен генә яши. Транспортта, кибеттә урын бирү күренеше (шәһәрләрдә бигрәк тә) күптән күзәтелми инде.
Танышларымнан: “Үзегезне джентельмен итеп хис итәсезме? Сезнеңчә, джентельменга нинди сыйфатлар хас?” – дигән сорауларга җавап бирүләрен үтендем. Җавапларның төрлелеге шаккаттырды:
Айзат, 19 яшь: “Джентельменлык замана, дәвер белән аерылып каралмый. Алар кичә дә булды, бүген дә бар. Джентельмен башкаларны хөрмәт итә, бәхет тели, кайгырта. Бу аның эчке дөньясыннан килә. Ә мондый мөгамәлә пунктуальлек, үз сүзеңдә нык тору белән чагыла. Бу тышкы күренеш, ягъни джентельменның формасы гына, боларның барысы да аның эчке культурасыннан килә, минемчә”.
Ринат, 20 яшь: “Әйе, үземне джентельмен дип саныйм. Моны мин генә әйтмим, дусларым да шундый фикердә. Джентельмен әхлаклы, тәрбияле, белемле булырга тиеш. Шулай ук этикет кагыйдәләрен дә белү кирәк”.
Рәшит, 18 яшь: “Юк, мин джентельмен түгел! Кызлар алдында ясалма йөргәнне яратмыйм”.
Рәмис, 20 яшь: “Джентельмены удачи” фильмындагы кебек булса гына инде. Үземне бер дә андый кешеләр төркеменә кертә алмыйм”.
Айрат, 17 яшь: “Бу сүзнең мәгънәсен аңлап бетерә алмыйм, ләкин миңа калса, хис итәмдер”.
Айрат, 21 яшь: “Хәзер заманы ул түгел, ХIХ гасыр ахырларында яшәсәм, чын джентельмен булыр идем. Бүген бу мөмкин түгел”.
Айнур, 19 яшь: “Джентельмен элекке вакытлардагы кебек үк булырга тиеш, димәк, хәзерге вакытта бу мөмкин түгел. Ләкин аңа хас кайбер сыйфатлар үземдә бардыр, дип уйлыйм”.
Джентельменнарның күбрәк булуы кызларга да, башкаларга да файдага гына булыр иде, әлбәттә. “Мин – джентельмен” дип кычкырып йөрү, чынлыкта да шундый сыйфатларга ия булу дигән сүз түгел әле ул.
Эльвира МОРАТОВА,
КДУ студенты.
Гаиләне саклау – зур сәнгать
Тату гаилә кору һәм аны саклау – зур сәнгать. Ир белән хатын гомерен бер-берсенә багышлый, бала үстерә.
Без, һәммәбезгә билгеле ки, психик киеренкелек белән яшибез. Нәтиҗәдә, кеше бер сүздән кабынып китә торганга әйләнә. Эштә дә киеренкелек күп. Әйтик, хезмәт хакын вакытында түләмиләр яисә кеше эш югалтудан куркып йөри. Ул эштә түзеп тора-тора да өйгә кайткач, бар ачуын чыгара. Ә ни өчен тавыш чыкты? Берәү дә белми. Бер гаепсезгә ир яки хатын күңеле рәнҗетелә.
Уйлап карасаң, гаиләдә тавыш юктан да чыга. Кемдер нәрсәгәдер ризасызлык күрсәтә. Сүз артыннан сүз китә. Ир – хатыннан, хатын ирдән уздырырга тырыша. Кайбер ир белән хатын кунакка баргач та, үз-үзен тота алмый. Имеш, горурлар. Ир – ирлеген, хатын хатынлыгын итә. Ә чынбарлыкта исә аларның горурлык дигәннәре сукыр тәкәбберлек, мин-минлек кенә.
Әгәр тормышта ир белән хатын бер-берсенең сүзеннән чыкмаса, бәхетле юл узалар. Минем әти белән әни 63 ел бергә гомер итте. Нинди генә авырлык күрмәгәннәр. 1938 елда әтине “халык дошманы” дип кулга алалар. Ике ел утырып чыга. Аннары сугыш башлана. Анда 4 ел булып кайта. Кайда гына булмасын, әни әтине көтә. 4 бала тәрбияләп үстерделәр.
Хатынымның әти-әнисе дә мактауга лаек, үрнәк гаилә булган. Минем әти-әни шикелле алар да төрле авырлык күргән. Бергә 65 ел гомер иткәннәр. 7 кыз бала тәрбияләп үстергәннәр.
Нинди генә чорда да бер-берсенә турылыклы булганнар, яшь вакытта биргән вәгъдәләрен үтәгәннәр. Тагын шунысы бар: хатын-кызның эчә башлавын күрү бигрәк тә авыр. Соңгы вакытта ир-ат һәм хатын-кыз хокукы турында күп сөйләнелә. Ә иң аянычы шул: ул хокукларны һәркем үзенчә аңлый. Гаилә башында ир кеше булырга тиеш. Тату гаиләдә зур эшләрне ул башлап йөри.
Ә чынлыкта ирләр гаилә эшләреннән ерактарак торырга тырыша. Алар, янәсе, хезмәт хакын хатынына алып кайтып бирә, шуның белән гаиләдә вазифасы бетә. Ул бер эшкә дә кысылмый. Бөтен тормыш хатын-кыз өстендә: балаларны тәрбиялә, өс-башын кара, чистарт, ашарга пешер, кибеткә чап… Ә ирләр исә балыкка китә, урамда карта уйный, эчә. Җитмәсә, исереп кайтып, хатынына бәйләнә. Хатын-кыз анысына да түзәр иде, наз да кирәк бит әле. Ул бик нечкә күңелле, табигать аны шулай яраткан. Бер галим сүзенә караганда, аерылышкан гаиләләрнең яртысыннан күбесе бер-берсен иркәли, назлый белмәгәнлектән таркала икән. Бер-беребезгә ягымлы карау, назлы сүз әйтү шулкадәр кыенмыни соң?!
Билгеле, гаилә тормышы үбешү-кочаклашулардан гына тормый. Ләкин гаиләне бары тик хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә тотканын истән чыгарырга ярамый. Наз патшалык иткән урында тупаслыкка урын калмый.
Гомер кешегә бары бер тапкыр гына бирелә. Яшь чакта без һәммәбез дә гайрәтле, дәртле. Тик шунысын онытмаска кирәк: картлык та яшьлектән ерак тормый. Картлыктагы ялгызлыктан да авыррак, газаплырак әйбер юктыр, мөгаен. Кеше үз гомеренең кадерен белергә тиеш. Гаилә бары тик бәхет чыганагы булсын.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ
Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?!”
Бер күрүдән гашыйк булу
Тормыш итүне кем ничек аңлыйдыр, ә менә Вәсилә өчен ул – тату гаилә, балалар, туганнар һәм эш.
– Бер серемне ачыйм әле үзегезгә: яшь чагымда беркайчан да кияүгә чыкмаска карар кылган кеше бит мин. Хәер, монда артык сер дә юк. Сөйлимме?
Гаиләдә алты бала үстек. Шуның бишесе – кыз. Сүз уңаеннан, Спас районының Ямбак авылыннан мин.
Әти-әни бик тату яшәде, һәрхәлдә, безнең алда тавышланган, бер-берсенә авыр сүз әйткәннәрен ишеткәнем булмады. Әтиебез, урыны оҗмахта булсын, сугышта катнашкангамы, тормышның ямен, тәмен белеп яшәде. Вак-төяк проблемаларга игътибар итмәс иде. Шуңа әни белән күзгә-күз карашып гомер иттеләр.
Шулай туры килде: апалар яшьли кияүгә чыкты һәм төрлесе төрле якка таралды. Дөрес, мин дә авылда калмадым. Апам Айсылу Түбән Кама районына кияүгә чыккан иде, укуны тәмамлау белән, аңа ияреп, шәһәргә киттем. Унҗиде яшь иде ул чакта миңа. “Шин” заводына флиппировщица булып эшкә урнаштым. Авыр хезмәт, өстәвенә, сменалы да. Түземлегем озакка бармады, гомеремне шушы камералар арасында уздырырмын микәнни, дип үз-үземне битәрләдем дә Казанга чыгып киттем. Пешекчеләр әзерли торган училищеда укыдым. Бауман урамында урнашкан “Татар халык ашлары” ашханәсенә эшкә чакырдылар, ләкин күңел гел Түбән Камага тартып торды, шуңа да риза булмадым. Тугыз кыз кайттык шәһәргә. Барыбыз да химкомбинатның җәмәгать туклануы идарәсенә эшкә урнаштык.
Авылдан килгән егет-кызлар, нигездә, тулай торакта яши иде. Шул меңләгән яшьләрнең берсе – мин. И, күңелле дә иде соң тулай торак тормышы! Мин шушы мохиткә, шушы яшәү рәвешенә шулкадәр ияләндем, аны үзгәртү түгел, бу хакта уйларга да теләмәдем. Моңа әнинең эче бик поша. Кайткан саен: “Балакаем, яшең бара, башлы-күзле булу турында уйларга вакыт түгелме?” – дип, колак итемне ашый. Аның белән ризалашам, тик никах турында сүз катмыйм. Аптырагач: “Әллә үзеңә егетләр карамыймы?” – дип сорый. Аңа каршы шаркылдап көләм. “Карый, әни, әле ничек кенә карый. Бер дә кайгырма, вакыты җиткәч, кияүгә дә чыгармын, бала да табармын”, – дип, әнине кочам. Ә эчтән башкача уйлыйм. Эштә иреннән зарланып елаучы хатыннарны тыңлыйм, бала белән аерылып, көнне-көнгә ялгап яшәгән ялгыз хатыннарны күреп-аралашып йөрим ләбаса. Юк, миңа андый тормыш кирәкми. Үз кадеремне белеп, барасы җиргә барып, теләгән әйберемне ашап, киясен киеп, кыскасы, үз көемә генә яшисем килә.
Әйе, бу эгоистлык. Тик нишлисең, ул күңелгә кереп урнашты, һич кенә дә куып чыгарам димә. Шулай бер-бер артлы яшьлек еллары уза торды. Инде өченче дистәмне тутырырга да күп калмый. Балалары таралып, әти белән әни авылда ялгыз калгач, аларны шәһәргә күчәргә үгетләдек. Озакламый миңа фатир бирделәр һәм тулай торакның шау-шулы риясыз тормышын бикле ишекле фатирга алыштырырга туры килде. Китүен киттем, ә күңелем һаман шунда: дус кызларым янында булды. Ни хикмәт, эштән соң аяклар үзләреннән-үзләре шунда алып кайта иде. Картлар белеп әйтә икән: никах сәгате кеше туганда ук билгеле була икән.
Һич онытасым юк: 1991 елның 1 гыйнвары. Соңга калып булса да, кызлар белән Яңа елны каршыларга йөрибез. Хикмәт шунда: Миләүшәбез төнге сменада эшләде. Савыт-саба юарга дип аш бүлмәсенә чыктым һәм туктап калдым. Бүген дә ул халәтемне аңлата алмыйм. Бер күрүдә гашыйк булу шул була икән. Фидаил да күзләрен тутырып миңа карап тора. Озак очрашмадык, никах укыттык. Шулай итеп, мәңге кияүгә чыкмыйм дип кәпрәеп йөргән апагыз, үзе дә сизмәстән, ирле булды. Әти-әнинең сөенечен язып-сөйләп бетерерлек кенә түгел. Кияүне үз улларыдай җылы кабул иттеләр. Аллага шөкер, Фидаил дә аларны үз әти-әнисе кебек хөрмәт итә, бервакытта да авыр сүз әйтеп рәнҗетмәде. 22 ел бергә торабыз. Ике малай таптым. Айрат белән Алмаз дип исем бирдек үзләренә. Икесе дә татар-төрек лицеенда белем ала. Әби-бабай белән яшәгән балалар тәртиплерәк, итагатьле, миһербанлы, киң күңелле була диюләре хак. Улларым олыны – олы, кечене кече итә белә дип курыкмыйча әйтә алам. Әтиләре ягыннан да бары тик уңай үрнәк күреп үсәләр. Шапырына димәсеннәр, ләкин (күз тия генә күрмәсен) гомеребез иминлектә, татулыкта үтә. Киләчәге турында фараз кылмыйм, шулай да мәхәббәтебезне саклап калырбыз, әти-әни кебек без дә оныкларга үрнәк әби-бабай булырбыз дип уйлыйм.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА
Комментарии