- 18.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №41 (15 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
(Тормышта булган вакыйгага нигезләнеп язылды)
Илгиз аны автобуста очратты. Нур чәчеп, балкып килеп керде кыз. Моңа кадәр кызларга карап сокланып кына йөргән, әле беркайчан да яратып караганы булмаган егет, аңа бер күрүдә гашыйк булды.
Ул танышлары арасындагы бер кызга да охшамаган иде. Әйтерсең лә бердәнбер генә… Әнә бит чәчен дә башка кызлар кебек иңбашына тузгытып салмаган. Илгизнең әниләре яшь чагында ике якка аерып, үреп йөргән кебек ике толым ясаган. Гашыйк булгач, бигрәк кызык икән ул, мәхәббәтең төшкән кызның бөтен нечкәлекләренә дә игътибар итәсең, һәр күзәнәген тоясың.
Илгиз бу очракны кулдан ычкындырмаска булды. Кыз төшәргә җыенган тукталышта чыгарга дип, ул да ишек төбенә килеп басты. Автобус туктагач, кызга чыгарга ярдәм итте һәм артыннан иярде. Шулай итеп, Әлфия белән таныштылар.
Баштарак очраклы танышуга сагаеп караган кыз мөлаем йөзле егетнең чиста күңелле, миһербанлы булуына шикләнмәде. Барысын да күзләр сөйләп бирә. Ә Илгизнең күзендә ниндидер моң бар иде. Әлфия соңрак кына бу моңның серенә төшенде – әнисезлек, ятимлек төсмере икән ул.
Алар һәр көнне диярлек очраша башладылар. Тора-бара аерылмас парларга әверелделәр. Бер генә нәрсә кызганыч иде, икесе ике мәктәптә укый.
Кичләрен соңарып кайта башлаган Илгиз белән әтисе арасында ызгышулар артты. Улын ялгызы гына тәрбияләп үстергән ул. Исән вакытында әбисе кул астында үссә, аны җирләгәч, әтисе белән генә калган Илгиз. Әтисе аның кызлар белән очрашуына каршы түгел, бары ныклап торып чыгарылыш имтиханнарына әзерләнүен тели. Шуңа соңарып йөрүен яратмый.
Әлфиянең әти-әнисе дә кызларының киләчәк язмышы өчен борчыла. Ул да чыгарылыш сыйныфында бит. Алда имтиханнар, югары уку йортына керергә кирәк. Ә монда кызлары егет дип шашып йөри. Аеруча әтисе борчыла кызы өчен. Ә әнисе Гөлира апа апа салкынрак кеше. Аны кызының киләчәге өчен битараф дип әйтү бик үк дөрес булмаса да, үз-үзен яратучы, башкалар өчен артык исе китмәүче хатын ул.
Көннәрнең берендә Илгиз сөйгән кызына көтелмәгән куаныч ясарга булды. Кисәтмичә генә төнлә килеп, фатир ишек төбенә чәчәк букеты белән йомшак уенчык калдырырга иде исәбе. Иртән ишектән, һичшиксез, иң беренче Әлфиясе чыгачак, чөнки Гөлира апа эшкә төштән соң гына бара, ә әтиләре өйдә юк – эш буенча икенче шәһәрдә.
Бу араларда Илгизнең әтисе эштән соңарып кайтырга ияләнде. Шуңа улына да, кайда йөрдең, дип артык бәйләнми. Тыныч күңел белән барып кайтырга була дип, соң гына Әлфияләр яшәгән урамга таба атлады Илгиз. Ерактан ук Әлфияләрнең подъезд төбендәге ир-ат гәүдәсен әтисенекенә охшатып килде ул. Якынайган саен чыннан да әтисе булуын аңлады. Әтисе Гөлира апа белән басып тора иде… Көлешә-көлешә ишек төбендә сөйләшеп торганнарын Илгиз качып карап торырга булды. Бераздан әтисе Гөлираны кочагына тартып алды. Әлфиянең әнисен! Илгиз тораташтай катып калды. Моны ничек аңлатасың инде? Гөлира апаның ире бар бит, нишләп ул аның әтисен үбеп тора? Каршы якка әтисе килгәнне абайлап, егет йөгереп китеп барды. Кулындагы чәчәк бәйләме дә, йомшак уенчык та качып торган урынында торып калды…
Илгиз чабып өйләренә кайтып керде. Ирексездән аккан яшьләрен тыя алмады. Уйларының асты-өскә килде. Әтисен гаепләгәнче, күз алдыннан Гөлира китмәде. Җир йөзендә хәзер аңардан да шакшы хатын-кыз юктыр сыман тоелды егеткә. Ире бар өстеннән чит кеше белән очрашып йөрсен әле! Аның урынында башка теләсә нинди хатын-кыз булса, егетнең исе дә китмәс иде – Әлфиясенең әнисе бит ул. Алиһәгә тиңләп йөргән кызның әнисе шундый булгач, нәрсә уйларга? Нинди үрнәк күреп үсә кызы. Нишләптер, Илгиз Әлфия бу хакта беләдер дип уйлады. Хисләр ташкан мәлдә дөньясына ачу уяна шул, берәүне дә күралмыйсың…
Илгизгә бөтен тормышының мәгънәсе югалган кебек тоелды. Шуның белән бергә күңел түрендәге Әлфиянең сурәте дә юкка чыкты. Аның укырга керәсе дә, Әлфиягә өйләнәсе дә килми башлады. Гомумән, киләчәге юкка чыкты.
…Ишек тавышына уянып киткәндәй булды Илгиз. Елап шешенеп беткән күзләрен әтисенә төбәп: «Ни өчен нәкъ менә Гөлира апа? Ни өчен Әлфиянең әнисе?» – диде. Аптырап югалып калган ир: «Гөлира аның әнисемени?!» – дип кенә әйтә алды. Илгиз утырган урыныннан сикереп торып ишеккә таба ыргылды. Артыннан әтисе: «Улым, кичер, мин бит белмәдем», – дип кычкырса да, ишетмәде ул. Артыннан чабып чыкканда, Илгиз каядыр югалып өлгергән иде инде.
Кая барып бәрелергә белмәде егет, йөрәген тырнап торган, җанын айкаган хәл ни өчен нәкъ менә аның белән булды соң әле? Нигә нәкъ менә хәзер? Шундый авыр тойгыларны бер кичергән кебек тойды ул үзен. Әйе, әйе, булды бит андый мәле – әнисе үлгәч. Өч яшьлек Илгизне әбисе юаткан иде. Ә бүген кемгә сыенырга? Буй җиткән егетнең җирне тырмап елыйсы килде… Уенда ал хыяллар туып, бөтен җаны-тәне белән гашыйк булгач, сөйгәнемне очраттым, дип, шатлыктан бөтен дөньясын колачларга әзер чагында бар да челпәрәмә килсен әле.
Икенче көнне кич белән Илгизнең әтисенә кайгылы хәбәр килеп иреште. Төзелеп килә торган йорттан унсигез яше дә тулып өлгермәгән егетнең мәетен табып алганнар – Илгиз бауга менгән…
Гүзәл ШӘРИФ.

Комментарии