Аерылышуны модага кертмәгез!

Аерылышуны модага кертмәгез!

Күптән түгел Чаллы шәһәрендәге балалар травматологиясендә булырга туры килде миңа. Көтеп утыру бүлмәсендә шундый картина күзгә чалынды: яшь кенә бер ир-ат кемнедер көтеп утыра иде. Үзе белән күчтәнәчләр дә алып килгән. Мөгаен, бу больницада аның якын кешесе ятадыр, дип уйлап куйдым. Чыннан да шулай булып чыкты. Озак та үтмәде аның янына кечкенә кызчык йөгереп чыкты һәм «Әтием!» диеп кочаклап та алды. Кызы артыннан әнисе дә килеп җитте. Бәләкәй кыз авырып киткән һәм аны әнисе белән больницага салганнар икән. Әтиләре исә авыр эш көненнән соң сөекле хатынын һәм баласын күрергә килгән. Шушы кечкенә генә гаиләгә карадым да сокланып куйдым. Беләсезме ни өчен? Мәхәббәт бар иде аларда. Бер-берсен яраткан кешеләр әллә кайдан күренеп тора бит ул.

Шушы күренеш мине шактый уйларга этәрде. Гаилә турындагы уйларга чумдым. Кызганыч, безнең җәмгыятьтә гаилә институтының әһәмияте елдан-ел кимеп бара.

«Булган шундый заманалар,

Шундый чиста чак булган:

Егетләре батыр булган,

Кызлары тыйнак булган…» – дип җырлыймы әле Илсөя Бәдретдинова.

Әби-бабайлар заманы үтте шул хәзер. Ул вакытта яшьләр гаиләнең ни дәрәҗәдә мөһим нәрсә икәнен аңлап үскәннәр. Сайлаган парына гомерләре буе тугры кала торган булганнар, утны-суны бергә кичәргә әзер торганнар. Нинди генә авырлыклар булмасын, аерылышу турында уйламаганнар да безнең әби-бабалар. Ә хәзерге яшь буын ни күреп үсә? Кая карама – бөтен җирдә гаиләләр таркала. Яңа гына өйләнешкән парлар, гаиләдә аз гына низаг барлыкка килдеме, шунда ук аерылышу ягын карый. Аерылышу «модага керде». Үземнең таныш-белешләр белән гаилә турында фикер алышканда, бер кыз баладан шундый сүзләрне ишетергә туры килде. «Алдагы тормышка планнарың нинди соң?» – дим. «Кияүгә чыгыйм әле, ошамаса, аерылып кайтырмын», – дип җавап кайтарды кыз кеше.

Соң, үсеп буй җиткән кеше шулай итеп фикер йөртергә тиешме инде?! Һәм, ни кызганыч, күпме генә яшь буын вәкиленнән гаилә турында сорасам да, җәмгыятьнең бу мөһим институты хакында әле бер генә дә җитди фикер ишеткәнем булмады. Гаилә коруны әти-әни кесәсеннән йөзләгән меңнәр акча чыгарып туй ясау дип кабул итә хәзерге яшьләр. Күп очракта мондый гаиләләр таркала, чөнки яшьләр гадәттә олы һәм мөстәкыйль тормыш күрсәткән авырлыклар алдында югалып кала. Барлыкка килгән проблемаларны бергәләп чишү урынына, яшь парлар тизрәк аерылышу ягын карый. Ә туй оештыруга киткән чыгымнарны, әлбәттә, әти-әни түли.

Сүз дә юк, яратышып кавышкан парлар хәзерге заманда да бар. Шөкер, мәхәббәт дигән нәрсә әле юкка чыкмады. Өстә аталган яшь гаилә дә шуны дәлилли. Ә янәшәңдә яраткан кешең булганда, проблемалар да пүчтәк булып кына күренә. Бу язмам белән шуны әйтәсем килә: яшьләр гаилә коруга җитдирәк карасын иде. Зур җаваплылыкны тоеп, аңлап өйләнешкән очракта гына гаилә бәхетенә ирешеп була. «Җиде кат үлчә, бер кат кис», – дип юкка гына әйтми бит халык мәкале.

Ләйсән САБИРОВА.

Комментарии