- 18.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №41 (17 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Гүзәл Габдрахманованың «Ирегезнең сөяркәсен күрмәгез!»(12 сентябрь, 2012 ел) язмасын укыгач, хат язарга булдым. Шундый кызык язылган, башта көлдем, аннан уйга калдым, сөяркәнең башын бот арасына кыстырып калдырдым, дигән. Бер уйлаганда, Сәрия ирен бик яратып яшәгән икән. Шулай да, мин андый түбәнлеккә төшмәс идем.
Миндә дә андый хәлләр булды. Икенче кызым белән йөкле идем, ирем булган кеше ул вакытта Островский урамындагы бер складта шешәләр җыя иде. (Ул вакытта шешәләрне акчага җыялар иде бит, хәзер генә алар урам тутырып аунап ята). Ул мәрхүм шундый эшләрдә генә эшләде, йә кибеттә ит сатты, йә шешә җыйды, гомумән, сату эшендә иде. Мин декрет ялына чыктым, тотарга акчам бетте. Олы кызым белән (аңа 6 яшь иде) иремнән акча алырга киттек. Төш вакыты иде, склад ишегенә тышкы яктан «обед» дип язылган, ишек эчтән бикле, ишек кагабыз, ачучы юк. Бала да үзенчә аяклары белән кага. Кага торгач, бу ир булган кеше каушап, чалбар төймәсен төймәләп чыгып килә. «Нәрсә булды, нишләп шулкадәр кагасыз», ди. «Ачмыйсың ич», дим. Бала эчкә кереп тә китте, чәчләре тузган марҗа чыгып килә. Иремә: «Тотарга акчам бетте», дим. «Бирәм, күпме кирәк?» ди. Бераздан, без бала белән кайтып киттек, башка бер сүз дә әйтмәдем. Ул көнне кичке 5тә үк кайтып җитте, башка көнне бик соң кайта, йә бөтенләй кайтмый иде.
Мин бит аны яратып та яшәмәдем, ә шулай да, бик бәхетле гомер иттем. Мәрхүм инде, сүзем дога булып барсын. Ике кыз үстердем.
Үз гаиләмдә, әти әнине ташлады, без ике бала калдык. Әти икенче бер хатынга өченче ире булып китте. Бергә үскән бер егетне яратып, армиягә озатып, хатлар язып көтеп алдым. Ә ул армиядән өйләнеп кайтты. Кыз вакытта егетләр күп иде, мин бит гарип, авыру түгел. Сара апа түгәрәгенә йөрдем, ул вакытта Фәтхерахман Әхмәдиев та анда иде. Ул да бер мәртәбә озата кайтты, эштә дә егетләр күп булды, берсен дә ошатмадым. Иптәш кызлар кияүгә чыгып беттеләр, балалары бар. Кияүгә чыгарга кирәктер инде миңа да дип, димләп, 6 көндә чыктым. Ул үзенә «синушка»булса да өй салган, ничек тә яшәрбез әле дидем. Бөтенләй чыгасы калмаган, алай да, балаларым бар, Аллага шөкер. Балалар булгач, алар белән юанып яшәдем.
Әйе, яратып яшәү бик авырдыр ул. Яшьләргә киңәш итеп шуны әйтер идем, әгәр ирләр «сулга йөри» икән, андый ирләр белән яшәмәгез, ул барыбер сезнеке түгел.
Фәүзия апагыз.
Казан шәһәре.
Сөяркәле ир сезнеке түгел ,
Комментарии