Апалар мәхәббәтемне урлады!

Апалар мәхәббәтемне урлады!

Көз. Онытыла башлаган сагышымны шушы сары яфраклар ел саен исемә төшерә. Ә кайчандыр бик ярата идем бит мин көз айларын…

Мин әти-әни гаиләсендә иң кечкенә бала булганга, бик иркә булып үстем. Ике апамның берсе әти янында, абзар, мунча тирәсендә кайнашса, икенчесе гел әни янында булды. Эш аты булмасам да, мин дә тик ятмадым. Өйдә тузан сөртеп, ишегалдын себереп, каз-үрдәк куып көнем үтә иде. Әти-әни дә, әз генә кыймылдасам, гел мактый бирде. Бераз үсә төшеп, матурланып та киткәч, алар миңа: «Кече кызыбыз», – дип сөеп эндәшә иде. Инде буй җитеп килсәм дә, мин һаман әти-әни кочагында булдым.

Берара ике апам да миңа бәйләнә башлады, янәсе, мин ялкау, барысын да алар эшли. Ялкау ук булмасам да, мин бу сүзләр белән килешә идем. Шулай да, төртмәле сүзләре ешая башлагач, үзләрен әләкли башларга да туры килде. Болар да миннән үч алмый калмады…

Инде олы апама да 28 яшь тулды, ә уртанчысына – 26. Мин исә алардан шактый кече – 18не генә тутырдым. Болар икесе дә кияүдә түгел: әллә үзләре кыргый, әллә егетләр шүрли шунда – белгән юк. Олы апама ниндидер әбиләр килеп, әллә нинди «хан» малайларын димләп карады. Ә апаның исә аларны ишетәсе дә килми. Клубка чыгудан да туктады инде, картая…

Ул туктады, ә мин уртанчы апага ияреп, төнге караңгылыкка чыгып китә башладым. Бер-ике тапкыр ул мине ияртсә дә, соңрак кача башлады. Йә мунчада киенеп чыгып китә, йә клубта мине «онытып» калдыра. Шулай итеп, мин дә аннан биздем. Клубка үзем генә чыксам да, кайтканда егетләр капка төбенә кадәр озата килә иде.

Уртанчы бу хәлләрне олысына җиткереп, болар икесе бергә мине әти-әни янында оялта башлады. Янәсе, мин бозылуга таба барам, мине клубка чыгарырга ярамый. Бу вакытта да мине әти белән әни яклап чыкты һәм кич йөрү вакытын чикләмәделәр. Шулай да, бу хәлләр апалар белән әти-әни арасында киеренкелек барлыкка китерде. Соңрак кына аңладым: кайчандыр уртанчы апамның егете булган икән. Ул әтидән аның кулын сорарга килгән, ә әти, әни белән киңәшләшкәннән соң, олы кызлары кияүгә чыга алмый калыр, аннары аңа кыен булыр дип, егетне кире борганнар. Шулай итеп, егет башкага өйләнгән.

Ә мин исә апаларга карап тормадым, артымнан килгән егетләрне кире бормадым: төннәр буе йолдызлар саный идек. Ә икенче көнне апалар миңа көн күрсәтмәде.

Шулай итеп, ике ел ике апам белән тарткалаша-тарткалаша үтеп тә китте. 20 яшем тулганда, минем инде ныклап яратып йөргән кешем бар иде. Миннән 5 яшькә олы булганга, аны апаларым белән таныштырасым да килмәде. Янәсе, берәрсенә күзе төшәр. Шушы тиле уйларымны җиңеп, мин аны көндезләрен дә капка төбенә чакыра башладым. Күрше авыл егете булганга, мотоциклын үкертеп, капка төбенә килеп туктый, ә мин, йөгереп чыгып, аның куенына ташлана идем. Йөрәгемдәге әти-әни алдындагы ояттан, апалар алдындагы куркудан көчлерәк булып чыкты. Шулай да, апалар бәйләнеп теңкәмә тиде. «Без әниләрне картлык көнендә бергәләп тәрбияләргә тиешбез. Алар бездән башка кемгә кирәк?» – дигән сүзләр йөрәгемә ук булып кадала башлады. Шулай да, мин, барысына төкереп, быелгы көздә кияүгә чыгарга карар иттем. Егетем дә шул көнне көтә, ялгыз әнисе дә тизрәк улының өйләнеп, гаиләле булуын тели…

Әти-әни дә миңа дигән казларны аерым тозлап, мендәрләр үк тутыра башлады. Ә апаларның моңа исе китте. Кызлар арасында көнләшү була дип ишеткәнем бар иде, әмма моның кадәр үк дип уйламадым. Әле күрәселәрем алда булган икән…

Быелгы көземне беренче тапкыр шулай зарыгып көтеп алдым. Кияүгә чыгам бит, яраткан кешемә… Ул атнага бер тапкыр гына килә, сүзебез гел туй турында. Шулай да, мин, дус кызларым чакырганда, клубтан да баш тартмыйм. Сөйгәнем дә аңа каршы килми. Мин бит хәзер үзем генә кайтам. Авыл егетләре дә артык якын килми. Күрше авыл егетләре килеп, үзләрен кыйнап китүдән курка бугай алар. Кыскасы, мин беркөнне дус кызларым белән кич йөрергә чыктым һәм башыма гомерлек бәла алдым…

Ул көнне дә бизәнеп, ясанып, клубка чыгып киттек. Кич буе биедек. Кайтканда кабат ялгызым. Шулвакыт безнең урам тыкрыгыннан ниндидер егетләр килеп чыкты. «Көчлиләр», дигән уй башымнан йөгереп үтте, торып чаптым. Ә алар минем артымнан. Кыскасы… мине чит авылга кияүгә урладылар.

Ул төнемдә елап үләм дип торам. Күрше авылларда мондый йола бар икәнен белсәм дә, безнең авыл кызларына кул сузарлар дип һич уйламаган идем. Димәк, мин хәзер кеше хатыны булам?! Юк!!!

Иртәгесен әти-әниләр дә яныма килеп җиткәннәр. Апалар да… Кызык күрергә килгәннәрдер инде. «Үз башыңа җиттең, булдырдың», – диде олысы. Ә минем күңел бары сөйгәнемдә, ул мине аңлармы икән?!

Әни дә: «Син хәзер кияү кешесе, өзгәләнмә. Йоласы шул, кире кайтсаң, кияүдән кайткан буласың», – диде. Ул кеше белән минем арада берни дә булмавын әйтсәм дә, мине «иремә» тапшырып кайтып киттеләр.

Шул көнне егетем килеп, «иремне» кыйнап китте. Каршысына чабып чыксам да, мине этеп җибәрде. «Якын килмә», дип кенә акырды ул миңа, еламсырап. Шулай итеп, бу дөньяда үзем генә калгандай булдым.

Ике көн елаганнан соң, «ирем» миңа чыгып китәргә кушты. Чибәр генә кеше булса да, мин аңа тартыла алмадым. «Эчәргә яратам мин, шуңа да кызлар миннән курыкты. Олы апаңны беләм. Бер яртыга сатты ул сине. Дөресрәге, сиңа өстәп бирде. Сеңлемне шул кичтә урлап, үзеңнеке ит», – диде. «Ә мин урладым, ләкин артыгын булдыра алмадым»…

Апа дигән сүз ишеткәч, йөрәгем жу итте. Бер нәрсә дә уйлап тормадым, авылга кайтып әйберләремне җыйдым да шәһәргә киттем. Әниләр арттан елап чыкса да, кире борылмадым. Шулай итеп, авылда чыкмаган тирем шәһәрдә чыкты. Авылга кайтып күренмәдем. Әти-әни генә кызганыч, шуңа сирәк булса да кайттым.

Шулай итеп, 20 яшемнән «кияүдән кайткан» кыз булдым. Шәһәрдә егетләр дә артымнан йөрмәде түгел. Шулай да, мин кияүгә чыкмадым. Кыз килеш картайдым. Апалар да әниләр белән бергә картайды. Әти-әнием хәзер икесе дә гүр иясе инде. Ә апалар исә икесе бергә көн күрә. Миңа: «Сеңелем, хәлең ничек?» дигәннәре дә юк. Әйтә дә алмыйлар инде, чөнки мин авылга кайтмыйм. Шулай берүзем, тәрәзәгә карап, көн үткәрәм… Яшьрәк чакта башкага кияүгә чыгарга кирәк булган да бит. Әллә нишләдем. Үз-үземә бикләндем. Яшь вакытта картлыкны, ялгызлыкны уйламыйсың икән ул. Ә картайгач, ялгызлыктан да авыр нәрсә юк. Балалар да кирәк икән…

Яшьлегемдәге ул хәлләрне уйлыйм да әкият кебек булып китә. Әкияттә дә бит гел явызлык белән көрәшәләр. Анда да берәрсен каһәрлиләр. Шулай да, ул яхшы герой ахырдан бәхетле булып кала. Ә безнең очракта кем бәхетле булды икән? Әти-әниме, апалармы, әллә минме? Белмим!

Наилә әбиегез.

Казан.

Апалар мәхәббәтемне урлады! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии