- 18.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №40 (13 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Мең кат тапталган мәсьәлә булса да, кабат шуңа әйләнеп кайтырга булдым әле. Соңгы вакытта еш кына катнаш никах мәҗлесләрендә катнашырга, чын күңелдән бәйрәм итәргә түгел, ә андагы мәхшәргә түзәргә туры килә. Соңгы туйдан да гайрәтем чигеп кайттым. “Бөтенләй үткәрәселәре булмаган, нигә кирәк иде бу туй, аннан башка да бергә яшиләр иде”, – диде кәләш ягыннан килгән кунаклар да мәҗлес ахырында. Үзем дә шул фикер яклы идем. Ап-ак туй күлмәге кигән кыз да үзенең кая килеп эләккәнен язылышканнан соң гына аңлады бугай, мәҗлес ахырында күз яшьләре белән озатып калды безне.
Казанга килгәннән бирле таныш идем Зәринә белән. Ихлас, киң йөрәкле, тырыш, арабызда иң тәмле пешерүче кыз иде ул. Үзара шаярышканда һаман Зәринәгә карап: “Кемгә генә әрәм булырсың микән? Сиңа лаеклы егет тумагандыр әле ул”, – дип әйткән чаклар да аз булмады. Чын-чынлап әрәм булыр дип кем уйлаган бит?!
Ә бервакыт тик торганнан Зәринә безнең белән аралашмый, туган көннәр уздырганда кушылмый, университетка йөрми, телефоннан да коры гына җавап бирә башлады. Аптырадык. Ни булды дигән сорауга да җавабы кыска иде: “Вакыт юк, кызлар, аңлагыз!” Шулай бер ел дәвамында безгә вакыт таба алмый йөргәч кенә, аның рус егете белән яшәвен, бу хакта әти-әниләренең дә хәбәрдар булмавын белеп алдык. Аңга килмәде. Без әйткәнне ишетмәде дә. Йөрәккә әмер биреп булмый, чын мәхәббәт, имеш.
Вакыт узды. Кызның ата-анасы бу чын мәхәббәтне бик авыр кабул иткән диделәр. Алар да кызларын үгетләп караган, хәтта авылга кайтарып, мәктәпкә эшкә урнаштырмакчы булган. Тик 25 яшьлек кыз үзенекен итте.
Җәй уртасында никахка чакыру тапшырдылар. “Бик аз гына кеше чакырдык, зинһар, кил инде”, – дигәч, барырга тәвәккәлләдем. Мулла бабай никах укыды да моңарчы ничек яшәгән булсалар, шулай яшәүләрен дәвам иттеләр. Бер айдан туй мәҗлесе булырга тиеш иде. Кызга иң матур күлмәкне сайлап алдык. Иң кулай – арзанлы да, матур да булган кафе эзләп таптык. Кияү егеткә туй әллә бар, әллә юк шунда, исе дә китми, ә Зәринәнең ак күлмәк киясе килә. Шул темага бер-ике тапкыр кара яндырып талашулары хакында да сөйләде ул. “Акчаны юк-барга сарыф итәсең”, – дип кычкырган Сережаны мин әле дә аңлый алмыйм. Бар мәҗлес кыз ягы көче белән әзерләнде, хәтта балдаклар да алар акчасына алынды юкса.
Язылышу тантанасына барыр алдыннан кызны бездәгечә кияү “сатып алды”. Менә ул бүлмәгә, сөйгәне янына килеп керә, гадәттәгечә, түфлиен шаһидә кыздан, ягъни миннән сатып алып аягына кидерә һәм… икона күтәреп, егетнең әнисе алар алдына килеп баса. “Балалар, мин сезне ярлыкыйм”, – дип, иконаны суза. Сережа иелеп, шундагы сурәтне үбә, ә Зәринә… Шул мәлдә үк күзләрем мөлдерәмә тулып, битем буйлап яшь тамчылары тәгәрәде. Зәринә дә үпте. Муенына тәре тактылар. Алкышлар яңгырады. Зәринәнең әнисе дә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Пакь күлмәкле кызыбыз да, үзен гаепле хис итеп, күзләрен түбән төшерде.
Мул итеп корылган табын, шампан шәрабе. Шаһит егет бокалларны тутыра. Үзе һаман миңа елыша, үбәргә үрелә. Монысы да берәр йола микән әллә, Ходаем, дип кыз ягыннан килгән туганнар янына барып бастым. Мәҗлеснең шушы урыныннан алып ахырга кадәр руслар эчте, күңел ачты, ә татарларның күзендә яшь кипмәде.
Язылыштылар. Бер мизгел эчендә Рамазан аенда уразалар тотып йөргән Зәринәм чеп-чи христиан егетенең законлы хатынына әверелде дә куйды. Ишектән чыкканда роза чәчәге таҗлары, дөге ярмасы, вак акча, тагын әллә нинди чүп-чар сибеп каршы алдык аларны. Монысы инде русларда гына түгел, татарларда да еш очрый торган галәмәт, шуңа бик исебез китмәде. Фотога төшерә башладылар. Кәләш белән икебез фотога төшәргә дип аерылып барып баскан идек, аяз көнне яшен суккандай бер җөмлә яңгырады: “Ну что за идиотские традиции у этих татар?”
Баксаң, туйдан соң алар белән аерым-аерым фотога төшәргә ярамый икән инде. Гомумән, аларны аеру тыела, кияү белән кәләшкә гел җитәкләшеп кенә йөрисе, ди. Зәринә бу карарга да карусыз буйсынды. Истәлеккә аерым гына фотога төшә алмый калдык. Дустым хәтта әти-әнисе белән дә аерым фотога төшә алмады, ышанасызмы?!
Татарларның “идиотский” йолаларын ошатмаган кыз белән акыллы һәм тыныч кына сөйләшеп алмакчы идем дә, аракы парын өстемә өреп, болай диде ул: “Не обижайся, но вы татары на самом деле тупые!” Аралашып торуның мәгънәсен тапмадым, кире борылдым. Әйе, бәлки, боларның барысына түзгән татарлар, ягъни без, чыннан да, шундыйдыр?!
Кафеда туйны таныш тамада белән икебез алып бардык. Татарчалы-русчалы итү теләге уңышсыз тәмамланды, хөрмәтле киявебез ризасызлык белдергәч, тулысынча русчага күчтек. Инде бераз ял итү өчен ашарга утырдым. Кыз ягы туганнары белән үз телемдә, ягъни татарча сөйләшеп утыра идек, гөнаһ шомлыгына каршы Сережа ишетеп калган. Бераздан Зәринә килеп кисәтү ясады: “Син генә булса да татарча сөйләшмә инде. Сережа русча белүеңне белә, ә минем әти-әни бераз гына сукалый дип уйлый”.
– Ярый, хәзер күңелен күрәбез без аның, ачуланмас, борчылма, – дип, биергә чыгып киттем. Ярты сәгать эзләдем кияүне. Ул арада кызны урлап, кафеның бер бүлмәсенә яшереп тә куйдык. Тапсын, имеш. Була күрмәсен тагын. Гел җитәкләшеп кенә йөрергә тиешле Сережа “крестные” белән агач төбенә барып утырган да лыкынганчы эчкән. Өстерәп кертеп өстәл артына утыртып куйдылар да, туй дәвам итте. Кызны да качырган җирдән чыгарып, ире янәшәсенә утыртып куйдык. Эчкән баштан кызган Сережа да татарларны “свиньи” дип атарга батырчылык итте, берничә тапкыр милләттәшләрем хакында “поганые” дигән сыйфатлама да яңгырады. Зәринә ничек түзгәндер дә, аның әти-әнисе ул төнне ничек кичергәндер, күз алдыма да китерә алмыйм. Туй авыр тойгылар астында үткәнгәме, кичке 8 тулганчы мәҗлесне йомгаклап, бөтен кешене өенә озатып куйдык. Барлык катнаш никахлар да шулай үтми, билгеле, әмма менә шундыйлары да бар икән, җәмәгать.
Яшь парның хәзер үз фатиры да, зур акчалы эше дә юк. Казанда, чит кеше фатирында яшәп яталар. Кунакка барганым юк, ничек гомер итүләрен белмим. Бәлки, Зәринә бик бәхетледер дә. Ә кунакка йөрмәвемнең сәбәбе бер: “тупая” сыйфатламасын ишетергә куркам…
Илдинә ЯДКӘРОВА
Русча-татарча туй,
Комментарии