Хатларда яшьлегем эзләре

Мәхәббәт кайчан башлана: Язгы таң аткандамы, Әллә инде, җитәкләшеп, Мәктәптән кайткандамы?

Бу көнгәчә бер галимнең дә, фәлсәфәченең дә “мәхәббәт” төшенчәсенә, яратуның нинди хис икәненә төгәл генә җавап бирә алганы юк. Дуслашу, бер-береңә якынаю, егет белән кыз арасында башкалардан аермалы буларак ниндидер мөгамәлә барлыкка килү, әлбәттә, табигый күренеш.

Без дә Рашат белән нәкъ менә шаулап-гөрләп яз килгәндә, табигать кышкы йокыдан уянганда көтмәгәндә генә дуслашып киттек. Авыл тормышын күпләр яратмаса да, мин шундый җирлектә туып-үскәнемә, җир сулышын тоеп, авылга гына хас үзенчәлекләрен күреп үсүемә әле дә рәхмәтле.

Мәктәп яшендә булганга, әти-әниләр кич озак урамда йөрүне тыя иде. Ләкин шушы кыска гына мизгелдән дә без ниндидер канәгатьләнү хисе ала, егет-кызлар шау-гөр килеп уйнап-көлеп күңел ачудан ләззәт таба идек. Эчкечелек, тәмәке тарту, сүгенү, кызлар кыерсыту дигән нәрсәләр ул вакыттагы егетләрдә бөтенләй юк иде шикелле. Ә менә минем арттан йөри башлаган егет, кем әйтмешли, авылына бер генә иде. Тыйнак, акыллы, артык сүз әйтмәс, күп кеше белән аралашмас, җитмәсә, уку алдынгысы да. Мин, аның белән тоташтан фәлән ел йөрдек дип, башкалар сыман мактана алмыйм. Чөнки ул кисәктән генә мине озатудан туктады. Шуннан соң кыз баланың нинди газаплы уйлар кичерүен, бары тик аның гына килүен Ходайдан ялваруын шундый кичерешләрне үз күңеле аша үткәргәннәр генә аңлыйдыр.

Мәктәп еллары тиз үтә ул. Аны тиздән армиягә алдылар, саубуллашу да сәер килеп чыкты. Ләкин ничек кенә булмасын, аның белән башка яшьләр кебек үк сүз куештык, бер-беребезгә хат язарга, хәбәрләшеп торырга булдык. Аерылганда мин аңа үзем чиккән кулъяулык һәм җырлар язылган блокнот бүләк иттем. Рәхмәт әйтеп кабул иткәннән соң әйткән сүзләре әле дә колагымда: «Гөлсирә, бүләгеңне үзем белән алам алуын, азакка кадәр саклый алмасам, гафу итәрсең».

Сүзендә тора алдымы-юкмы, әлеге вәгъдә сүзләре минем өчен бүгенгәчә табышмак булып кала. Без аның белән бергә булып, кавыша алмадык. Солдат хезмәтенә китеп, күңел җепләрен нечкәртерлек хатлары бик тиз килмәс булды. Сәбәбен бер Ходай да, егет үзе генә беләдер. Ничек кенә булмасын, мин аны саташа-саташа көттем, елый-елый көндәлекләр яздым, башка егетләр турында уйларга да теләмәдем.

Гомер үтте… Бу вакыйгадан соң кырык елга якын вакыт узды. Инде үзем әби булып, гомер көзенең алтын мизгеленә керсәм дә, аның хатларын тулган айга карап укыйм, аны сагынып язган көндәлекне бүген дә бик кадерләп саклыйм. Алай гына да түгел, яз җиткән саен гөнаһсыз самими яшүсмер вакытларым искә төшә дә күзгә яшь килә. Йә, кем әйтә, мәхәббәтме бу? Әйе, алай булса, бер-берсен өзелеп сөйгән парлар нигә бергә була алмый? Ә, бәлкем, мәхәббәт ул сөйгән кешең белән аерым яшәп, гомер буе яшерен сөюдер? Ә минем, барыбер, шуны әйтәсем килә: яшьли сөйгән яр бер генә, аерылмагыз, дусларым.

Егетемнең армиядән язган бер хатын сезгә дә тәкъдим итәргә булдым. Шәт, үзе үпкәләмәс. Яшьләргә үрнәк булсын, менә нинди хатлар яза иде ул чакта солдатлар сөйгән ярына.

“Сәлам Манзовкадан!

Исәнме, минем өчен еракта булсаң да, күңелгә якын булган дустым Гөлсирә!!!Сиңа сагынычлы, йөрәктән кайнап чыккан солдат сәламнәре белән яшьлек дустың Рашат хат яза.

Гөлсирә, рөхсәт итсәң, һәрвакыттагыча, үз хәлләремнән башлыйм инде. Бүген 29 май. Службаның иң бәхетле, шатлыклы көне дисәм дә, ялгыш булмас, ахры. Ник дигәндә, Гөлсирә, бүген 8 хат алдым. Иң элек синекен укыдым. Хатларың өчен, Гөлсирә, би-и-и-к күп, зур рәхмәт. Шулай ешрак яз аларны. Үзем дә кимен куймам, Алла боерса. Солдатка хат алу – үзе бер шатлык, күңел күтәрелеп китә, үзеңне күргәндәй булам. Син, бәлки, ышанмый да торгансыңдыр элеккеге кебек, ә, Гөлсирә?!

Минем хәлләр шулай әкрен генә бара. Хат язам әле, притом дәрестә, сержант күрсә, берәр нарядны “төкерә” инде. Но, нишлисең бит, кичкә кадәр түзеп булмый.

Монда һава торышы гел үзгәрүчән. Иртән – кояш, көндез – яңгыр, җил, аннары тагын кояш чыккан була. Болай җылы үзе. Әле сәгать 7нче 25 минут кичке, яңгыр ява, ә Исләйдә тә җитмәгән: 12нче 25 минут. 27сендә парад формасы алдык, тиздән присяга кабул итәбез.

“Тартасыңмы?» дигәнсең, Гөлсирә, начар гамәлгә өйрәнмәскә киңәш тә биргәнсең. 1 июньнән малайлар белән тартмаска сөйләштек, кем тарта, шуңа каеш белән һәрберебез “тарта”.

Хат биргәндә фото булса, карап бирәләр. Син дә бер матур гына төшкән рәсемеңне җибәр әле, Гөлсирә.

Гөлсирә, җырлар дәфтәрең белән кулъяулыгың исән, тумбочкада тора, но хатларны саклап булмый, ярамый.

Ярый, Гөлсирә, кабат күп сәламнәр белән һәм исәнлек-саулык теләп, суырып үбеп, Рашат. 29.05.73 ел.

Менә шундыйрак эчтәлектәге хатлар алып, үзенә авыл хәлләрен әйтеп, җавап яза торган яшьлегем-юләрлегем күз күрмәс ераклыкта, артта калды.

Гөлсирә ВИЛЬДАНОВА.

Түбән Кама шәһәре.

Язмыш бүләге

Яңа ел бәйрәмен Раилә түземсезлек белән көтте. Авылга әбисе янына кунакка кайтасы килә иде аның. Әмма бу Яңа елда нинди очрашу көтүен кыз күз алдына да китерми иде. Иптәшләре Дилүсә белән Гүзәлия авылда иде инде. Кызлар җәйдән бирле күрешмәгән, яңалыклар, сөйләшер сүзләре күп: укулар ничек бара, сыйныфта кем нинди эш башкара, мәктәпне тәмамлагач, кем кая укырга керә…

Авыл клубында Яңа ел кичәсе бик күңелле үтте. Кыш бабай төрле уеннар да уйнатты, биетте дә, җырлатты да. Инде бәйрәм кичәсе тәмамлангач, Гүзәлия Яңа елны әбисе янына кайтып каршыларга булды.

Капкадан чыкканда, Рәиләне авыл егете Илшат белән бер кунак егете туктатты:

– Раилә, син кая болай ашыгасың? – дип сорады Илшат.

– Әби көтә, – дип туктамыйча гына җавап бирде кыз. Һәм йөгерә-атлый әбисе өенә юл тотты.

“Кайтып, рәхәтләнеп телевизор карармын, әби белән сыйлана-сыйлана дип уйлап барганда гына, ак карда шыгырдап аяк тавышы ишетелде.

– Сез шул чак нигә кая ашыгасыз? – дигән сорауга: “Өйгә”, – дип җавап бирде Раилә, борылып та карарга куркып.

– Сезне озатсам ярыймы, Раилә? – дигән сорауга кыз караса, анда елмаеп Илшатның иптәше тора иде.

– Минем исемем – Рүзәл. Ә сезнең Раилә икәнне мин инде беләм, – диде егет ягымлы тавыш белән.

Бу Яңа елны әбисе белән түгел, Рүзәл белән урамда каршылады Раилә. Һавада ап-ак кар бөртекләре бөтерелә. Бу мизгелдә табигать үзе дә бу егет белән кызның очрашуына ризалык биреп шатлана, хозурлана иде.

…Каникул узып китте. Раилә дә шәһәренә китте һәм көн саен Рүзәлен көтә башлады. Чөнки егет килеп чыгармын дип, адресын алып калган иде. Еш кына тәрәзә янына килде. Мәктәптән кайтканда артта аяк тавышы ишетсә: “Рүзәл түгел микән?” дип борылып карый торган булды. Ләкин бу юкка иде, егет күренмәде…

Рәилә күп вакытын мәктәптә уздыра: стенгазеталар чыгара, мәктәп утырышларында катнаша, әйдәман эше дә баштан ашкан. Балалар да үзен ярата бит. Сыйныфларына кергәнен көтеп кенә торалар. Бервакыт гадәттәгечә үзен әйләндереп алдылар да:

– Рәилә апа, Ижауга яңа цирк килә. Аю, атлар, клоуннар булачак. Әйдәгез, барабыз, – диделәр.

– Яхшы, мин сезнең сыйныфка дәресләр беткәч керермен, шунда сөйләшербез, – диде Раилә дә.

Сыйныф җитәкчесе белән сөйләшкәннән соң, Раилә укучыларны алып барырга булды. Ә язмыш аңа анда күңелле бүләк әзерләгән икән.

Тамаша күңелле узды. Беренче бүлектән соң укучылар Раилә тирәсенә җыелып, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә үз фикерләрен әйтә башлады. Шул чакта берәү:

– Исәнмесез, Раилә, – димәсенме.

Каршысында Рүзәл басып тора ич. Рәилә бу көтелмәгән очрашудан бермәл сүзсез калды.

– Әллә мин танымаслык үзгәргәнме? – диде Рүзәл, аптырап калган кызга карап.

– Исәнмесез. Таныдым. Уйламаган җирдә күргәч, күзләремә ышанмадым, – диде Раилә.

Тамаша башлангач та, Раилә Рүзәлнең сүзләрен кат-кат уйлады. Егет адресны югалтмаган икән. Ике тапкыр килеп киткән ул яшәгән йортка. Ләкин ишек төймәсенә басарга кыюлыгы җитмәгән. Үзе чыкмасмы дип тәрәзә тирәсендә таптанып торган-торган да өшеп түзәр хәле калмагач, кире киткән. Көннәр җылынгач, март кояшы яктырткач, кабат килермен әле дип, китәсе үк булган. Ә менә язмыш язны көтеп тормаган: цирк тамашасына бер үк көнне китергән.

Цирк тәмамлангач, егет белән кыз балаларны бергә озатты. Бу минутта алар бер-берсенә гашыйк иде инде.

Алда яллар, каникуллар, Яңа ел булды. Раилә авылга кайткалады, егет ничек тә вакыт табып шәһәргә килде. Шулай итеп, бер-берсенә мәхәббәтләре үсә генә барды аларның. Гөрләтеп туй итәсе генә калды…

Рәисә МИФТАХОВА.

Әгерҗе районы, Мордвый авылы.

Язмышыңа ни язылган икән?

Яшь чакта җыелышып кич утырырга бигрәк ярата идек тә соң. Барыбыз да яшь кыз. Кемгә кияүгә чыгуыбызны белергә теләп, төрлечә юрап карыйбыз. Имештер, чәнчә бармакка җеп бәйләп урамга чыксаң, яшь кеше очраса – яшькә, олырак ир күрсәң – карт егеткә кияүгә барасың. Билгеле, һәрберебез шулай эшләп карады. Дөреслеккә туры килә икән бит. Миңа олы кеше очраган иде – үземнән 8 яшькә зур булган егеткә кияүгә чыктым. Насыйбыңа каршы килә алмыйсың икән ул!

Халидә ХАКИМОВА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Казанда “Насыйп ярым” яучылык клубы

Үз бәхетен эзләгән, әмма моның өчен чара таба алмаган ялгыз җаннар! Без сезгә ярдәмгә киләбез.

Хатын-кызлар – 25, ир-егетләр 35 яшьтән башлап (яше чикләнмәгән) Казандагы “Насыйп ярым” клубына рәхим итегез. Сезне Лобачевский урамындагы 4нче йортта (Ленин бакчасы тукталышы) “Ностальгия” пицца кафесында һәр якшәмбе 17 сәгатьтә көтәбез. Тел.: 236–82-11

Белдерү

Юбилейларны, туйларны татарча күңелле итеп уздырабыз. Тел: 89274083786, 89625636255

Кагылмагыз!

Кагылмагыз миңа, күңелләрнең

Әй, айкалган чагы.

Авыр сүзләр әйтеп ялгыш кына

Рәнҗетмәгез тагын.

Өермәләр кочагына атып,

Мине сыный язмыш.

Сынауларны кыю үтә-үтә,

Бара шулай тормыш.

Бөркет канатлары иңнәремдә,

Кыю очам әле.

Тик, нигәдер, бүген күңелләрнең

Иләсләнгән мәле.

Кагылмагыз миңа, зинһар өчен,

Эчем тулы сагыш.

Уйламыйча әйткән сүзем белән

Я үзем дә рәнҗетермен ялгыш.

Роза САФИНА.

Нурлат шәһәре.

Эзләдем

Яшел төс – язның билгесе.

Ә минем көзләр җиткән.

Көз артыннан кышлар килә

Бу гомер үзе микән?!

Икәү сыйган тар сукмакны

Кабат килеп эзләдем.

Тик үткәнгә кайтып булмый,

Еллар күмгән эзләрне.

Гомәр ШАКИРОВ.

Әтнә районы, Иске Җогып авылы.

Авыр сүзләр әйтмә

Авыр сүзләр әйтмә әле миңа,

Үтеп китәр кебек мәхәббәт.

Син ышанма әле берәүгә дә,

Җаннарыма салма җәрәхәт.

Әйткән сүзне кире алып булмый,

Тирән булып кала ярасы.

Шул яраны йөртеп йөрәкләрдә,

Барасы да әле барасы.

Кичердем дип үзем эндәшсәм дә,

Күңелемдә калды җөйләре.

Оныттым дип әйтү генә җиңел,

Сызлый икән яра эзләре.

Кире алып булса әйткән сүзне,

Бирер идем аны үзем дә.

Синең әйткән авыр сүзләреңнән

Сагыш яши күңел түрендә.

Ләйсән КӘЛИМУЛЛИНА.

Балтач районы, Арбаш авылы.

Комментарии