Баламны әбисе бозды

Баламны әбисе бозды

…Ирем белән бергә яши башлаганга гыйнвар аенда 9 ел тулды. Үз йортыбыз белән яшибез. Кияүгә чыкканчы ук йөргән егетемә, әти-әнидән аерым яшәячәкбез дигән шарт куйган идем, хәзергәчә шуңа куанып бетә алмыйм. Кызлар, сезгә дә киңәшем шул: әгәр тынычлап, үз көегезне көйләп яшисегез килсә, әти-әнидән аерым яшәү ягын карагыз. Хәзер бит аның мөмкинлекләре дә җитәрлек. Бер дә булмаганда, фатирны «снимать» итеп тә яшәп була, ләкин акча экономиялим дип, барыбер әти-әни янында калу кирәкми – нервылар кыйммәтрәк.
Аерым яшәү турында уйлаганмын да, ләкин каенананың ераграк яшәвен теләү турында башыма да кереп карамаган. Иремнең әти-әнисе күрше йортта гына тора. Бик еш кунакка йөрешмәсәк тә, эштән кайчак соңлап кайтканга, баланы бакчадан әбисе ала. Әйе, бу бер яктан уңайлы, ләкин икенче яктан шушы хәл безнең араларны бозып бетерде дә инде.
Үз әти-әнием авылда яшиләр. Аларның мал-туардан, яшелчә бакчасыннан башка әллә ни байлыгы да юк. белән җәйләрен аларда уздырабыз. Җәйге ялым 40 көн чамасы булгач, рәхәтләнеп шунда ял итеп, җиләк, карлыган җыеп, кайнатмалар ясап киләм. әбисен дә, бабасын да бик ярата, ләкин еш кына «Аллочка»га алып баруны сорый, аны сагына. (Каенанам урыс булгач, улым аны Аллочка дип йөртә, чөнки ул үзе аны шулай өйрәтте, дип әйтүен теләмәде.) Ә Аллочка белән очрашу улымның бөтен хыялларын чынга ашыру белән тәмамлана. Ул аңа авылдагы -бабасы алып бирә алмаган кыйммәтле бүләкләрне дә ала, киендерә, әллә нинди аттракционнарга йөртә. Баланың шулай бары тик бер якны гына яратуын теләмәгәнгә, хәзер инде аны Аллочкага йөртми дә башладым. Ул аның саен көйсезләнеп, инде чамасыз тыңлаусызга әверелде. Без ул теләгән берәр әйберне алмыйбыз икән, «ярар, алмагыз, аны миңа Аллочка алачак», дип кенә җавап бирә.
Бу хәл инде бала үз-үзен таный башлаганнан бирле дәвам иткәнгә, хәзер нәрсәнедер үзгәртү дә кыендыр, аңлыйм. Әлегәчә каенанамның кыланмышларына түзеп килдем. Түзмәсәм дә кая барыйм, аның баланы бакчадан алуы да кирәк булып куя, ләкин улымның тыңлаусызга әверелүе, әтисе белән мине санга сукмый башлавы да күңелле күренеш түгел. Инде Аллочка улыма берәр бүләк алып бирсә, әйткәләшә үк башладык, чөнки аңа күпме генә әйтсәм дә, ул минем сүзне колагына да элми. Улыма алып биргән уенчыкларны да үзенең фатирында гына яшереп калдырып, миңа күрсәтмәскә теләгән, шулай итеп мине алдаган чаклары булгалады. Мин хәзер нишләргә дә белмим. Аллочка белән аралашудан туктасам, иремә ошамаячак. Баланы авылга алып кайтып, әти-әнием янында бераз яшәтсәм (алар каршы түгел), үзебез үк сагыначакбыз…
Алинә.
Чаллы шәһәре.

Бу хатка Казан шәһәренең «» гаиләне планлаштыру үзәге психологы Лариса ФРОЛОВА җавап бирә:

– Еш кына әбиләр өчен онык ул үз баласының дәвамы буларак күзаллана. Кеше олыгайган саен, аның җаваплылыгы да арта һәм ул үзен «иң дөрес» бала караучы итеп тоя башлый. Менә ул өлкәнәйде һәм хәзер баланы ничек тәрбиялисен дә белә, имеш. Бигрәк тә хәзер, яшь чактагыдан аермалы буларак, аның вакыты да күбрәк. Күпчелек әбиләр үз балалары үскәндә эштә булып, аның инде җитлеккән ир яки кыз булуын күрми дә калган. Ә монда шул элек күрми калганны кайтарып, үткәндәге хаталарны төзәтү мөмкинлеге туып тора. Хәзер инде әби кеше үз оныклары өчен әни булырга омтыла. Шуның нәтиҗәсендә, баланың үз әнисе аның өчен олы апа гына булып кала. Ә олы апаның, билгеле инде, әйткән сүзе дә, әһәмияте дә, әнинекенә караганда кимрәк. Димәк, ананың бала алдында әкренләп авторитеты да төшә.
Әни кеше генә түгел, әби кеше дә аңларга тиеш: бала дөрес тәрбия алсын өчен, аңа үз анасы һәм әбисе кирәк. Ана ролендәге әби белән, апа ролендәге әни түгел! Һәркем үз урынында булырга, ана – ана булып калырга тиеш. Яшь, тәҗрибәсез булса да, ул – ӘНИ! Балада анага карата хөрмәт тәрбияләүдә әби кешенең өлеше зур. Өлкән буын вәкилләре, бу очракта, яшь гаиләгә үз законнарын кертми генә, аларга ярдәм итәргә омтылса яхшы булыр иде. Тик бу гаиләдә бар да инде тирәнгә кергән, каенана белән сөйләшеп, аның хаталарын аңлатудан эш узган. Каенана бала белән уртак серләр барлыкка китерә башлаган, әни кеше тыйган уенчыкларны алып, аларны яшерүе әнә шул хакта сөйли. Бу гамәлләр баланы әбигә якынайта, билгеле, ләкин анадан, гаиләдән ерагайта. Ахырдан бала бар кешенең муенына утырып, аяк тибеп, үз дәгъваларын канәгатьләндергәнне көтеп утырачак. Йорттан чыгып китү белән куркытулар, суицидларга таба беренче адым менә шулай итеп баланы бозудан башлана.
– Ни өчен соң әби кеше аңлы рәвештә баланы бозарга омтыла?
– Әбиләр әни булырга теләсә дә, күңел түрендә алар моның шулай түгеллеген аңлый һәм баланың тәрбиясезлеге дә алар җилкәсенә авыр йөк булып төшмәячәген белә. Тәрбиясез, әдәпсез бала үстерү куркынычын тоймаганга, алар элек үз балаларына бирми калган назны да, оныкларга тиешле җылылыкны да шул бер балага (бигрәк тә бу аларның беренче оныгы булса!) өеп бирә. Аналар бит, күп очракта, тәрбияви максатларда, үз яратуын күрсәтмәскә, кайвакыт кырысрак булырга да мәҗбүр. Ә әби гел әйбәт!
– Баланың әбиләре бит берәү генә дә түгел, ә икәү. Әбиләр арасында көндәшлек булдырмау, «иң яхшы әби» исеме өчен көрәш алып баруны ничектер чикләү мөмкинме?
– Әби-бабайларны өстәл артына утыртып сөйләшү уздырырга кирәк. Әлбәттә, бала мондый гаилә «разборкалар»ында катнашырга тиеш түгел. Үз тәртипләрегезне, нәрсә белән килешү-килешмәвегезне аларга аңлатыгыз. Әгәр дә кемдер сезнең гаилә законнары белән килешми икән, бала белән күрешүне чикләү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне кабыргасы белән куегыз. Күрешкән очракта да, аларга берничә сәгатькә кунакка килгәндә генә һәм, һичшиксез, әти-әни янәшәсендә күрешсеннәр. Ягъни әбиләр бала белән күзгә-күз кала алмаячак һәм йогынты ясавы да шунда ук кисәтелә.
– Әбинең үзен Аллочка дип атарга кушуы нәрсә хакында сөйли?
– Элек алай булмаган әле ул, ә менә хәзер хәтта 50-60 яшьлек кешеләр дә «картлык» дигән сүзне бик начар кабул итеп, гел яшь калырга омтыла. «Аллочка» дип әйттерү дә аның яшь калырга теләве турында сөйли. Аллочка булып йөрүне 80 яшьтә ничек кабул итәр икән ул, шунысы кызык?!
– Лариса, сезнеңчә, үрнәк әби нинди була?
– Әгәр бала аңа килеп, ниндидер уенчыкны яки тәм-томны әти-әнисе алып бирмәүгә зарлана икән, ул аны балага алып бирергә вәгъдә итәргә түгел, ә баланы игътибар белән тыңлап, аны аңларга һәм әти-әнинең ни өчен хаклы булуын аңлатырга тырышырга тиеш. Әби кеше сабырлык, зирәклек үрнәге булсын иде. Бала әти-әнисенең ачулануына үртәлеп елый икән, әби кеше аны тынычландыра, ләкин беркайчан да ата-ананы яманламый. Аның бар гамәле бала каршында әти-әнинең дәрәҗәсен үстерергә омтылуга барып тоташырга тиеш. Әгәр өлкән буын яшьләрнең ниндидер адымы белән риза түгел икән, моны бала каршында әйтү ярамый.

Тәртипсез онык үстерергә теләүче әби-бабайларга киңәшләр

– Исегездә тотыгыз: бала һәрвакыт хаклы! Хәрби хезмәттәге кагыйдәләр буенча төгәлләп әйтсәк, бала хаклы булмаса, беренче пунктны кара!
– Баланы иркәләү, узындыруда бернинди чикләр булырга тиеш түгел. Аны сәбәп белән дә, сәбәпсез дә иркәләп, бүләкләр биреп була бит, рәхим итегез! Бигрәк тә әти-әнисе баланы ниндидер гаебе өчен җәзага тартырга тели икән, сез ул гаеп өчен аны берәр тәмле әйбер белән сыйлагыз. Иң дөрес юл – бу очракта аны әти-әни күрмәгәндә сыйлау. Бигрәк тә баланың колагына гына пышылдап, бу тәм-том турында әти-әнисенә әйтмәвен дә сорагыз.
– Әти-әнинең баланы тәрбияләү турындагы шартларын бөтенләй кабул итмәскә кирәк. Алар нинди генә акыллы булмасын, дөрес түгел – бетте-китте! Әйтик, төшке ашка кадәр өстәлдән алып ипи кимереп йөрүне әнисе тыйган икән, сез аңа яшереп кенә пирожный бирегез.
– Баланы җәзага тартырга теләүләрен, әйтик, почмакка бастырырга җыенуларын күрсәгез, бала каршында ук әти-әнисен сүгеп ташлагыз. Баланы яклау – сезнең бурыч икәнен онытмагыз! Бала үзенең яклаучысын күреп торсын! Аның уенчыгын алып кую, урамга чыгармый калдыру, мультфильмнар күрсәтмәү – бу бит ахмаклык! Шушыларны эшләсәгез, оныгыгыз берәрсе үпкәләткән чакта кемгә йөгереп киләсен күреп, аңлап калыр.
– Балага ниндидер чикләүләр булырга тиеш түгел. Әти-әнисе аңа телефон, велосипед, мотоцикл алмыймы? Сезнең изге бурыч – оныгыгызның теләкләрен канәгатьләндерү!
– Бала һәрчак хаклы һәм кемдер аны нәрсәдәдер гаепли яки начар ди икән, бу – гайбәт! Зарланучыларны сүгенеп куып җибәрегез һәм кадерле оныгыгызның җыен культурасыз килмешәкләр белән аралашмавын сорагыз. Гомумән, балага аның янәшәсендә кемнәр булуын белеп тору файдалы. Әйтик, аңа икеле куючы укытучылар – ул табигатьтән бирелгән сәләтне дә күрә алмаучы мәгънәсез, авыру кешеләр. Андый укытучыларны бөтенләй хөрмәт итәргә ярамый. Ә баланың әтисе кеше түгел. Ул хәтта гаиләне бай йортта яшәтерлек итеп тә акча эшли алмый. Бала белән аның ата-анасының бөтен кимчелекләрен сөйләшегез.
– Сезнең өстенлек шунда: сез инде үз балаларыгызны тәрбияләгәнсез, ә яшь әти-әниләр бар өлкәдә дә сезнең белән киңәшләшергә тиеш!
– Югарыдагы киңәшләрне тотып, сез һичшиксез максатыгызга ирешәчәксез һәм баланы да, аның әти-әнисе белән булган мөнәсәбәтләрен дә бозып бетерәчәксез. Ләкин бу киңәшләрдән соң ата-ана сезне баладан чикләргә теләячәк. Бирешмәгез! Баланы эзәрлекләп артыннан йөрегез, тавыш чыгарыгыз, кемнең көчле икәнен бөтен кеше күрсен.
Әгәр инде оныгыгыз тәрбияле, инсафлы бала булып үссен дисәгез, әти-әнисен дә, сезне дә яратсын, хөрмәт итсен дип теләсәгез, югарыда язылганнарның нәкъ киресен эшләгез. Әгәр баланы яратсагыз, сез аны иркәләрсез, ләкин әбиләргә генә хас зирәклек һәм акыл белән!
Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии