Ирем куып чыгарды

Ирем белән аерылыштык без. Начар яшәмәдек, әмма бергә үткән 20 ел аңа күңелсез булган күрәсең, ул башканы таптым, диде. Ирем акчалы кеше, зур гына коттеджда яшәдек. Баламны иярттем дә, чыгып киттем. Мал бүлеп җәнҗал куптармадым. Гәрчә, аның малында минем дә өлешем булса да. Хәер, ул барыбер отар иде. Аның элемтәләре бихисап. Мин – яклаучысыз авыл баласы, нәрсәгә ирешә алам соң?! Дөрес, ул безне урамда калдырмады, хәзер кечкенә генә бер бүлмәле хрущевкада улым белән көн күрәбез. Улым укый, мин эшлим.

Бәхетсезлек бер килсә, килә бит ул. Шулай рәтләнеп яшәп ятканда, авырып киттем. Операция ясадылар. Ләкин табиблар, сәламәтләнү өчен кыйммәтле чит ил дарулары кирәк, диделәр. Улымны да укытасым бар. Бар горурлыгымны җыеп иремә шалтыраттым. Трубканы бер хатын-кыз алды. Иремнең миннән соң яшь кызга өйләнгәнен ишеткән идем инде. Ник шалтыратканыма үкендем. Ирем миңа әйтмәгәнен калдырмады. Баксаң, мин аның бар тормышын җимергәнмен икән, аның җилкәсендә балда-майда гына йөзгәнмен, аның байлыгын уңлы-суллы туздырганмын… Инде аерылгач та, ул миңа артыгы белән түләгән – фатир алып биргән… Әле һаман оялмыйча аннан акча сорыйм икән…

Аның улына да рәтләп акча биргәне юк бит. Улым аны күрә алмый. Шушы хәлдән соң әтисенә бөтенләй шалтыратмаска кушты. Ул 10нчы сыйныфта укый. Буш вакытларында реклама буклетлары таратып, аз булса да акча алып кайта. Мәктәпне ташлап эшкә урнашмакчы була. Мин рөхсәт итмим. Авылдагы әниләр азмы-күпме ярдәм итә. Тик алар да ни эшли ала?! Азык-төлек сатып алган юк анысы, авылдан килә…

Рәнҗим иремә. Бу кадәр явыз булырга ярамый. Бәлкем, ирем дә укыр бу язманы. «Безнең гәҗит»не яздырып ала иде ул. Мин киосклардан гына алам.

Рамил, хәтерлисеңме, син, улыбыз тугач, бала тудыру йортына нинди зур кочак розалар күтәреп килгән идең… Безне күтәреп кенә йөртмәдең… Без бик бәхетле идек. Ни булды безгә, мин бит аңламый да калдым. Хәзер минем белән күңелсезме инде?! Яшь хатыннарга син түгел, синең байлыгың гына кирәк. Шуны бел. Улың да сине күрәалмас дәрәҗәгә җитә. Мин булмасам, улыңның кирәге чыгар. Аны олы юлга чыгарырга син дә булышырга тиеш бит. Хәер, җепнең очын аңлыйм кебек. Безнең кавышуга әниең каршы булды баштан ук. Чөнки мин керәшен кызы. Әмма минем мөселманнардан бернинди дә аермам юк иде. Менә син мөселман кыла торган гамәл кылмадың. Бәхил бул, дөнья барын да тигезләр.

Катя.

Ирем куып чыгарды, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии