Әбиләр дә интернетта таныша

Әбиләр дә интернетта таныша

Минем әнием олы яшьтә булса да, бик заманча кеше. Башкаларга да үрнәк булсын, дип аның язмышын «Безнең гәҗит» укучыларына да сөйләргә булдым. Ул кызык та, шул ук вакытта бәхеткә дә китергән вакыйга булды.

Әти безнең белән 20 елга якын яшәми инде. Әниемә 50 тулганда, көтмәгәндә аерылышты алар. Әти сумкасын җыйды да, икенче хатын янына чыгып китте. Китте дә, безгә юлны онытты. Мин әнием белән генә калдым. Мине алар соңлап тапканнар, соң өйләнешкәннәр. Әтисез калганда миңа әле 15 тә тулмаган иде, әти сүзе, әти кайгыртуы бик кирәк вакыт. Әмма ул мине дә онытты. Хәзер чит кеше балаларын тәрбияли. Бәлкем, алар әтием өчен чит тә булмагандыр. Ул безнең белән яшәгәндә үк, хыянәт иткәндер, дип уйлыйм. Аның 2 үги баласы бар, дип ишеттем. Баштарак үпкәләсәм дә, хәзер инде ачу тотмыйм. Аңа әти буларак хөрмәтем дә, нәфрәтем дә юк. Әйтерсең, ул миңа чит кеше. Әниемә рәхмәт, минем капризларыма түзеп, барын да булдырды, гел эштә булды, мин укып белем алсын, дип икешәр эштә эшләде. Түләүле курсларга кадәр яздырып, миңа кирәкле белем бирде. Хәзер мин инглиз телендә рәхәтләнеп аралашам, бер фирмада зур хезмәт хакы алып эшлим. Ирем белән бик матур тормыш итәбез. Улыбыз үсеп килә. Әниемнең монда да ярдәмен тоеп яшибез. Шулай да соңгы вакытта аның үзгәргәнен сизә идем. Ул ялгызлыгыннан зарлана, аңа күңелсез була башлады. Инде мин аякка баскан, үзем аңа ярдәмче, улым белән дә көн-төн буласы юк. Без аерым торабыз. Аралар бик якын түгел.

Әнине, әтидән аерылгач, таныштырып карадылар, ул кул гына селтәде, әнә аны аякка бастырасы бар, ят кеше аны үз итә алмаячак, дип миңа гына төртеп күрсәтә иде. Хәер, мин үзем дә рөхсәт итмәгән булыр идем, ул чакта. Бик эгоист булганмын, дип уйлыйм бүген үсмер чагымны.

1 ел элек әниемнең бик тырышып компьютер курсларына йөргәнен, интернетны өйрәнгәнен белдем, фатирына интернет та куйдырган һәм анда танышу сайларында анкетасын булдырган. Моны белеп алгач, котым очты:

– Әни, бу бик куркыныч эш. Интернет тулы мошенниклар, алдап, талап, үтереп чыкмасыннар. Зинһар безгә әйтеп тор, – дидем.

Әниемнең бу эшен белгәч, ирем аптырамады, гаҗәпләнмәде, көлде генә. Миңа аны аңларга тырышырга кушты. Менә беркөнне әнием кулай дип тапкан кандидатларын миңа күрсәтә башлады. Миңа берсе дә ошамады. Ә менә әнием берсенә төртеп күрсәтә. Менә моның белән очрашырга сүз куештык, ди.

Аларның язышулары бик сәер. Әнием, кайда яшисең, дип сораганга, бочкада, дигән бу. Кечкенәдер ич, дигән сорауга, 2 кеше сыя, кысан булса – рәхәтрәк бит ул, дигән. Татар кешесе икән.

– Әни, бомж бит ул. Аңа синең фатирың гына кирәк. Ул монда сиңа килеп яшәячәк, фатирыңа хуҗа булачак, – дим.

– Ник, фатирым бар ич, сыярбыз. Сез минем янымда түгел, оныгымны да күрә алмыйм. Фатирыгызны да миннән еракта алдыгыз. Миңа нишләргә соң үземә, бер ялгызыма?! Баштарак сине аякка бастырам, дип гаилә кормадым. Хәзер дә комачау итмәкче буласың… Аннан, бомж димә, андый булса, анда компьютер каян килә, интернетта сөйләшәбез бит, – дип миңа үпкәләмәкче була.

– Әниемне якшәмбе көнендә очрашуга курка-курка гына озаттым. Ияреп бармакчы идем, ачуланды. Берөзлексез телефоннан шалтыратып тордым үзе. Озак йөрде ул, төш вакытында чыгып киткән җиреннән кичкә генә кайтып керде, үзе шат, туктаусыз елмая. Ошаткан ул кешене.

Озакка сузып тормадылар, кушылдылар. Минем фаразым дөрес булып чыкты. Ул әниемнең фатирына килеп урнашты. Аны хатыны, балалары куып чыгарган. Йомшак, ипле, тәртипле кеше. Фатирында барын да калдырып, бары тик ноутбугын гына күтәреп чыгып киткән. Рәтләп торыр урыны булмаган, бер ташландык бүлмә арендалап яши башлаган. Баштарак ямаулы носки, искерәк киемнәре белән күргәч, сәер тоелган иде. Хәзер инде рәтләнде. Киенде. Пенсиясе дә әйбәт икән. Әнием белән чөкердәшеп яшиләр. Әнием 70кә җитеп килгәндә бәхетле булды. Безгә дә рәхәт, аларның бәхетен күрү. Үги әтине дә үз итәргә өлгердек. Улыбызны да үз оныгыдай якын итә. Улыбыз да бабай дип артыннан калмый. Күңелле, эрудицияле кеше. Эчми, тартмый, әдәпле кеше. Күп укырга ярата. Абруйлы кеше булган яшьлегендә. Менә хатыныннан гына уңмаган, зәһәрлеген балаларына да күчергән. Эштән туктап, коры пенсия генә алучы карты, акча таләп итүче хатыны куптарган җәнҗалларга түзә алмый, гомер иткән өеннән чыгып киткән. Аны эзләүче дә булмаган.

Минем уемча, олы яшьтәге кеше дә үз бәхетен эзләп таба ала. Моңа минем әни үрнәк. Бу хикәяне әнием күрсен, без алар өчен бик шат, дип белсеннәр өчен яздым. Декабрь ахырында аның туган көне. Бер сюрприз булсын әле.

Яраткан кызыгыз Камилә.

Комментарии