«Үземнекеләр дә соң…»

«Үземнекеләр дә соң…»

Бу интернет дигәннәре галәмәт уңайлы әйбер булып чыкты. Җиде дистәмне тутырам димәдем, үзем өчен кирәкле санаган сайтларга кереп утырырга өйрәндем бит әле. Контакт битемне дә ачтым. Балачак дусларым, классташларым белән бер-беребезне табышып, хәбәрләшә башладык. «Матбугат ру»га куелган һәм «Безнең гәҗит»тә чыккан язмаларым турында бер белмәгән кешеләр үзләренең фикерләрен язалар.

Ә берсе фикер калдыруы белән генә чикләнмәде, үзенең бөтен тормышы турында язып җибәрде һәм исемен, кайдан икәнен күрсәтмичә генә, газетада бастырырга рөхсәтен бирде. «Башкаларга гыйбрәт булсын, тик балаларыма рәнҗешем генә төшә күрмәсен», – дип тә өстәде.

Аның үтенечен үтим.

«Безнең гәҗит»тә басылган «Бәхет күктән төшми» (№4, 29нчы гыйнвар, 2014) һәм «Бүген дә килмәде» дигән язмаларны елый-елый укыдым. Минем кебекләрнең үзем генә булмавын белә идем, тик бу кадәр туры килү… Мин дә ятим калган ике сабыйга әни булдым. Үземнең өйләнешәбез дип йөргән егетем дә бар иде. Ә бу гаиләдәге ирнең олы кызына – биш яшь, кечесе яңа туган иде. Әниләрен машина бәреп китте.

Мин ул чагында балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшлим. Балаларны бик ярата идем шул, шуңа күрәме теге баланың мине үзе белән алып кайтасы килә иде. Әнисенең үлгәнен аңа әйтмәгәннәр иде.

Шактый вакыт узды. Яшь баланы әбисе алып китте, ә зурысын әтисендә калдырды.

Егетем дә өйләнергә кыстый. Мин каршы да килмим, куркыта да. Җитмәсә, бик яратышып йөргән дусларыбыз, өйләнешеп бер ел да үтмәде, бала булмауны сәбәп итеп аерылыштылар. Бу миңа җитә калды. Әни ягыннан нәселебездә бала тапмаучылар бар безнең. Шуңа баласыз калудан бик курка идем.

Берзаман бу бала миңа әни дип дәшә башлады бит. Башта ялгыш кына әйткәндер, дип игътибар итмәдем. Берничә тапкыр кабатлагач, йөрәгем әллә нишләп китте. Шулай да:

– Юк, мин әни түгел, мин – тәрбияче апа, – дим.

Ә ул елый ук башлады. Бүтән бер сүз әйтмичә почмакка барып утырды. Бала бит, озак утырмады, уйный башлады тагын. Кич белән әтисе килгәч:

– Әти, син бик әшәке, – диде.

– Нишләп? – ди әтисе аптырап.

– Син әнине дә алып кайтмыйсың, сеңлемне дә әбигә җибәрдең. Әйбәт әти алай итми, – ди бу.

– Әниең еракта әле, тиз генә кайтмый.

– Алдашма! Менә бит минем әни! Син аны юри алып кайтмыйсың!

Тәрбияче Надия:

– Йә, бар, баланы өенә илтеп кайт инде, савабы булыр, – дигәч, кайтып киттем…

Шулай итеп көтмәгәндә ирле дә, ике балалы да булдым. Егетем моны көтмәгән иде. Шулай да озак кайгырып йөрмәде, өйләнде. Тик үземнән курыкканым аңа юш килде – балалары булмады.

Өч ел яшәгәч, балага уздым. Тик бишенче ай дигәндә, юеш линолеум идәннән таеп егылып китеп, баламны югалттым. Моны Аллаһы Тәгаләнең кисәтүедер дип кабул итеп, башка авырга узарга да, бала табарга да талпынмадым. Бу балаларны бик яраткач, үземнекеләрне тагын да ныграк яратып, тегеләрен үгисетүдән дә курыктым. Аларның үги булуларын да оныттым. Минекеләр и бетте! Акчага кытлыгыбыз юк, балаларны үз исемемә үк яздырдык. Матур киендереп, тәмле ашатып үстердек. Кыз балалар бит, өй эшләренә дә өйрәттем.

Техникумда укыганда олы кызыбызның проблемалары башланды. Дәрес калдыру, өйгә кайтмау… Ир-атның болай гына талканы коры кебек икән, ул да үз башына төшкәч, берни эшли алмый – бер-ике тапкыр өстәл сугып карады да тынды. Каеш белән ярыр иде, баланың бөтенләй чыгып китүе бар бит. Әйтә башласаң, ике колагын каплый да үзләренең бүлмәсенә кереп китә.

Шулай йөри торгач, күзгә күренеп тазара башлады бит бу. Була торган хәл… «Әллә авырга уздыңмы, кызым?» – дип җайлап кына сорыйм, кире кага. «Кызым, егетең бар бугай, безгә күрсәт, таныштыр, матур итеп туйлап кияүгә бирербез», – дип тә карыйм. «Шушы яшемнән кияүгә чыгарга җүләрмени мин», – ди. Берзаман өйгә кайтмый ук башлады. Кайда икәнен дә белмибез. Укыган җирендә дә тотып булмый.

Бергә укыган курсташлары да берни әйтми:

– Белмибез, күрмәдек, ул безнең белән бик аралашмый, – диләр.

Шулай да берсендә яныма бер кыз килеп, мине читкәрәк алып китте.

– Апа, сезнең кызыгыз баласыз бер гаилә өчен бәби табарга җыена, – диде.

Күз алларым караңгыланып китте.

– Үзе әйттеме? – дим.

– Минем әни гинекологиядә медсестра булып эшли. Кызыгыз шунда абортка дип барган булган. Беренче баланы төшертсәң, баласыз каласың дип әйткәннәр… Сезнең кызыгыз бәби табып йөри, апа… Аның дәрестә дә ун көн буена күренгәне юк…

Бәхетле аналар бәби күтәреп чыкканда, без, кызыбызны кеше күрмәсен өчен, арткы ишектән генә каршы алдык. Бала бит, бер сүз дә әйтә алмадык.

– Ник балаңны калдырдың? – дигәч:

– Әтисе ташлагач, баласын да күрәсем килмәде, – дип кенә җавап кайтарды.

Бусын шулай үткәреп җибәрдек инде. Укуын да тәмамлады, эшен дә, киявен дә тапты тагын. Әйбәт гаиләгә туры килде, үзе әни хәзер. Үзләренә йорт салып чыктылар. Без дә булыштык инде.

Төпчек кызыбыз исә кияүне өйгә алып кайтты. Метро төзелешендә эшли, фатирга чират торам дип мактанды. Ул арада кызым да бер-бер атлы ике малай алып кайтты. Тик фатир гына юк та юк! Эшенә барып белешсәм, фатир дигән нәрсә анда бөтенләй дә юк икән хәзер! Бушка юк та юк инде, ипотекасын да бирмиләр! Безне картка исәпләп, үлгәнебезне көткән шикелле була бит инде өйгә килеп кергән киявебез, менә-менә фатир бирәләр, дип!

Әниемнән мирас булып калган фатирым бар иде. Аерым яшәргә вакыт икәнен әйтеп, шунда чыгарга куштык.

Кияү исә безнең өйгә хуҗа булган икән инде:

– Без күбәү, анда үзегез яшәгез, – димәсенме.

Тавышы бөердән чыга. Әйтерсең без аның өенә килеп кергәнбез.

Кызым да иренең сүзен сөйли – китмибез, бетте-китте. Әлбәттә, андыйга калгач, иремнең дә талканы коры. Ярый әле кияүне пропискага кертмәгән идек.

– Йә күчәсез, йә милиция белән куып чыгарабыз үзеңне, икенең берсен сайла. Ә син, кызым, монда калсаң, иреңнән башка гына каласың. Икенең берсен сайла. Үз сөягебез үзебездән артмас, ә кияү хуҗа булырдай бүтән урын тапсын. Монда мин хуҗа әлегә, – диде әтисе.

– Үги әнинең сүзеннән чыкмыйсың инде. Үз әнием булса, алай димәс иде, – елый кыз.

Йөрәгемә ук белән кадагандай булды.

Күчтеләр. Кирәк чагында оныкларны кертеп җибәрәләр. Үзләре өйгә кермиләр, керсәләр дә, сөйләшмиләр. Үпкәләгәннәр. Олы кыз да алар яклы. «Картайгач, иркен фатир нигә инде ул, яшьләрне калдырырга кирәк иде», – ди. Иркен фатирны кемдер китереп бирергә тиеш түгел, үзең булдырырга икәнен никтер оныталар. Болар бит барысы да аларга кала… Менә шулай яшибез… Чит кешеләр кебек… Ярый мин үги инде, әтиләре үги түгел! Алар уйлавынча, янәсе ул минем сүзне сөйли, үз балалары түгел, балаларының үги әниләре якынрак икән. Хәзер еламыйм инде. Балаларым рәхәт яшәсен, бәхетле булсыннар. Алар теләсә ничек уйласын, барыбер минекеләр бит алар. Үземнекеләр…»

Сәмига СӘҮБАНОВА.

Комментарии