Урлана язган кәләш

Тәкмәк, Югары Яхшый авылыннан дүрт-биш кызны күрше Мөслим районы, Торыш авылына урман кисәргә җибәрәләр. Араларында төскә-биткә бик чибәр, уңган-булган Флүрә апа да була. Шул авылның бер җиткән чая егете Флүрә апага күз төшерә. Мәхәббәт утында яна башлап, кызны ничек итеп үзенеке итү уе белән яна. Бу вакытта Флүрә апаны авылыбызда шофер булып эшләүче Рәис абый ошатып, яратып йөри икән, кыз яратмаслыкмыни! Бер кашыкка салып йотарлык шул! Август ае җитүгә, Тарыш егете тезгенне тиз тота: авылга бертуган абыйсы белән килеп, кызның ялгыз вакытын чамалап, башына чүпрәк капчык кигезәләр дә, тарантаска утыртып, үз авылларына җилдертәләр. Ничектер юлда Вәлиулла атлы кешенең хатыны Мөхлисә түти күреп ала. Бу турыда шунда ук кызның әнисе Зәйтүнә түтигә (Зәйтүнәттәйгә) хәбәр итә. Зәйтүнә түти тиз генә чаң суга, хәбәр авылга да тарала. Бу турыда ишетү белән, ашлык ташучы Рәис, авылның дүрт-биш егете тиз генә йөк машинасына утыралар да 25 чакрымлык Торыш авылына кызны куарга чыгалар. Юлда ул-бу күренми. Авылга барып җиткәч, җайлап кына килен төшәчәк өйнең кай тирәдәрәк икәнен белешәләр. Шул өйгә керсәләр, кыз да, егет тә юк. Тик әллә ничә хатын-кыз гына йөгерешә-йөгерешә аш-су әзерләп йөриләр, килен токмачы кисәләр. Кайдалыкларын сорагач, авыл апалары, берни сизенмичә, токмач та әзер, бәлеш тә әзер, хәзер килен кайтып төшәргә тиеш, диләр. Моны ишеткәч, Тәкмәк егетләре килгән юлдан тегеләрне эзләргә китәләр. Тегеләр бу вакытта 7-8 километр ераклыктагы Исәнсеф авылында яшәүче ераграк туганнарына кереп чәйләп алганнар. Әзрәк торган булсалар, вакыйга икенче төсмер алыр иде. Язмыш дигән әйбер бар бит ул, авылны бераз чыгуга, ике як кисешә. Егетләр машинадан сикереп кенә төшәләр дә, кызны тегеләрдән тартып алып кабинага утырталар, үзләрен бераз дөмбәсләп, кире кайтыр юлга чыгалар. Безнең авылга җитәрәк, печән чабыла торган «Кырыстан»да туктыйлар. Авылга килен төшә, дип, хәбәрче җибәрәләр. Хәбәр яшен тизлегедәй тарала. Тиз генә егет өендә табын әзерләнә, бөтен йоласына туры китереп, мендәрләргә бастырып, урлана язган кызны (кыз-кәләшне) килен итеп төшерәләр. Икенче көнне никах укыталар. Вакыйга шулай тәмамлана. Өйләнгәндә тәвәккәллек тә кирәк икән шул.

Шулай итеп, бердәм Тәкмәк авылы егетләре, яшьтәшләре Рәис абыйны яратып йөргән кызы Флүрә апа белән бергә мәңгелеккә кавыштыралар, йөрәкләрен йөрәккә бәйлиләр. Алар бик матур гомер кичерделәр. Бу мәхәббәтле гаиләдә биш бала туып үсте. Хәзер инде балаларының балалары бар. Бүген дә Флүрә апа урамнан үткәндә, авыл ак көнләшү белән аның артыннан карап кала. Ул үткәндә авыл матурланып, ямьләнеп китә. Аның үзен тотышында, атлавында бераз гына мин-минлек тә бар шикелле. Вакытлар узса да, матурлыгын җуймаган апа ул! Матурлык дигәндә, мин һәрчак Флүрә апаны күз алдына китерәм. Флүрә апаны матур итеп саклаган янәшәсендәге Рәис абый белән тигез картаерга язсын дигән теләктә мин. Тәкмәк авылы тарихында буыннардан-буыннарга күчәрлек истәлекле, мәңге онытылмаслык итеп кереп калган кавышкан парлар алар.

Беләсе иде, теге кәләшен урлаткан Торыш авылы егетенең тормышы ничек көйләнде икән?

Дилбәр ӘХӘТОВА.

Актаныш районы, Тәкмәк авылы.

Урлана язган кәләш, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии